Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алла Пугачева 70 яшьлек юбилеенда "никахсыз туган" улы Исхак Хан белән дуэт җырлаячак

Алла Пугачева 70 яшьлек юбилеенда "никахсыз туган" улы Исхак Хан белән дуэт җырлаячак

news_top_970_100
Алла Пугачева 70 яшьлек юбилеенда "никахсыз туган" улы Исхак Хан белән дуэт җырлаячак
Алла Пугачеваның “җилдән тапкан улы" Исхак Хан примадонна белән бергә дуэт җырлаячак. "Отдыхаем” дигән җыр булачак, дип сөйләде "Интертат"ка Исхак Хан. Бу җыр федераль каналларның берсендә 15 апрельдә – Алла Пугачеваның юбилеена чыгачак икән.

-Исхак Хан, ә Пугачева нәрсә дип әйтте соң? - дип кызыксындык җырчыдан.
-Бу малай бик талантлы һәм миннән бернәрсә дә сорамый. Мин аңа нәрсә эшләсә дә рөхсәт итәм диде, - дип җавап бирде Исхак Хан.



Исхак Хан әйтүенчә, Алла Пугачева аны Мәскәү рестораннарының берсендә узачак туган көненә дә чакырган.

  • Исхак Ханны беләсездер. Ул туксанынчы еллар азагында зур популярлык казанды. Аның “Казачок”, “Давай, малай” кебек җырларын белә торгансыздыр.


2009 елда Исхак Хан Мәскәүгә китте һәм бөтен Россияне шаккаттырды: имеш, ул Алла Пугачеваның никахсыз туган улы икән! Бу хакта газеталар язып чыкты, телеканалларда сөйләделәр.

Ул вакытта ни өчен шулай эшләгәнен Исхак Хан “Интертат”ка аңлатып бирде. Ул "уйнаштан туган балалар" идеясен кызык өчен уйлап тапкан. 

- “Русские сенсации” тапшыруы бар иде. Ә мин үземне Алла Пугачеваның никахтан тыш туган баласы дип әйттем. Мәскәүдән шалтыраттылар, идеяне күтәреп алдылар, - дип сөйләде ул. 

Исхак Ханның бу идеясен күреп, башка җырчылар да үзләренең “уйнаштан туган” балаларын казып чыгарганнар.

Исхак Хан шундый итеп сөйләшә – әллә шапырына, әллә дөресен сөйли, белмәссең дә.

"Алла Пугачева минем исемне - “Исхак Хан”ны әйтә алмый, шуңа күрә “Иван Пугачев” дип йөри", - дип сөйләде ул.


-Алла Борисовна миңа бик нык булышты. Миңа Россиянең халык артисты дигән исем дә бирдерде! 
-Ничек бирдерде?
-Ул бит зур кеше! Бирдерде.

Исхак Ханнан “халык артисты” таныклыгын фотога төшереп җибәрүне сораган идек. Вакыт юк әле, ди. Алла Пугачева белән җырлаган җырны эфирга әзерләп бетерәсе бар, ди.

Исхак Ханга Алла Пугачева Кипрда замок та бүләк иткән! Үзе шулай сөйли. “Әле барып карамадым замокны, вакыт юк, эшем күп”, - ди Исхак Хан. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100