Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үги әни димәссең» — Җәвит Шакиров әнисе белән кич утыра

Инстачыларны ана белән улның үзара җылы мөнәсәбәтләренә сокланган.

news_top_970_100
«Үги әни димәссең» — Җәвит Шакиров әнисе белән кич утыра
https://www.instagram.com/javit_shakirov_official/

Җәвит Шакировның үги әнисе белән капка төбендә бик ихлас сөйләшеп утырганын Зөлфия Шакирова видеога төшергән. Артистның инстадусларын Җәвитнең үги әнисенә карата җылы мөгамәләсе сокландырган. Әлифә апаның да бик җор телле, шат күңелле, әйбәт апа булуын билгеләп үткәннәр. «Бик матур әниегез. Үзең дә аңа охшагансың, үги әни дип әйтә торган түгел»; «Күз тимәсен, кызлар кебек, бик ягымлы, бик әйбәт ханымга охшаган», — дигәннәр.

Килене Әлифә апаның видеога төшәргә әзерләнгән мизгелен дә эләктергән. Кайнанасы яулыкларын матурлап яба, яулык турында «Зөлфиям бүләге» дип тә әйтеп куя.

Ана белән ул элекке вакытларны, капка төбенә чыгып көтү каршылаганнарны искә ала. Сөйләшү әкренләп телевизор, Җәвит Шакировның тапшыруына күчә. Әнисе «Кәмит Җәвит» тапшыруын үзләренең генә түгел, ә күрше авыл халкының да бик яратып каравын әйтеп, улының күңелен күтәрә.

Инстачылар да Җәвит Шакировның әнисе сүзләренә кушылган.

«Ә бит чынлап та сезнең тапшыруны көтеп алабыз. Үзебезнең район кешеләре генә түгел, бөтен татарлар яратып карыйлардыр. Бик шәп алып барасыз»;

«Минем 90 яшьлек әнкәй дә сезнең тапшыруны һәм хоккей карый»;

«Бөтен Үзбәкстан карый ул тапшыруны. Бездә Татарстан каналлары бар бит»;

«Татарҙар ғына түгел, башҡорттар ҙа көтөп алабыҙ «Кәмит Җәвит“не», — дигәннәр. Бер инстачы өлкән яшьтәге татар әби-бабайларын капка төбенә җыеп, бер матур тапшыру төшерергә тәкъдим иткән. «Авыл картлары бик кызык-мызык сөйлиләр. Гармун уйнап, җырлап-биеп тә алалар. Бик күңелле булыр иде», — дигән.

Зөлфия Шакированың тавышы Әлифә апаныкына охшаганга игътибар итүчеләр дә табылган.

«Килен кайнана туфрагыннан ярала, диләр. Әниегезнең сөйләме, тавышы гел хатыныгыз кебек», — дип комментарийлар калдырганнар.

Җәвит Шакировның әнисе Әлифә ханым өч үксез балага әни булып килүе турында «Интертат»ка сөйләгән иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100