Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Гөлназ Батталова «Пятый» телеканалында баручы «След» проектында катнашкан

Гөлназ Батталова «След» проектында җинаятьче ролен уйный.

news_top_970_100
Җырчы Гөлназ Батталова «Пятый» телеканалында баручы «След» проектында катнашкан
Гөлназның шәхси архивы

Җырчы Гөлназ Батталова «Пятый» телеканалында баручы «След» проектында катнашкан. Билгеле булганча, Гөлназ 2016 елда ГИТИС уку йортын тәмамлаган. Белгечлеге буенча ул профессиональ актриса.

«Миңа шалтыраттылар һәм бик кызыклы роль тәкъдим иттеләр. Хәтта кастинг үтәргә дә туры килмәде. Тиз арада барысы да хәл ителде һәм мин бер көннән соң Мәскәүгә съемкаларга очтым. Без гыйнвар аеның иң салкын көннәрендә төштек. Бу — иң катлаулысы иде. 25 градуслы суыкта төшү авыр булды. Без барыбыз да өшедек», — дип сөйли Гөлназ.

Гөлназның роле бик кызыклы — ул җинаятьчене уйный. Серия ахырында аны кулга алалар. «Минемчә, һәр актер үзен төрле рольләрдә сынап карарга тели. Мин дә алар рәтендә. Сценарий белән танышкач, мин уйнарга тиешле героиняның миңа бер дә охшамавы шатландырды. Ул — минем капма-каршым. Болай булгач, кызыграк та», — ди җырчы кыз.

Батталова сүзләренчә, төшерү процессы бик кызыклы булган. «Уналтышар сәгать төшә идек, әлбәттә, мин арый идем. Әмма бу өлкә, даирә минеке, үземне „үз тәлинкәмдә“ хис итәм», — ди ул.

Киләчәктә дә Гөлназ бу өлкәдә үсәргә тели. «Мине күпләр таныды, яхшы сүзләр язалар. Тамашачым тагын нидер көтә. Аллаһ боерса, дәвам итәчәкмен», — ди Гөлназ.

Гөлназ хәзер Казанда яши. Тумышы белән ул Чаллы шәһәреннән. «Бу арада Мәскәүдә еш булырга туры килә. Бәлки, киләчәктә Мәскәү кызы булып та куярмын, ләкин әлегә бу хакта уйлаганым юк. Мин кияүдә түгел, егетем дә юк, шуңа күрә әлегә бер урынга да бәйләнмәгәнмен», — ди ул.

Моңа кадәр «Интертат» Гөлназ Батталованың ТНТ каналындагы шоуда 1 килограмм алтын отканын язган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100