Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева Булат Бәйрәмовны биләүгә биләп, имезлек каптырган

Ләйсән Гыймаева - Фифуньяның зур шатлыгы бар - ул малай тапкан.

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаева Булат Бәйрәмовны биләүгә биләп, имезлек каптырган
https://www.instagram.com/leisan_gimaeva_official/

Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов күңелле вайннар төшереп, инстадусларының күңелен күтәрә. Бу юлы Ләйсән Гыймаева инстаграмга Фифунья гаиләсе маҗараларын урнаштырган. Фифуньяның бик зур шатлыгы бар — ул малай алып кайткан.

«Кадерлем, малаеңны каршы ал», — ди Фифунья иренә. Чыннан да малаймы икәнлегенә ышанмыйчарак торган иренә «әни» кеше баланың чыпчыгын ачып күрсәтмәкче була. Ирен: «Тач сиңа охшаган», — дип тә сөендерә.

«Гел мин булган бу», — дип шатлыгыннан үрле-кырлы сикерә, баланы нишләтергә белми ире. Күз тияр дип, кырык көн булганчы баланы беркемгә дә күрсәтмәскә куша.

«Малайларга күз тими аларга, әйдә инде күрсәтик», — ди Фифунья. Ирен ризалаткач, баланы инстачыларга күрсәтәләр. Ә анда Булат Бәйрәмов имезлек суырып, биләүдә ята.

«Көлдереп үтерәсез», «Бигрәкләр дә Булатка охшаган бит бәбиең», «Татар юрап китерер ди, болай булгач малай артыннан барасыз да барасыз инде», — дип комментарийлар калдырган инстачылар.

«Чыпчыгын ачып күрсәтә күрмә берүк, Ләйсән», — дип тә шаяртканнар.

Ләйсән Гыймаева "Интертат"ка Фифунья образының бик җиңел бирелүе турында сөйләгән иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100