Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сафина: “Үз-үзеңне кызганырга ярамый”

Миләүшә Сафина 2008-2010нчы елларда танылып килүче җырчыларның берсе иде. Бүген исә ул популяр булырга омтылмый. “Мин әни! Һәм бу минем тормышымдагы иң мөһим статус!” – ди Миләүшә. Аның кызы Мәрьям башкалардан аерылып тора. Мәрьям үзенчәлекле бала. Кызганыч, ул эпилепсия һәм ДЦП диагнозлары белән көрәшергә мәҗбүр. Өстәвенә, бу елның апрель аенда Миләүшәнең әтисе үлде. Миләүшә белән аралашканда, шуңа төшендем: кайгы килде дип елап ятсаң, бер урында гына торып калуың бар. “Алга таба елмаеп атларга кирәк”, - ди Миләүшә.

news_top_970_100
Миләүшә Сафина: “Үз-үзеңне кызганырга ярамый”

“Мин Мәрьям белән горур”

- Миләүшә, бүген җырчы булырга омтылмыйсың. Нинди өлкәдә эшлисең?

- Минем җырлап йөрисем килми, әйе. Үзем өчен генә җырлыйм. Шулай да эшем җыр өлкәсе белән бәйле. Мин балаларны җырларга өйрәтәм, укытам. Моннан кала, күптән үземә максат итеп куйган, уйлап йөргән эшемне башкарып йөрим.

- Нишләп җырлыйсың килми?

- Килми дип әйтүем дөрес тә түгелдер. Җырчы булу өчен акча кирәк. Танылган җырчы булам дип, акча бетерүне кирәк әйбер дип уйламыйм. Чыгыш ясыйсың да, эшләгән акчаңны, әйтик, радиога илтеп бирәсең, ә үзеңә калмый. Нигә кирәк ул?!

- Нинди эш, максат ул? Тулырак сөйләче.

- Билгеле бер оешма ачарга планлаштырам. Биредә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен күнегүләр үзәге булачак. Безнең максатыбыз балаларның үз-үзләрен карарга өйрәтүдә. Билгеле, баласы авырса, әти-әни гел янәшә булырга тырыша, һәм бала моңа ияләшә. Тормыш булгач, төрле хәл булырга мөмкин. Әти-әнисе яисә башка ярдәм булмаганда, балалар югалып калмаска тиеш. Әлеге оешмада барлык мөмкинлекләр дә булачак, Алла теләсә.

- Бу оешманы кем ача?

- Бу оешманың кирәклеген аңлатып, теләгемне мин хәйрия фондына белдердем. Әгәр дә ярдәм итәргә теләгән иганәчеләр булса, без рәхмәтле генә булачакбыз.

- Җәмгыять эшлеклесе буласың килә әллә?

- Әйе, кешегә ярдәм итәсем килә. Миңа шул чаклы күп әниләр яза. Аларның да балалары авырый. Ләкин аларны беркем дә ишетми, аларга ярдәм итәргә теләүчеләр юк. Аларның “ярдәм тавышы” буласым килә. Бәлки, шушы үзәк аша, безнең җитәкчелегебезнең ишекләрен шакып, ярдәм итәргә мөмкинлекләре булганнар янына кереп булыр.

- Әлеге әниләр сиңа нәрсә дип яза?

- Мәсәлән, ничек сез балагыздан оялмыйсыз, ничек үзеңне кулга алырга, диләр. Әлеге сорауларга мин җавап бирә алам, чөнки шушы сынаулар аша үзем үттем. Оештырырга теләгән үзәктә дә алар белән очрашып, аларга психологик яктан ярдәм итәргә теләр идем.

- Әлеге сорауларны мин сиңа бирим әле. Язмыш сынавына тап булгач, ничек үзеңне кулга алырга?

- Башта мин дә бик көчсез булдым. Дөресен әйткәндә, мин үз-үземә булыштым. Елап утырып, нәрсәдер көтеп кенә булмый. Бу тормышта кемнәндер нәрсәдер көтеп, күпләр ялгыша. Үз-үзеңә генә ышанырга кирәк.

- Баладан ояла идеңме?

- Оялу хисем юк иде. Үз-үзеңне кызганырга кирәкми. Бала авыру тугач, курыктым, билгеле. Бүген исә мин Мәрьям белән горур! Ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк икәнен аңладым.

- Бала тугач, янында әни генә түгел, әтисе дә булырга тиеш. Бүген син кияүдә түгел дип беләм.

- Беләсеңме, Мәрьямнең әтисе турында бер начар сүз дә әйтә алмыйм. Аны безне ташлауда да гаепли алмыйм. Без бары тик төрле кешеләр генә. Минемчә, ул җитди гаилә тормышына әзер түгел иде. Ирем белән аерылышуда бәлки минем дә гаебем бардыр, чөнки минем бар күргәнем Мәрьям генә иде. Мин элекке иремне хәзер бернәрсәдә дә гаепләмим. Киресенчә, мин аңа рәхмәтле.

Миләүшә Сафинаның Инстаграм @milya__safina аккаунтыннан

- Сез ирең белән күпме бергә яшәдегез?

- Өч ел бергә яшәдек. Аерылышуыбыз икебезнең дә теләге иде. Алга таба тормыш алып барырдай кеше түгел икәнен аңладым. Ләкин ассызыклап әйтәм: ул безне үзенчә яраткандыр. Бары тик аның тормышка карата карашы минекеләре белән тәңгәл килми иде.

- Нәрсәгә аңа рәхмәт әйтәсең?

- Ул минем бик яхшы укытучым булды. Мәсәлән, әйтик, караны кара итеп күрергә өйрәтте. Очынып, ир кешенең һәр әйткән сүзенә ышанмаска кирәк икәнен аңладым. Чибәрлеккә, матур сүзләргә ышану – ахмаклык.

- Сез бүген аралашасызмы?

- Яза ул, ләкин аның белән аралашырга ашкынмыйм. Мәрьям белән аралашуларына мин каршы түгел.

- Яраттыңмы, Миләүшә?

- Ярату булмагандыр ул. Бары тик ул минем өчен беренче ир-ат иде. Мин аңа ышандым. Балалыктан чыкмыйча, аңа гашыйк булган идем дип әйтә алам. Мин эмоциональ яктан аңа бәйле идем.

“Хатын-кыз көчле булырга тиеш”

- Син артык көчле кебек. Әлеге сыйфатың яңа мөнәсәбәтләр башлауга комаучаламыймы?

- Бәлки комаучалыйдыр да. Әлегә миңа көчсез булырга мөмкинлек биргән ир-атны очратмаганмындыр, күрәсең.

- Бүген синең белән танышкан егетләр авыру кызыңнан куркалармы?

- Куркучылар бар, әлбәттә. Ә мин Мәрьямне беркемнән дә яшермим.

- Мәрьям сөйләшми. Аның белән ничек аңлашасыз?

- Ул, сөйләшми, әйе, ләкин ул акыллы кыз. Ул бераз хәйләкәр дә. Таза-сау бала булса, шул чаклы сәләтле бала булыр иде. Кызганыч, тәнендәге чире генә аны тоткарлый.

- Алга таба китеш бармы? Табиблар нәрсә ди?

- Әгәр дә шөгыльләнсәк, дәвалансак, алга таба китеш булырга тиеш. Ләкин, билгеле булганча, дәваланыр өчен акча кирәк.

- Мәрьямгә сигез яшь. Күтәреп йөрү авырдыр...

- Авыр, ләкин кая барасың?! Тырышабыз. Өстәвенә, хәзер әни белән икәү генә калдык.

- Әтиең үлде...

- Әйе, көтмәгәндә генә әти китеп барды. Эштән кайтты да, йокларга яткач, үлде. Авырый иде инде. Ике тапкыр инсульт кичерде. Аңа борчылырга ярамый иде, ә ул барыбер кайгыра иде. Әтинең китүен Мәрьям аңламады. Сакланган фотоларны, видеоларны карап, көлә. “Бабай кайда?” – дип сорасаң, дәшми.

Миләүшә Сафинаның Инстаграм @milya__safina аккаунтыннан

- Хатын-кыз көчле булырга тиешме?

- Әйе, без көчле булырга тиеш. Ни генә булса да, бары тик үзеңә генә ышанырга ярый. Ир-ат бүген бар, ә иртәгә булмаска мөмкин. Бары тик шул чаклы акыллы булырга кирәк, ирең синең аннан да көчлерәк икәнеңне тоймаска тиеш.

- Вак-төяк өчен борчылырга кирәкме?

- Юк! Бүген булса, иртәгә үтә ул. Ә бер елдан, шул булган әйбергә борылып карап, көләчәксең генә. Шул вак-төякләрне күрмәсәң, тормыш та матуррак күренә. Аллаһы Тәгалә барыбызны да сыный. Мине ул яшь чагым да сынарга кирәк дип тапкан. Һәм мин ул сынауны үттем, шуңа күрә хәзер яшәве җиңелрәк.

- Бүген яныңда терәк була алырдай кеше бармы?

- Алинә, әйдә бу темага бик сөйләшмик. Барысы да яхшы, мең шөкер! Ходай үзе сакласын, Амин.

Миләүшә турында “таштан чыккан” дип әйтәсем килә. Күпне күргән... Шулай да көч табып, алга таба атлый. Миләүшә: “Хатын-кыз көчле булырга тиеш”, - дисә дә, никадәр үзен көчле булып күрсәтергә теләсә дә, аның да көчсез буласы килә. Миләүшәнең күзләрендә ут, ә йөрәгендә мәхәббәт. Яшәүгә карата мәхәббәт һәм сөю дә бар! Алла теләсә, ир хатыны булгач, безгә хәбәр итәчәген әйтте. Әлеге искиткеч хәбәрне көтәбез.

Хөрмәтле укучыларыбыз, әгәр дә мөмкинлегегез булса, Мәрьямгә ярдәм итүегезне сорыйбыз. Реквизитлар түбәндә.

Сбербанк: 4276 8620 3274 5681 (Сафина Миләүшә Рөстәмовна)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100