Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Хәбибуллина мәрхүм әтисен искә ала: «Эх, язмыш дигәннәре…»

Җырчы бер ел мәңгелеккә күчкән әтисен сагынуы турында язган.

news_top_970_100
Алсу Хәбибуллина мәрхүм әтисен искә ала: «Эх, язмыш дигәннәре…»
Владимир Васильев

Татарстанның атказанган артисты Алсу Хәбибуллина әтисенең туган көнендә якын кешесен юксынган. Җырчының әтисенең вакытсыз арабыздан китүенә елдан артык вакыт үтте.

«Бүген сиңа, әти, 66 яшь тулган булыр иде. Эх, бу язмыш дигәннәре. Тыныч йокла, рухларың шат, урыннарың җәннәттә булсын», — дип язган ул. Артист инстаграмга үзе башкаруындагы «Әтием» җырын да куйган.

Инстаграм дуслары да Рафаэль абыйны бик ачык йөзле, тырыш, ярдәмчел кеше буларак искә алган.

«Искиткеч кеше иде. Иртә китте шул… Синең бу бүләгеңә, җырыңа сөенгәне! Горурлануы! Урыны җәннәттә булсын әтиеңнең! Сезнең уңыш — шатлыкларыгызны белеп ятадыр анда да»;

«Классташым, дустым, урыннарың җәннәт түрләрендә булсын. Бик ачык күңелле, ярдәмчел идең», — дигәннәр комментарийларда.

Җырчы Гөлнара Тимерҗанова: «Алсуым, син шундый талант иясе! Тавышларың гөрләп чыга күкрәгеңнән! Үзең ихлас, үзең күркәм. Әтиең дә шундый булып яшәвеңне теләгәндер», — дип язып калдырган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100