Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грейның туе: Башкортстан башлыгы котлавы, 20 миллионлык машина һәм йолдызлар

Элвин Грейның Уфада узган туе елның грандиоз вакыйгасына әверелгән.

news_top_970_100
Элвин Грейның туе: Башкортстан башлыгы котлавы, 20 миллионлык машина һәм йолдызлар
https://www.instagram.com/danir_sabirov87/

Җырчының туй мәҗлесенә хәтта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та килгән. (2020 елдан бирле Радик Башкортстан башлыгының ярдәмчесе вазифасын били)

«Радикның туй көне итеп Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көнен билгеләве бик дөрес булган. Чөнки сез үзегезнең бишеллыкларыгызны да сайлаулар буенча истә калдырачаксыз. Мин бүген әлеге мәҗлестә бик теләп катнашам. Кияү ягыннан килгән кунак буларак, Радик турында берничә сүз әйтергә рөхсәт итегез. 

Минем Радикка танышканнан бирле аерым мөнәсәбәт. Яхшы, талантлы артист булудан тыш, мине Радикның чын ир-атларга хас булган сыйфатлары шатландыра. 

Радик бернинди авырлыклар каршында да бирешми, бернинди шартларда да сыгылмый, үз фикере бар. 

Инзилә һәм Радик, мин сезнең туган җиребез — Башкортстанны, Татарстанны патриотларча яратучы искиткеч пар икәнегезне дә билгеләп үтәр идем. Андый гаиләләр барлыкка килү бик сөендерә», — дип сөйләгән башлык. Бу хакта Иптәшләр Татарлар телеграм каналы хәбәр итә. Каналны укучылар башлыкның яшьләрне үз туган телендә котламыйча, русча сөйләвен тәнкыйтьләгән. Шулай ук башлыкның туган җире турында Татарстан һәм Башкортстан дип сөйләвен дә аңламаганнар. «Радий Хәбиров өчен кайсы туган җир булып чыга соң инде? Әллә икесе дәме?» — дип язган телеграм-канал.

Рәсми булмаган чыганаклар хәбәр итүенчә, җырчының туена 250гә якын кунак чакырылган. Алар арасында югары җитәкчелек, татар һәм башкорт эстрадасының танылган йолдызлары, яшьләрнең якыннары һәм дуслары.

Башкортстан башлыгы тантанага нинди бүләк белән килгәндер, ә менә җырчының продюсеры Александр Слюсаренко бар халыкны шаккатырган. Ул җырчыга Maybach машинасы бүләк иткән. Аның якынча бәясе 20 миллион тирәсе исәпләнә. 

Туйда танылган артистлардан Салават Фәтхетдинов, Филүс Каһиров, Айдар Галимов, Данир Сабиров, Ришат Төхвәтуллинны күрергә була. Сүз уңаеннан, Ришат бу мәҗлескә дә Алия Карачурина белән бергә килгән.

Бүген Элвин Грей белән Инзилә Фәтхетдинованың туе дип язган идек.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100