news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бүген Элвин Грей белән Инзиләнең туе була

Никахны яшьләр Казанда уздырган иде, туй мәҗлесен исә Уфада бәйрәм итәчәкләр.

news_top
Бүген Элвин Грей белән Инзиләнең туе була
https://www.instagram.com/elvin_grey_music/

Бүген популяр җырчы, Башкортстан башлыгы ярдәмчесе Радик Юльякшин (Элвин Грей) өйләнә.

Радик узган ел сөйгәне Инзилә белән никах укыткан иде. Ниһаять, яшьләр мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә булган. Бу хәбәрне «Интертат»ка җырчының администраторы Семен раслады.

«Әйе, чыннан да бүген Элвин Грей үзенең туен бәйрәм итә. Туй мәҗлесе Уфада Конгресс-холлда узачак», — диде ул.

Яшьләр туй турында социаль челтәрләрдә хәбәр итмәде. «Бу аларның шәхси теләге иде. Бу Элвин белән Инзиләнең шәхси бәйрәме. Аны афишалаудан мәгънә юк», — диде Семен.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар