Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ковидтан үлгән журналист Алия Арслановага багышлап, әнисе бәет чыгарган

Самарадагы «Бердәмлек» газетасының хәбәрчесе Алия Арсланованың ике баласы ятим калды.

news_top_970_100
Ковидтан үлгән журналист Алия Арслановага багышлап, әнисе бәет чыгарган
«Бердәмлек» газетасы

Озак авырудан соң, 12 февральгә каршы төндә Самарадагы «Бердәмлек» газетасының әйдәп баручы хәбәрчесе, өлкәнең «Туган тел» татар җәмгыятендә шура әгъзасы Алия Арсланова ковидтан вафат булган, дип язган идек.

Самара өлкәсенең Камышлы районы Яңа Ярмәк авылында яшәүче Зөлфия Шиһапова мәрхүмә кызы - журналист Алия Арслановага багышлап бәет чыгарган. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.

Күпме калды әйтелмәгән сүзләр…

Кызым Алия Арслановага багышлыйм. Рухына дога булып ирешсен.

Ышанмыйм мин балам киткәненә

Мәңгелеккә, безне калдырып…

Бәлки, яман төшләр генә йөри

Безнең араларда адашып?

Син яшәргә тиеш идең,

Бигрәк изге булды күңелең.

Дөнья матурлыгын күрә белеп,

Юк-бар нәрсәгә дә сөендең.

Югалтасым килмәде бит сине,

Аңла, балам, җаным, син мине.

Авыр чирләр сине алып китәр, дип

Башыма да минем килмәде.

Күпме калды әйтелмәгән сүзләр,

Алда булыр әле көннәр, дип…

Кем уйлаган шулай аяз көндә

Каты яшен сугып китәр дип.

Төшләремә керәсең дә бит,

Бик тиз югаласың нигәдер.

Матур карлар яуганда да

Кагылып аласың да эреп бетәсең.

Яшел келәм булып алдыңа ятсам да,

Аңлыйм, кайта алмавыңны беләмен.

Тик йөрәк бит ышанмый ул,

Гомерем буе сине көтәрмен.

Гафу ит син мине, Алия балам,

Кирәк чакта булыша алмадым.

Авыр сырхау белән чирләгәндә

Яннарыңда була алмадым.

Әллә ничек китте дөньялары:

Каян чыкты «кызыл зоналар»?

Йөрәктәге якын сүзләрне дә

Әйтә алмыйсың соңгы минутта…

Кышкы салкын көннәрдә син

Киттең мәңгелеккә, безне калдырып.

Ләкин йөрәкләрдә калырсың син

Якты жылы кояш нурлары булып.


Самара өлкәсенең Камышлы районындагы Чулпан бистәсендә яшәүче Сәрия Әбдерәхимова (Гафиятуллина) мәрхүмә Алия Арслановага багышлап бәет чыгарган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100