Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар яшьләре көннәрендә танышкан пар өйләнешә

Беренче күрешүдән соң алар бер ел дәвамында аралашмаганнар.

news_top_970_100
Татар яшьләре көннәрендә танышкан пар өйләнешә
Рамил Гали

«Идел» яшьләр үзәгендә узган «Татар яшьләре лидер мәктәбе»нең соңгы көнендә Әстерхан егете Данил Хәлморатов Төмән кызы Гөлнур Зиннәтуллинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Алар өч ел элек «Татар яшьләре көннәре»ндә танышкан булган.

«Без 2017 елда теплоходта узган «Татар яшьләре көннәре“ндә таныштык. Уртак танышыбыз бар, Гөлнур шул дус кызы белән килгән иде. Ул вакытта без бөтенләй сөйләшмәдек диярлек, аннан соң да бер ел аралашмадык. 2018 елның май аенда мин дустым янына поездда Саратовка киттем. Юлда күңелсез иде, Инстаграмда аның сторисын күрдем дә яздым. Хәзер нәрсә язганны да хәтерләмим инде. Шул вакытта ул да Алтайга поездда бара иде. Шуннан без аралаша башладык», — дип сөйләде Данил.

Аларның аралашулары берничә ай дәвам иткән. Гөлнур «Милләтебез хәзинәләре» балалар лагерена вожатый булып барачагын әйткән. Данил «Идел»гә шалтыратып, аны да проектка алуларын сораган. Лагерь алдыннан булган Татар яшьләре көннәрендә ул оештыручылардан Гөлнур белән бер отрядка куюларын сораган. Гөлнур бу хәлләрне белмәгән, әлбәттә. Лагерьдан соң алар очраша башлаганнар. Ике-өч атнадан соң егет Төмәнгә барган. Мәхәббәт өчен 2700 км юл да киртә булмаган.

Быел август аенда Гөлнур да Әстерханда булган, егетнең әти-әнисе белән танышкан. «Әти-әниләр безне җылы кабул иттеләр, бер-берсе белән дә таныштылар», — дип сөйләде Гөлнур.

Гөлнур бу хәлгә әле дә ышанмавын әйтте. «Без быелгы «Татар яшьләре көннәре“ндә мөнәсәбәтләрнең яңа этабына күчү турында сөйләшкән идек. Мин моның кайчан да булса киләчәктә булачагын белә идем, тик «Татар яшьләре лидер мәктәбе“ндә тәкъдим ясар дип башыма да килмәде», — дип сөйләде Гөлнур.

Данил сүзләренчә, «Идел» тәкъдим ясау өчен идеаль урын булган. Алар «Идел» проектында танышканнар, катнашканнар, күп уртак дуслар тапканнар. Данилның дусты Реналь Саратовтан дустына ярдәм итү өчен «Татар яшьләре лидер мәктәбе»нә килгән.

Әстерхан белән Төмән арасы ерак булганга, алар туйны киләсе елга Казанда үткәрергә уйлаганнар. «Туй август–сентябрь айларында булыр дип уйлыйбыз. Минем туганнар өчен Төмәнгә бару, ә Гөлнурның туганнары өчен Әстерханга килү авыр булыр иде, шуңа күрә без уртаны сайладык», — дип сөйләде Данил.

«Без әле әти-әниләргә дә хәбәр итмәдек, чөнки ул телефоннан яки видеоэлемтә аша әйтә торган сүз түгел, аны барлык хисләр белән аңлатып сөйләргә кирәк. Үз шәһәрләребезгә кайткач, аларга сөйләячәкбез», — ди Гөлнур.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100