Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрәфиевнең сеңлесе Илүзәгә ярдәм кирәк

«Татар радиосы» ди-джее Рамил Шәрәфиевнең эче авырткан сеңлесе Илүзәгә Арчаның үзәк район хастаханәсендә тиешле ярдәм күрсәтмәгәннәр. Нәтиҗәдә, Илүзәнең кистасы шартлый һәм ул аңын җуеп егыла. Бу хакта ул Инстаграм битендә язган.

news_top_970_100
Рамил Шәрәфиевнең сеңлесе Илүзәгә ярдәм кирәк
https://www.instagram.com/p/B-XoU8hHYq4/

«Каравыл. 12 сентябрьдә (шимбә) сеңлем Илүзәнең бәрәңге алган җирдә эче авыртып, Арчаның үзәк район хастаханәсенә алып китәләр. Андагы табиблар аппендицитка анализлар ясагач, «Аппендицит түгел, әйдәгез, күзәтик», — дип кызны хастаханәдә алып калалар. 14 сентябрьдә (дүшәмбе) Илүзәне чыгардылар. Кулында выписка: «Консультация педиатра по месту жительства м таблетки но-шпа». Ләкин аның эче авыртудан туктамаган, Илүзәгә хәтта УЗИ да ясаган кеше булмаган.

Аптырагач, әбисе выписка биргән табибына шалтырата һәм Илүзәнең эче бик каты авыртуын, бөгелеп кенә йөрүен әйтә. Айрат Василович: «Алайса, кире алып килегез», — дип әйтә. Арчага килгәч, әнием аларның УЗИ ясауларын сорый (үзе сорый!) УЗИда сул як күкәйлектә киста булуы ачыклана. Шуннан аларны гинекологка җибәрәләр, ә гинеколог: «Бездә балалар гинекологы юк, Казанга барыгыз», — дип юллама бирә. Кулына направление тоткан әни белән Илүзә коридорга чыгалар һәм Илүзә аңын югалтып идәнгә егыла! Нигә егыламы? Чөнки кыз баланың кистасы шартлаган! Нәтиҗәдә, сеңлемә лапаротомия ясадылар (перекрут кисты яичника), кызга 16 яшь кенә!

Бу постны таратуыгызны сорыйм! Гаепле кешеләр җавап тотарга тиеш! Без моның аша үттек, ләкин башкалар да мондый хәлгә эләкмәс дигән гарантия бармы?! Сәламәтлек саклау министрлыгының бу хәлне тикшерүен теләр идем», — дип язган Рамил Шәрәфиев.

«Сабыем, сәламәтлек телим. Күз йомарга ярамый бу ситуациягә», «Мондый очраклар күп булды инде ул Арча хастаханәсендә», «Шикаять языгыз, бөтен инстанциягә дә. Берне түгел, хәтта берничәне. Оятсызлар», «Арча хастаханәсе өчен гадәти күренеш инде, шуңа халык анда дәваланырга йөрми дә», — дип җаваплаган халык.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте җавабы:

«Әлеге факт буенча Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тикшерү оештырды.  Пациентка Арча үзәк район хастаханәсенә шимбә көнне, 12 сентябрьдә, эч авыртуына зарлана. Ул аппендицит авыртуына шик белән хирургия бүлегенә озатыла, анда кирәкле тикшерүләр үткәрелә. 14 сентябрьдә диагноз расланмый һәм пациентның хәле яхшырганнан соң, ул өенә кайтарыла.

Шул ук көнне пациентның эче янәдән авырта башлый, ул яшәү урыны буенча хатын-кызлар консультациясенә мөрәҗәгать итә. Табиб-гинеколог УЗИ үткәреп, авыруны тикшергәннән соң, аңа Балалар клиник хастаханәсенең балалар гинекологына барырга консультация билгели. Кирәкле документларны рәсмиләштерү вакытында пациент авыруларның көчәюенә зарлана. Аны хастаханәгә салалар һәм шунда ук операция ясыйлар. Операция уңышлы уза. Хәзерге вакытта пациент табиблар күзәтүе астында палатада ята, аның торышы канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Пациентның яшь булуы һәм ул вакытта җитди зарланулар булмау сәбәпле, гинеколог консультациясе үткәрелми. Табиблар, беренче чиратта, аппендицитны дәваларга тиеш була, чөнки аппендицит авыруның сәламәтлегенә куркыныч янавы белән бәйле».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100