Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кызмы, малаймы?» — Гөлсирин-Азат Абитовлар гендер-пати уздырган

Инстаграм дусларының күбесе кыз бала туачак ди фаразлый.

news_top_970_100
«Кызмы, малаймы?» — Гөлсирин-Азат Абитовлар гендер-пати уздырган
https://www.instagram.com/azat_abitov/

Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллинаның гаиләсе ишәячәге турында язган идек. Яшь пар тиздән үзләренең әти-әни булачагы турында хәбәр итте. Шушы көннәрдә Азат белән Гөлсирин хәзер популярлашып киткән гендер-пати да уздырып алган. Бәбинең җенесен белү бәйрәме өчен төсле төтен шашкалары кулланганнар. Әмма фото аклы-каралы булгач, Гөлсириннең кемне көткәнен аңлап булмый.

«Безгә карап кына әйтә аласызмы, малай булырмы, кызмы? Ә видеосы әзер булгач, кем буласын без сезгә күрсәтербез», — дип язып куйган Азат.

«Гендер-пати нәрсә ул була? Татарча языгыз әле. Котлыйм, бәби исән-сау тусын, әти-әниләренә сөенеч», — дип сораган инстачыга: «Татар теленә „җенес туе“ дип тәрҗемә ителә», — дип җавап язган икенчесе.

«Яңача инде. Безнең заманда ярый мондый туйлар юк иде. Тузга язмаган пәри туйлары, кешенең бөтен уе эштә иде», — дгән бер усал теллесе.

«Гөлсирин матурланып китте, малай булыр», — дип тә язганнар. Гөлсириннең сәхифәсендә дә: «Азатның хатынын бик дәртле итеп үбеп торуына караганда малай булачак», — дигәннәр.

Әмма күпчелек кыз өчен тавыш биргән.

«Кем булса да, исән-сау тусын. Без сезнең өчен шат, бала туу зур могҗиза инде ул. Сез нинди зур бәхет ияләре булуыгызны яшьлегегез белән үзегез дә аңлап бетермисездер әле», — дигәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100