Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лия Шәмсина белән Артур Mauzer коляска сайлый: «Сөйләр вакыт җитте»

Яшь пар балалар коляскалары сата торган кибеттә нишләп йөргән?

news_top_970_100
Лия Шәмсина белән Артур Mauzer коляска сайлый: «Сөйләр вакыт җитте»
https://www.instagram.com/liya_shamsina/

Лия Шәмсина барлык инстадусларын гаҗәпкә калдырып, балалар коляскалары сатыла торган кибетнең рекламасын куйган. Постын да «сөйләр вакыт җитте» дип зур интрига белән башлап җибәргән.

Лия белән Артур балалар коляскасының бер моделенә тест-драйв уздырганнар, фотога төшкәннәр. «Безгә әти-әни булу килешәме?» — дип сораган Лия виртуаль дусларыннан.

«Бик килешә! Мин хәтта бер секундка сезнең бәби көтүегезгә ышанып куйдым. Ничек яшереп йөри алдылар икән дип уйладым. Сезгә тизрәк әти-әни булу бәхете телим»;

«Бик килешә. Бәби көтәсезмени?»

«Малай көтәсезме, кызмы?»;

«Һәр әйбернең үз вакыты бар. Димәк, сезгә дә бу турыда уйланыр кирәк», — дип яза инстачылар.

Артур белән Лия узган җәйдә никах укытты. Яшьләр, кавышу тарихлары турында сөйләп, «Интертат»ка интервью да биргән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100