Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дәниф Шәрәфетдинов: «Аллаһка шөкер, миңа ярты елга җитәрлек акча җыелды»

Җырчы әкрен генә йөри башлаган, ул сәхнәгә кайтырга тели.

news_top_970_100
Дәниф Шәрәфетдинов: «Аллаһка шөкер, миңа ярты елга җитәрлек акча җыелды»
Михаил Захаров

Шәһри Чаллы» газетасы Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм күрсәтү өчен социаль челтәрләрдә игелек марафоны башлап җибәргән иде. Ул марафонга артистлар һәм эшмәкәрләр кушылган. «Шәһри Чаллы» газетасы журналисты җырчының хәлен белгән.

«Ярдәм сорап язылган постлар таралган көн узгач, шул ук төнне сәгать 12дә ашыгыч рәвештә Мәскәүдән уколлар да кайтты. Әлегә хәлем ярыйсы. Миңа атнага ике укол кирәк. Бер капта — 4 укол. Димәк, аена ике кап кирәк, дигән сүз. Аның бер кабы 30 мең сум тора. Мин инде дүрт ел шул уколлар ярдәмендә яшим. Башта концертлардан кергән акчага ала идем. Аннары машинаны, аппаратураларны сатарга туры килде. Берара дәүләт даруны бушлай бирә башлады, ләкин ни өчендер бер елдан соң бу эш тукталды. Беркем, берни аңлатмый. Шунысы аяныч.  Ярый, мин артист булгач, хәбәр тиз таралды, ярдәм иттеләр. Ә гади халык нишләргә тиеш? Берәр районда дару табылса, җибәрербез дигән иделәр. Бу бит кеше өлеше, кирәкми. Дару кайда табыла, шунда калсын, димәк, анда да минем кебек мохтаҗлар бар, дидем.

Аллаһка шөкер, миңа ярты елга җитәрлек акча җыелды. Кайлардан гына шалтыратмыйлар. Кыргызстан, Казахстан, Санкт-Петербург, Владивосток… Казахстаннан бер апа казахча сөйләде. «Җырларыңны яратып тыңлыйм, терел», — диде. «Миңа ярдәм кулы сузган һәр кешегә, «Шәһри Чаллы» редакциясе коллективына Аллаһының рәхмәте яусын. Игелегегез меңе белән әйләнеп кайтсын, эшләрегез уң булсын, юлларыгызда фәрештәләр саклап йөртсен.

Минем сәламәтлегемә битараф булмаган хезмәттәшләремә, театр артистларына, якташларыма, тамашачыма зур рәхмәт. Ринас Әхмәтов башлаган игелекле эшкә Әнвәр Нургалиев, Эльмира Сөләйманова, Ләйлә Дәүләтова кушылып, шалтыратып хәлемне белеп торалар. Кариев театры артистлары да ярдәм күрсәтте. Мондый бәхетсезлек беркемгә дә килмәсен. Мин бөтен кешегә сәламәтлек телим, ул — иң кирәкле, иң зур байлык», — дип сөйләгән җырчы.

Дәниф, аякка басып, сәхнәгә чыгарга теләвен әйткән. «Шундый катлаулы чирне дә җиңеп, сәхнәгә чыгып җырласам, бу да бит кешеләргә ярдәм була. Безнең һөнәр кешеләрне төшенкелеккә бирелдермичә, тормыштан ямь табып яшәргә өндәү бит. Мин беркайчан акча, исем артыннан кумадым. Яраткан эшемне башкарып, кешеләргә моң, яктылык, яхшылык бүләк итәргә тырыштым. Киләчәктә дә яраткан һөнәремне башкарасым килә», — дигән Дәниф Шәрәфетдинов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100