Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан һәм Ильмира турында: «Концерт белән килеп, хурлыкка калганнар иде инде»

Интернет кулланучылар Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдиновны гаилә мөнәсәбәтләрен бөтен халыкка ачып салуда гаепли.

news_top_970_100
Руслан һәм Ильмира турында: «Концерт белән килеп, хурлыкка калганнар иде инде»
"Татар-информ" архивы

Ильмира Нәгыймова һәм Руслан Кираметдинов аерылышу гаугасы белән үзләренә шактый пиар  ясап өлгерде. Бу көннәрдә әлеге җырчыларны элек белмәгән кешеләр аларның инстаграм дусларына өстәлде, сторисларын күзәтеп бара башлады. Җырчыларның бөтен дөньяга шаулап аерылышулары турында үз фикерләрен калдыручылар да бик күп. Ильмираның «Интертат»ка биргән әңгәмәсеннән соң, инстаграм сәхифәсендә 320 комментарий язганнар. Руслан белән Ильмираның шәхси битләрендә комментарий калдыручылар да бар. Бер төркем халык җырчыларны үзләренә кара пиар ясауда гаепләсә, икенчеләре Ильмираны җиңел холыклы булуда тәнкыйтьли. Өченчеләре исә «хатынының кадерен белмәүче» Русланга ябырылган. 

«Минем өчен Ильмира дигән җырчы үлде»

«Ильмира, аерылышучылар бик күп бит. Шулар кебек кенә аерылып булмый идеме? Нишләп инстаграмга яздыгыз, алай ярамый иде. Калган көнен үзе карасын иде, эчепме, җырлапмы. Миңа икегез дә ошыйсыз, сез аны таптап, үч алдыгыз, бөтен дөньяга фаш иттегез. Гаеп берьяклы гына булмый, атта да, тәртәдә дә була. Руслан сезнең бу адымыгыздан соң ничек сәхнәгә менсен. Аның әти-әнисен кимсеттегез»;

«Нигә Русланны гына гаеплисез? Гаиләдә бер кеше генә гаепле була алмый. Русланны яраткан тамашачылары арасында юкка чыгардың. Аны тәрбияләп үстергән әти-әниләре нәрсә хис итәдер»; 

«Җитәр инде Русланны б...кларга. Тыныч кына аерылышып булмый идемени соң? Син әйбәт, ирең генә начар булган. Икешәр бала табып ятмаска иде, начар булгач»;

«Ничә еллар бергә торган, бер түшәктә йоклаган, шуннан балалар тапкан ирне бар дөньяга фаш итү түбәнлек, көчсезлек билгесе. Балаларыңның әтисен хурлап утыр инде… Миңа Руслан кызганыч. Ә Ильмира бер дә түзеп яшәгәнгә охшамаган, гел үзен карауда, күперткән, ясаткан. Ә бәлки көнләшергә сәбәбе дә булгандыр. Русланның җырлавы искиткеч, бик кызганыч аның түбән тәгәрәве»;

«Аерылгач, рәхәтләнеп чит илләрдә йөрерсең инде»;

«Узган ел концерт белән авылга килделәр. Ильмира шунда әллә ничә күлмәк алыштырып җырларга чыкты, ә Руслан һаман шул бер кара күлмәк белән. Ничә еллар аны шулай киендерде. Әле концерттан соң да: „Нигә ирен матур киендерми икән?“ — дип сөйләштек. Руслан матур җырлый, моңлы тавыш»;

«Башта Сөмбел дигән кыз әтисен бөтен илгә хурлады, хәзер синең чират җиттеме? Интернека чыгарып, шоу ясадың. Русланның да үз дөреслеге бар дип беләм»;

«Юкка көнләшмидер. икенче ирләр белән йөрмәсәң, ирең кыйнамас иде. гел матур киенеп йөрисең, үзең курчак кебек»;

«Иркенләп себерелә алмаганга Руслан гаеплеме? Ирең шалтыраткач, син телефонны алмыйсың»;

«Син, кызый, тик торганда концертлар да өзгәләдең түгелме? Белдерүдә икегезнең концерт дип язылган, ә син килмисең. Руслан икегез өчен җырлый. Сарман якларында булды бу хәл.Бер генә дә түгел. Руслан бәреп үтермәгәнгә рәхмәтеңне әйт әле»;

«Уйлап карасаң, монда Ильмирада да гаеп бар дигән нәтиҗә ясадым. Ирең шалтыраткач, салмыш булса да, алып сөйләш. Күңеле булыр иде. Бала-чага уены уйнап, яшәп булмый. Ирләр күбесе бала урынына бит алар, игътибар, тәрбия булса, үзеңә дә хәерле мөнәсәбәт булыр иде. авызыңда кан булса да, төкермә дип өйрәттеләр безне. Таркату тиз, җайга салу бик авыр бит. Ир хакы бик зур Аллаһы Тәгалә каршында»;

«Хөрмәтем бетте бу артисткага. Яшьләр хәзер ир белән яшәргә яратмый, әмма бөтен кешегә чыгып акырмый»;

«Ильмираны болай да бик ошатмый идем, хәзер бөтенләй күралмый башладым. Ул бит ирен генә түгел, ә балаларының атасын мыскыл итә. Аерылу бар эш, ә болай кылану бер калыпка да сыймый. Матур гаилә тоткасы хатын-кыз, ә Ильмира балаларын да уйламый торган бер эгоистка. Минем өчен Ильмира исемле җырчы үлде»;

«Бу ханым үзенең нинди зур хата ясаганын аңлыймы икән? Гаилә хәлен кем шулай тарата? 7 ел элек безнең авылга килеп, кеше көлдереп, хурлыкка калып кайтып киткәннәр иде. Ильмира үпкәләп, юк кына сүз өчен сәхнәдән кереп китте. Капризланып, чыкмыйча кыланды. Ә Руслан җанын бирергә әзер булып ялына, тегесе тәкәббер. Шул вакытта ук залдан бер абзый Русланга: «Кач, энем, бу хатыннан, барыбер тора алмассыз»», — дигән иде, дөрес әйткән икән. Бер дә ир көйләп тора торган хатынга ошамаган».

«Руслан, синең урының төзелештә»

Русланны гаепләп, Ильмираны яклап язучылар да бик күп.

«Өеңдә бокс белән шөгыльләнер өчен груша таптыңмыни?»

«Хатыныңа тиясе түгел. Ул бик чибәр һәм гаиләсе өчен барысын да эшли. Ә син аның хыянәт итүдә гаеплисең. Үкенәчәксең әле»;

«Руслан, тормышыңда әллә ниләр булган икән. Берүк югалма, бик авыр булса, миңа яз. Син чамалап, хатын-кызларны кайда да яклыйлар»;

«Шундый хатын белән тора алмагач, өйләнмәскә генә иде. Әле шундый күңелгә үтә торган җырлар башкара бит, икейөзле кеше икәнсең»;

«Сиңа дәваланырга кирәк. Бөтен гаеп эчү белән мавыгуыңда»;

«Руслан, оят түгелме? Һәрвакыт сезгә сокланып карый идем. Сез хәзер минем өчен буш урын. Кире төзелешеңә кайт, ишәк урынына эшлә синең урының шунда»;

«Мин шок халәтендә. Шундый ир-атны мондый гамәлләр кылыр дип кем уйлаган?»

«Син ничек хатыныңа кул күтәрә аласың. Мескен Ильмира»;

«Сиңа хатының кул күтәрә дисәләр, тавыклар көләр. акылыңа кил, эчмә, аракы гаепле барысына да. Тәүбәгә кил, намазга бас, тормышың уңай якка үзгәрәчәк. Ун хатынга өйләнсәң дә, эчеп, кыйнасаң, шушы ук хәлләр кабатланачак. Синең болай йөрүең әти-әниеңнең дә исәнлеген бетерә бит»

«Хатынына кул күтәргән ир — ир түгел, бел шуны. Нинди матур гөлләр кебек балаларыгыз үсә. Син рәхәткә чыдый алмыйсыңмы әллә? Кеше коронавирус белән азапланып үлә, ә син кыйнап үтермәкче буласыңмы? Син үз акылыңдамы? Ильмира якын да килмәсен сиңа башка. Кабахәт җан икәнсең. Хатыныңның рәнҗүләре төшәр сиңа. Хәшәрәт».

Әлеге комментарийлар арасында татар эстрадасының бүгенге халәтенә сыйфатнамә биргән инстачы да бар. 

«Татар эстрасының киләчәге юк. Әле реклама белән шөгыльләнәләр, әле челтәрле маркетинг белән сату итәләр, әле инстаграм аша талашалар, әле гаилә мөнәсәбәтләрен читкә чыгарып салалар. Бу кешеләр халыкка мәдәни азык бирергә, уйланырга мәҗбүр итәргә тиешле кешеләр бит. Әгәр өлкән гвардия җырчылар — Салават, Айдар, Габделфәтләр китсә, эстрада бетәчәк», — дип фаразлаган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100