Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова: «Бәби алып кайту Покровский пекарнядан ипи генә алып чыгу түгел»

Җырчы гастрольгә барганда Гүзәл Уразованың дүртенче баласын табуы турында сөйләп бара.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова: «Бәби алып кайту Покровский пекарнядан ипи генә алып чыгу түгел»
"Татар-информ" архивы

«Татар Тудей» аккаунтындагы видеода Илсөя Бәдретдинова Гүзәл Уразова һәм аның баласы турында сөйләп бара.

«Гүзәл Уразовадан көнләшеп утырам әле. Иснәп ятам нәни бәбиемне, ди. Февральдә бер бәбие дә тумаган булган икән аның. Менә уйлап ятам инде ничегрәк булыр икән дип, ди. Даңгыр-доңгыр итеп, бәләкәй булса да бөтен нәрсәне үзенчә ясап йөриячәк әле дим. Күз алдына китердем Гүзәлнең бәбиен кочаклап ятканын. И, тәмле була инде», — дип хисләнеп ала ул.

Рульда барган егет: «Сезгә дә кирәк бит инде».

«Бәби алып кайту Покровский пекарнядан ипи алып чыгу гына түгел. Мин бит әле аның ничек ясалганын хәтерлим», - ди Илсөя әллә чынлап, әллә шаярып.

Машинада утырып баручыларга кушылып, инстачылар да рәхәтләнеп көлгән.

Бу сорау - Илсөянең авырткан җиренә кагылу, чөнки җырчының бик тә кыз бала табасы килә. Бу турыда ул концертларында тамашачыларга да әйтә. Хәтта бер концертында «кыз табарга ярдәм итә алам» дип сәхнәгә бер ир-ат та менгән иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100