news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Батталова ТНТ каналындагы шоуда 1 килограмм алтын откан

Җырчы җиңүен әнисенә багышлавы турында әйтә.

news_top
Гөлназ Батталова ТНТ каналындагы шоуда 1 килограмм алтын откан
https://www.instagram.com/gulnaz_battalova/

Җырчы Гөлназ Батталова ТНТ каналыннан баручы «Золото Геленджика» дигән проектта җиңү яулаган. Зур шатлыгы белән ул инстаграмдагы сәхифәсендә уртаклаша. 

«Татарстанга 1 килограмм алтын кайта. Әйе, мин «Золото Геленджика» проектында 1 килограмм чиста алтын җиңдем. Әлеге җиңүемне әниемә багышлыйм. Әнием миңа ышанганда, эшем уңышлы була. Кечкенә һәм көчсез кыз булсам да, мин көрәшче. Мин алга таба барачакмын! 

«Золото Геленджика» дигән җырымны ютубта тыңлап була. Ул тиздән барлык музыкаль мәйданнарда урын алачак», — дип яза ул.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар