Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ковидтан үлгән журналист Алия Арслановага атап бәет чыгарганнар

Алия Яңа ел алдыннан хастаханәгә ята, бер атнадан реанимациягә эләгә. Аңа исәнлек теләп, җәмәгать намазлары да уздырганнар.

news_top_970_100

Самара өлкәсенең Камышлы районындагы Чулпан бистәсендә яшәүче Сәрия Әбдерәхимова (Гафиятуллина) мәрхүмә Алия Арслановага багышлап бәет чыгарган. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.

Озак авырудан соң, 12 февральгә каршы төндә Самарадагы «Бердәмлек» газетасының әйдәп баручы хәбәрчесе, өлкәнең «Туган тел» татар җәмгыятендә Шура әгъзасы Алия Арсланова ковидтан вафат булган, дип язган идек.

Алия Арсланова бәете

Матур шимбә көнендә

Керәм инде гүрләргә,

Якыннарым, җыелгансыз,

Елап мине җирләргә.

Сизеп ятам барыгызны,

Күзегезгә яшь тулган,

Лилиянең күп елаудан

Йөзе бөтенләй сулган.

Үземнең дә җаным елый,

Килми гүргә керәсем.

Тик күрәчәк дигән нәрсә

Бар икән шул, күрәсең.

Бик тә әрним, кызым-улым,

Сезне калдырып китәм…

Миннән ишетмәссез инде:

«Бәбкәм», — сүзен сез бүтән.

Әтиегез сезнең өчен

Булыр әни дә инде.

Эх, нигә соң безнең учак

Янып торганда сүнде?..

Яшәргә дә өлгермәдем,

Гомерем кыска булды.

Син, әнием, бик елама,

Саклый күр син үзеңне.

Минем ике җимешемне

Ташлый күрмәгез инде…

Мәчетләргә кергән чакта

Берүк хәер бирегез,

Китәм инде мәңгелеккә,

Бәхил булып калыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100