news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Исхак Хан берьюлы күп кызны яратыр иде дә...

Җырчы Исхак Хан берьюлы күп кызны яратыр иде дә...

news_top
Җырчы Исхак Хан берьюлы күп кызны яратыр иде дә...
Татар эстрадасындагы иң эпатажлы җырчы Исхак Хан инстаграмына архив видеосы элгән. Хәер, 90нче елларда мега-популяр булган җырчы хәзер инстаграмында һәрвакыт элекке архивы белән генә юана.

Видео ТНВ телеканалы оештырган бер дискотекада төшерелгән. Кичәне хәзер ТНВда хәбәрләрне алып баручы Фәнис Камал алып бара. Сүз уңаеннан, Фәнис бер дә үзгәрмәгән. Видеоны карагач, үзегез дә инанырсыз.

Исхак Хан "Ак чәч, күчтәнәч" дип җырлый.

Бу видео астында Исхак Хан кызларга мөрәҗәгать калдырган: "Кызларым минем! Барыгызны да берьюлы төнгә ала алмыйм, берегезгә генә хәлем җитә. Мин яшим икән, мин җырлыйм. Димәк, мин яратам", - дип язган Исхак Хан.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар