Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ренат Галиәскәр Элвин Грей туена чакырылмаган Фирдүс Тямаевтан көлгән

Шагыйрь Фирдүс Тямаевның Элвин Грей туена чакырылмавы турында шаян пост урнаштырган.

news_top_970_100
Ренат Галиәскәр Элвин Грей туена чакырылмаган Фирдүс Тямаевтан көлгән

Кичә бөтен татар эстрадасының иң якты йолдызлары Элвин Грейның туенда күңел ачты. Бөтен халык социаль челтәрләрдәге бихисап видеолардан тагын бер таныш йөз — Фирдүс Тямаевны эзләде. Таба гына алмады. Чөнки Элвин Грейның мәҗлесе Тямайдан башка узды.

Бу уңайдан шагыйрь, алып баручы Ренат Галиәскәр шаяртып алырга уйлаган. Әмма, уеннан уймак дигәндәй, яңа конфликтка юл ачкан булса кирәк.

«Фирдүснең кичә куелмый калган посты», — дип, ул инстаграмга Тямаевның аклы-каралы фотосын урныштырган. Шәкүрнең «Синең туеңда» җырын да өстәгән.

«Ә туеңда шаулый мәҗлес, нишләп соң без

Ашыктык аерылырга сүзсез, әйт әле?

Нишләп моңсу елмаясың, карап күзләремә,

Сау бул, дустым, бәхетле бул, искә төшермә».

Фирдүснең әлеге постка реакциясе тиз булган. Иң беренче комментарий аныкы.

«Ренат энем, зәңгәрләнмә, зинһар өчен! Мин ышанам сиңа», — дигән ул.

«Гафу ит, Фирдүс абый. Башка алай эшләмәм», — дигән Ренат.

«Бәхетле бул, дустым».

Әлеге пост инстачыларның кәефен күтәргән.

«Сез минем көнемне ясадыгыз!», «Элвин, бәхетле бул», «Башта аңламадым, ә кабат шул дәрәҗәдә аңладым», — дип язганнар.

«Сез яхшы кешеләр, һичшиксез дуслашырсыз»;

«Сезнең дә Тямай белән арагыздан кара мәче уздымы әллә?» — дип язганнар.

Озак та үтми Ренат Галиәскәр сәхифәсендә яңа пост пәйда булды. Анда Фирдүс Тямаевның Ренатка шалтыратканы аңлашыла.

«Шалтыратты. Сөйләшмәдек.

Ул гына алды нотык.

Хәзер менә утырамын

Ул әйткән җирне тотып», — дип аңлаткан Ренат сөйләшүнең нинди рухта барганын.

Шигырьне алып баручы Нияз Рахман дәвам иткән.

«Кара исемлектә иде моңа кадәр Радик,

Тагын берничә ярамаган, хейтер, тәнкыйтьче, ачы телле булган зат.

Бер фото харап итте, шалтырады телефон, яңгырады аннан бер мощный нотык,

Бу мәлдән син башка шагыйрь түгел диде ул, ә гади асфальт салучы Ренат», — дип язган ул.

Бу пост астында Тямаевның яклучылары бик күп табылган.

«Фирдүс безнең бик акыллы!

Кушкан икән, тотасың!

Тоткан җирең ошамаса,

Тямайга кысылмассың!» — дигәннәр.

«Бер дә кызык түгел инде бу. Кешене ачыктан-ачык мыскыл итү дип уйлыйм», — дип тә язганнар.

Ренат Галиәскәр Элвин Грей белән Фирдүс Тямаев арасында чыккан конфликтка ишарә ясаган.

22 март көнне Фирдүс Тямаевның Миякә районындагы концерты өзелде. Аны маршрут кәгазе булмауда гаепләделәр. Элвин Грей, Башкортстан башлыгы ярдәмчесе буларак, Тямаевка мөрәҗәгать белән чыкты. Аны татар-башкорт халкын бер-бересенә каршы котыртуда гаепләде. Шул хәлләрдән соң ике җырчы аралашмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100