Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева тиздән әни булачак

Җырчы әлегә бу яңалыкны булдыра алганча яшерергә тырыша.

news_top_970_100
Гөлназ Асаева тиздән әни булачак
Салават Камалетдинов

Җырчы Гөлназ Асаева тиздән әни булачак. Гөлназның әтисе Рөстәм Асаевның концертында җырлаган видеосын Казан шәһәр филармониясе артисты Ләйсән Закирова сторисларына куйган иде. Әлеге видео социаль челтәрләрдә дә таралды. Сәхнәгә озын күлмәк киеп чыккан Гөлназ Асаеваның матур гына «түгәрәкләнеп килгәнен» күрү авыр түгел.

Дөрес, Гөлназ Асаева үзе әлегә серне чишми, инстаграм лентасына элекке фотоларын гына урнаштыргалый. Сторисларны да портрет рәвешендә генә төшерә. Ә инстадуслары бу яңалыкны күптән сизеп алды. Инде яздан бирле алар аның һәр посты астында «Бәби көтәсез икән», «Авырлы булу бигрәк килешә», «Исән-сау табып, тигезлектә үстерергә язсын» дигән комментарийлар яза.

Гөлназны чын күңелдән котлыйбыз!

  • «Бәби көтәләрме?» — Гөлназ Асаева инстадусларына зур сөенечен әйтергә җыена
  • Инстачылар Гөлназ Асаевага: «Монда яшерергә калмаган инде, корсак яхшы»


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100