Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдиновага кыз бала табарга ярдәм итүче табылган

Чаллыда концерт вакытында бер ир-ат сәхнәгә менеп шул хакта әйткән.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдиновага кыз бала табарга ярдәм итүче табылган
Расих Фәсхетдинов

Җырчы Илсөя Бәдретдинова Чаллыдагы концертыннан видео куйган. Видеода сәхнәгә чәчәк тоткан бер ир-ат менә.

«Синең кыз бала алып кайту теләгең бар бит инде. Менә минем өч бала. Үземнекен бирә алмыйм, әмма ясап бирә алам. Хатын да каршы түгел», — дип әйтә бу ир-ат. Инстачыларның берсе аны Фәрит Мохтаров булуын яза.

Тамашачылар концертны ошатуларын яза. Чыннан да шулай булуын видео да күренә дә, тамашачылар кушылып җырлый, басып алкышлый.

«Бөтен нәрсә килешеп тора бит, чукынчыкка»;

«Тәкъдим ясарга менгән бер егет дип торсам, өйләнгән ир-ат икән! Кеше бәхете аңа нәрсәгә, һәр хатын- кыз узенең шәхси бәхетенә лаек! Тик бәхетле бул, Илсөя!»;

«Сезне яратучылар чынлап та бик күп икән әле. Сөймәүчеләрнең каны кайнасын әле. Концерт чынлап та искитмәле шәп булды. Бомба. Афәрин! Ике төрле туфли киеп чыкканыгызны да күреп калдык бит. Бигрәк килешле яңалык татар эстрадасында. Алга таба да зур уңышлар! Сәләмәт булыгыз!» кебек комментарийлар калдырганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100