Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артист әниләре балалары турында: «Уңышларына сөенеп туя алмыйбыз»

Бүген  мәхәббәт һәм наз белән сугарылган матур бәйрәм — Әниләр көне. Шул уңайдан «Интертат» сәхнә йолдызларының әниләре белән аралашты.

news_top_970_100
Артист әниләре балалары турында: «Уңышларына сөенеп туя алмыйбыз»

«Авылдашлар кечкенә Филүсне шоколад биреп җырлата иде»

Филүс Каһировның әнисе Флүрә ханым:

 — Балаларымны намуслы, тырыш, кешеләргә ихтирамлы булсыннар дип тәрбияләргә тырыштым. Филүсне үскән чагында тиргәгәнемне дә исемә төшерә алмыйм. Кызым бик усал булды. Ә Филүс, апасының капма-каршысы булып, бик тыныч булып үсте.

Бик сак кына уйный, һәр уенчыгын үз урынына илтеп куя. Филүскә 3-4 яшьләр чагында карт әтисе велосипед алып кайтып бирде. Филүс шул велосипедка гараж почмагында махсус урын булдырды. Йөреп кайткач, велосипедны шул урынга терәп куя, аңа озаклап карап тора, аннары гына өйгә керә. Шундый төгәл булды ул.

Күбрәк әби-бабай тәрбиясендә үсте. Әниләр дә: «Бик акыллы бала булып үсте», - дип искә алалар аны. Аның хәзер зур улы да шундый ук басынкы, оныгымны гел әтисенең бәләкәй чагына охшатам.

Мәктәптә Филүс алдынгылар рәтендә укыды. Карт әтисе аны беренче сыйныфка кергәнче үк укырга өйрәтте. Алты яшендә рәхәтләнеп китап укый иде. Шул истә калган: безгә кунак килсә, иң беренче Филүс әлифба укып һәм җырлап күрсәтә. Кибеткә баргач, авыл кешеләре Филүсне алга чыгарып җырлаталар, шуның өчен акча яки шоколад бирәләр иде үзенә. Бәләкәй чагыннан ук кызык ясарга, төрле артист булып кыланырга ярата иде. «Мәҗит Гафури“ театрына барса, улымны бүген үк алырлар», — дип көлә идем. 

Җырлау сәләте әтисеннән күчте, ул яклар барысы да җырлый. Филүс кечкенәдән бәйгеләрдә даими катнашып килде, төрле концертларда чыгыш ясады. 9 сыйныфны тәмамлагач, Октябрьски музыка училищесына укырга керергә җыенуын хәбәр итте.

Җитдирәк һөнәр сайлар дип тә уйланылгандыр, мин Филүснең җырчы булуына каршы килдем. Беренчедән, ишегалды тулы мал иде. Миңа, авылларда эш беткәч, 23 ел буе 30 километр йөреп эшләргә туры килде. Өйгә соң гына кайтып керәм, эшләмичә булмый, балаларны укытырга кирәк. Малларны апасы белән Филүс карап үстерә иде. Шәһәргә чыгып китәргә бик кечкенә бит әле дип тә уйладым.

Шулай да, үгетли торгач, уку йортын бергәләп барып карап кайттык. Ошаттык. Шуннан хәер-фатыйхамны бирдем инде. Хәзер дә фотолар карап утырам да: «Бик яшь булган бит бу бала өйдән чыгып киткәндә», - дип уйлыйм.

«Зур уңышларга ирешәчәк, таланты, сәләте бар. Казанга китәр, зур җырчы булыр әле безнең Филүс», — дип мәдәният йорты мөдире гел әйтә килде. Ә мин үзем улымның дөрес юл сайлавына беренче сольный концерты вакытында гына ышандым. Кодагыйлар белән бергәләп барып, шаккатып утырдык. «Сандугачлар”ны җырлап җибәрде, йөрәкләрем дерелдәп китте. 

Баштарак концертлары вакытында борчыла идем. Филүс беренче концертларын үзе алып барды. «Сөйләргә дә, җырларга да кирәк! Ничекләр башкарып чыгар?!» — дип ут йотып утыра идем. Төркеме һәм концертына килгән кунаклар өчен өстәлләр әзерләп, үземә күрә ярдәм итәргә тырыштым. Безнең якларга гастрольләр белән килгәч, Филүсләр төркемнәре белән бездә яшиләр иде. Өч-дүрт ел рәттән бездә булмаган продюсер да, җырчы да, алып баручы белән биюче дә калмагандыр. Мунчалар ягып, пешеренеп, кунак итә идем үзләрен.

Балаларым юлга тузан төшермиләр, даими күрешеп торабыз. Әле үзем операция ясатып, ике атна Филүсләрдә торып кайттым. Оныклар белән мәш киләм, җәй буе миндә кунак булалар. Балалар тугач та Эльмирага ярдәм итәргә тырыштым. Киленем бик яхшы күңелле кеше. Аның үз әнисе 59 яшьтә үлеп китте. Ул да булмагач, Эльмираның бөтен таянычы мин инде.

Кода белән бик дус без. Әле Казанга киткәндә дә ул илтеп куйды. 

Минем барлык әниләрне бу күркәм бәйрәм белән тәбрик итәсем килә. Исән-сау булып, чирләргә бирешмичә, балаларыннан кадер-хөрмәт күреп, үзләре дә аларга ярдәм итеп, матур яшәргә язсын, — дип сөйләде Флүрә апа.

«Җәвит миңа көрәк хәтле куллары белән каз йолкыша иде»

Җәвит Шакировның әнисе Әлифә ханым:

 — Мин кияүгә чыкканда өч үксез балага әни булып килдем. Утырып сөйләсәң, тарихым бик тирән инде, аны озаклап бәян итәргә кирәк. Шуны гына әйтәм, мин килгәндә абыйлары зуррак, ә Җәвитемә 5 яшь тә тулып җитмәгән иде әле. Соңрак Аллаһы Тәгалә тагын ике сабый насыйп итте үзебезгә. 

Без балалар белән шулхәтле рәхәт итеп, аңлашып яшәдек. «Әнкәй» дип өзелеп торучы улларым ничек үги булсын миңа?! Барысы да үземнекеләр алар.  

Балаларымны эшкә өйрәтергә тырыштым. «Без мәңгелек түгел, өйрәнүегез үзегез өчен булыр. Өйләнерсез, балалар үстерерсез, белгәннең кирәге чыкмый калмас», — дия идем. Алдашмаска, гадел булырга, һәрвакыт дөресен сөйләргә куштым.

Алар барысы да әтиләре кебек уңган булдылар. Бөтен эшне балалар белән бергә башкардык. Бу хатын-кыз, бу ир-ат эше дип бүлү булмады гаиләбездә, бер эштән дә куркып тормадылар. Кер юышырлар, аны инешкә төшеп чайкашырлар иде. Көзен, казлар суйгач, Җәвитнең көрәк хәтле куллары белән каз йолкышканы һаман да күз алдымда. 

Ипине кичкә таба сала торган идем. Андый көннәрдә олысы: «Әнкәй, син ят, ипине мичтән үзем чыгарырмын, клубка чыкмыйм», — дия иде миңа.

Кайбер әниләр балаларыннан акчаларын яшереп куялар иде. Ә минеке гомер-гомергә сервантта торды. «Шуннан алыгыз, күпме алганыгызны гына әйтегез», — дияр идем.  

Күрше авылга 8 километр йөреп укыдылар. Иртәнге 6да уятып, чәйләр әзерләп озата идем үзләрен.

Дүрт улым да армиядә хезмәт итте. Берсе дә качып калмады, ил алдындагы бурычларын намус белән үтәделәр. Җәвит Латвиядә чик сакчысы булып хезмәт итте.  

Мин Җәвитемне зур уңышларга ирешер дип һәрвакыт уйлый идем. Бик шук булды ул. Гел әкият сөйләп, кәмит күрсәтеп үсте. Я мин булып, я әтисе яки абыйсы булып йөреп китәр иде. Кечкенәдән сизелә иде артист булачагы. Сәләте күренгәнгә, әтисе белән гармун да алып кайтып бирдек үзенә. Хәзер инде Җәвитемнең сәхнәләрдән төшмәве минем өчен бик зур горурлык. 

Барлык балаларым да алтыннарым. Өч киленем дә: Зәүлә, Зөлфия, Рәмилә «әнкәй» дип өзелеп тора. Эшләре бетсә, төнге бер тулса да җыйнаулашып: «Әнкәй, нихәл?» — дип кайтып керәләр.

Йортымны карап, тәртипләп тоталар. Әле Җәвитем белән Зөлфиям юкә агачыннан бик әйбәт мунча салдырып бирде. Җәвитләр еракта торгач, Чакмагыштагы улым Радигым ни булса да кайтып җитә.

Сәламәтлегем өчен дә борчылып торалар. «Әнкәй, берүк өйдән чыгып йөрмә, чирдән саклан», — дип көн дә шалтырата Җәвит абыең.

Күршеләрем бик яхшы, алар белән аралашып, гөрләшеп яшибез. Әле менә бергәләп өмә ясап, үрдәкләр чистарттык. Балалар кайта калса, үрдәк бәлеше салырмын, дим. 

Авыл халкы арасында йөзем якты, Аллаһка шөкер. Балалар берсе дә ярдәменнән ташламый, барысы да кадерлиләр. Үз изгелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын, — дип матур теләкләрен юллады Әлифә апа балаларына.

«Равил кечкенәдән шук, тере бала иде»

Равил Галиевның әнисе Гөлсинә ханым: 

— Без әтиләре белән өч малай тәрбияләп үстердек. Ирем гел янәшәмдә булгач, тормыш көтүе артык авыр булмады, дөньяны бергәләп алып бардык.

Үземне балаларыма карата әйбәт әни булдым дип саныйм. Ачуланырга сәбәп бирмәделәр, бер генә хатын-кыз эшеннән дә тайчынып тормыйча, бик тырыш булып үстеләр. Ир балалар булгач, әтиләре янында да кайнаштылар. Авыл җирендә эшнең бетеп торасы юк. Бакча утау, мал-туар тәрбияләү кебек эшләр барысы да гел малайлар өстендә булды.

Равил кечкенәдән абыйларыннан үзгәрәк булып үсте. Бик тере, шук бала иде. Аның өйдә боегып утырганын хәтерләмим, гел кеше арасында булды, аралашырга бик яратты.

Равил мәктәптә укыганда ата-аналар җыелышларына бик теләп йөргәнемне искә алам. Чөнки Равил әйбәт укыды, аны һәрвакыт мактап кайтаралар, укытучыларның бик яраткан укучысы иде ул. 

Улым «җырчы булам» дигәч, әтисе белән уйлаштык та, каршы килмәдек. Дөресен генә әйткәндә, каршы килсәк тә үзе дигәнчә эшләр иде. Чөнки аның җырлый белү сәләте кечкенә вакытта ук ачылды. Мәктәптә үткәрелгән чараларда, төрле бәйгеләрдә җырлый-җырлый, шәһәргә дә китеп барды. 

Равилнең җырчы булуы белән бик горурланам. Үз вакытында Равил бигрәк тә алдынгы җырчы иде. Хәзер сирәгрәк җырлый. Аңа моңлы тавыш әтисеннән бирелгән. Минем ирем гомер буе бик матур итеп җырлады. Равилнең сугышта үлеп калган бабасы, әтисенең әтисе дә бик шәп тавышлы булган. Нәселләре белән көчле тавышлы нәсел.

Мин Равилгә гел озынрак, моңлырак җырлар җырларга куша идем. Бик борынгы кеше бит мин, 84 яшь бит инде миңа, әлхәмдүлилләһ. Шуңа күрә күңелемә озын көйләр якын. 

Балаларым бик хөрмәтлиләр үземне, Аллаһка шөкер. Киленем Ландыш дөньяда бер уңган. Тәмле пешерә, кайту белән юарга-җыярга тотына. Кода-кодагыйларым белән дә аралашып яшибез, бик гади, рәхәт кешеләр. Хәзер чир вакыты булгач, балаларга кайтырга бик кушмыйм. Әле телефон бар, сөйләшеп торып була. «Сакланыгыз, мәшәкатьләнеп юлда йөрмәгез, зинһар», — дим. 

Күрше йортта гына гаиләсе белән Фәрхат улым яши. Ни булса да, алар йөгереп кереп җитә. Күптән түгел генә тормыш иптәшем мине калдырып гүр иясе булды. Хәзер балаларым миңа иң зур таяныч. Аларның гаилә бәхетенә, матур тормышына куанып гомер итәм, — дип сөйләде Гөлсинә апа.

«Балаларның уңышларына сөенеп туя алмыйбыз»

Алмаз Мирзаяновның әнисе Сәрия ханым:

 — Үземне кырыс әни булдым дип әйтә алмыйм. Балаларның барысына да ирек бирдек. Үзләре теләгәнчә яшәргә өйрәттек. Аллаһка шөкер, мөстәкыйль булып үстеләр, үз һөнәрләрен үзләре сайладылар. 

Алмаз — ике кыздан соң туган, бик көтеп алган малай ул безнең. Төпчек балаларга карата була торган бөтен назны тоеп, иркәләнеп һәм яратылып үсте. Егет кеше булса да, әбисе белән аралары бик якын булды. Табигатьне ярата торган, акыллы, инсафлы, нечкә күңелле бала булып үсте улым. 

Мәктәптә бик җиңел укыды. Телгә оста булуы да ярдәм иткәндер. Дәресен әзерләми барган вакытларында: «Эшләнмәгән өй эшен дәфтәреннән укыган була, үзе уйлап чыгарып сөйли иде», — дип укытучылар хәзер дә көлеп искә ала. 

Җыр сәнгатенә кереп китүенә мәктәптәге музыка укытучысы этәргеч бирде дип уйлыйм. Алмаз, музыка түгәрәгенә йөреп, курайда уйнарга өйрәнде. Үзем дә укытучы булып эшләгәч, мин аларны төрле чараларда катнаштырырга тырыштым, бәйрәмнәрдә сәхнәдә җырлап үсте. 

Алмаз үзенә юлны үзе ярды. Мәктәпне тәмамлагач, Лениногорск музыка һәм педагогия училищесына укырга керде. Мин үзем дә шуны тәмамлаган идем. Курайда уйный белүе укырга кергәндә бик нык ярдәм итте. Апасы да Лениногорскида эшли иде, шуңа күрә улым өчен күңелем тыныч булды. 

Алмаз бик тырышты, көндез дәресләренә барса, кичке якта җирле мәдәният йорты оештырган концертларда катнаша башлады. Шулай эшли-эшли укыды, әкренләп зур сәхнәгә аяк басты. 

Киленем Зөлфирәдән дә бик уңдым — ачык күңелле, эчкерсез бала. Әле өйләнешкәнче концертлары вакытында безгә бергәләп кайканнары булды. Шул вакытта ук яратып калган идем аны. Беренче көннән үк Зөлфирә миңа «әни» дип, мин аңа «кызым» дип дәштем. Араларыбыз бик җылы, безне хөрмәт итеп тора. 

Балалар мөмкинлекләре булганда кайтырга тырышалар. Бу якларга концертлар белән килгәндә керми калмыйлар. Мөслим белән Казан арасы якын түгел — дүрт сәгатьлек юл. Бик сагынсам, аптырап тормыйм. Автобуска утырам да үзем чыгып китәм. Әтиләре «барып кайт» дип кенә тора. 

Һәр әти-әнигә дә баласының нинди дә булса өлкәдә алга китүе зур куанычтыр. Без дә улыбызның уңышларына сөенеп туя алмыйбыз. Телевизорны ачып, балаларны карау, тыңлау күңелдә бик рәхәт горурлану хисләре уята. Исән-имин, сау-сәламәт була күрсеннәр, — ди Сәрия апа.

 Сәрия апа шигырьләр дә яза, аларны үзенең инстаграм сәхифәсенә урнаштырып бара. Улы Алмаз белән килене Зөлфирәгә багышланганнарын «Интертат» сайтына да тәкъдим итте. 

«Алмазга»

Ярый әле, улым, сине безгә,

Аллакаем насыйп ул иткән…

Безне сөендереп, кай арада,

Тормыш корган, инде буй җиткән…

Кошлар кебек очып чыгып китә,

Үз оясын кора һәр бала,

Бәхетне дә хәләл көче белән,

Зур тырышлык белән ул таба.

Улым, балам, ир уртасы булдың,

Безнең өчен зур бер горурлык,

Гомер көзебездә таяныч,

Якты йолдыз булып торырлык.

Аллаһымның бүләге син җиргә,

Сәхнә түрләрендә балкыйсың,

Яшә җирдә горурлыгы булып,

Сөйгән улы булып халкымның!

Зөлфирәкәй җыры

Кешеләрнең күңеленә

Җырларың үтеп керә.

Күңелләрнең сандугачы

Сауш кызы Зөлфирә.

Уң кулым бул, Зөлфирә

Сул кулым бул, Зөлфирә

Минем янда булуың

Күңелемә көч бирә.

Төшләремдә сине эзләдем. 

Хыялымда иде сурәтең.

Сауш кызы, Сылукайны,

Өннәремдә килде күрәсем.

Зөлфирәкәй, нурлы йөзең,

Сихерли карашларың.

Синең белән бергә булыр

Куаныч-табышларым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100