Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Арча башлыгы сеңлесе авыр хәлдә калган Рамил Шәрәфиевкә ярдәм итәргә вәгъдә итте

«Татар радиосы» ди-джее Рамил Шәрәфиевнең эче авырткан сеңлесе Илүзәгә Арчаның үзәк район хастаханәсендә тиешле ярдәм күрсәтмәгәннәр. Нәтиҗәдә, Илүзәнең кистасы шартлый һәм ул аңын җуеп егыла.

news_top_970_100
Арча башлыгы сеңлесе авыр хәлдә калган Рамил Шәрәфиевкә ярдәм итәргә вәгъдә итте
https://www.instagram.com/p/B2f6sz3HG2d/

Бу хәл турында Рамил Шәрәфиев Инстаграм битендә язган иде.

«Язуыгыз өчен рәхмәт. Без әлеге очрак буенча тикшерү эшләрен башладык», — дип язылган комментарийда Сәламәтлек саклау министрлыгы аккаунты исеменнән.

«Рәхмәт! Тикшерәчәкбез», — дип язган Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев.

«Ярдәм итәргә теләүчеләр юк, әмма Арча хастаханәсенә карата шелтә белдерүчеләр күп. Бу мәгълүматны сайтыгызга куйсагыз, рәхмәтле булыр идем», — диде Рамил Шәрәфиев «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте җавабы:

«Әлеге факт буенча Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тикшерү оештырды. 

Пациентка Арча үзәк район хастаханәсенә шимбә көнне, 12 сентябрьдә, эч авыртуына зарлана. Ул аппендицит авыртуына шик белән хирургия бүлегенә озатыла, анда кирәкле тикшерүләр үткәрелә. 14 сентябрьдә диагноз расланмый һәм пациентның хәле яхшырганнан соң, ул өенә кайтарыла.

Шул ук көнне пациентның эче янәдән авырта башлый, ул яшәү урыны буенча хатын-кызлар консультациясенә мөрәҗәгать итә. Табиб-гинеколог УЗИ үткәреп, авыруны тикшергәннән соң, аңа Балалар клиник хастаханәсенең балалар гинекологына барырга консультация билгели. Кирәкле документларны рәсмиләштерү вакытында пациент авыруларның көчәюенә зарлана. Аны хастаханәгә салалар һәм шунда ук операция ясыйлар. Операция уңышлы уза. Хәзерге вакытта пациент табиблар күзәтүе астында палатада ята, аның торышы канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

Пациентның яшь булуы һәм ул вакытта җитди зарланулар булмау сәбәпле, гинеколог консультациясе үткәрелми. Табиблар, беренче чиратта, аппендицитны дәваларга тиеш була, чөнки аппендицит авыруның сәламәтлегенә куркыныч янавы белән бәйле».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100