Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей туй көненә багышлап җыр яздырган - туй видеосы

Җырчы тормышындагы мөһим көн өчен иске җырын яңартып башкарган.

news_top_970_100
Элвин Грей туй көненә багышлап җыр яздырган - туй видеосы
https://www.instagram.com/elvin_grey_music/

«Безнең көн өчен яздырылган махсус трек — „Выходи за меня“ җырын барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңларга була», — дип хәбәр итә ул инстаграмда.

Элвин белән Инзилә җыр өчен кыска видеоролик яздырып, инстаграмга урнаштырганнар. Анда яшьләрнең туй образларын күрергә мөмкин.

Виртуаль дуслары җырны «шәп» дип бәяләгән. «Иске булса да, әйбәт яңгырый», «Искиткеч», — дигәннәр. «Унөч ел элек бу җырны беренче тапкыр безнең туйда җырлаган идең», — дип тә язган бер инстачы.

«Сез күптән бергә яшисез бит. Туй һаман булмаган идемени?» — дип тә аптырашканнар.

Бүген Уфада Элвин Грей белән Инзиләнең туй мәҗлесе үтә. Алар аны конгресс-холлның «Торатау» ресторанында бәйрәм итәчәк. Яшьләр узган җәй Казанда никахлашкан иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100