Ләйсән Гыймаева: «Булатның ишекне ябып чыгып киткән вакытлары да булды» | intertat.tatar

Ләйсән Гыймаева: «Булатның ишекне ябып чыгып киткән вакытлары да булды»

Татар эстрадасының бик нәзәкатьле җырчысы Ләйсән Гыймаева белән шоу-бизнес, гаилә мөнәсәбәтләре һәм балалар турында сөйләштек.

«Безнең кеше белән тавышланып йөргән юк»

Ләйсән, бу җәйдә куанычларыгыз күп булдымы? 

Быелгы җәй безнең өчен бик уңышлы булды. Сабантуйлар үткәрелгәнгә бер сөенсәк, балаларның исән-имин уку елын тәмамлап, каникулларга чыгуына икенче сөендек. Булат белән бергәләшеп туйларда, төрле бәйрәмнәрдә чыгышлар ясадык. Без үз йортыбыз белән яшибез. Һава торышы әйбәт булгач, бакчадан бик мул уңыш җыеп алдык. 

Кыш көне үк Төркиягә юллама алып куйган идек. Бәхетебезгә, кисәк кенә чикләрне ачып куйдылар да, ике көндә чемоданнарны җыеп, ял итәргә барып кайтырга да җитештек.  

Иҗатка килгәндә, бик матур яңа клип төшердек. Сентябрь аенда аның премьерасын көтәбез.

Яңа концерт сезонында тамашачыны нәрсә белән гаҗәпләндерергә җыенасыз? 

Бу безнең өчен бераз гына авыр сорау. Узган ел без инстаграм белән эшләп, яңа образлар керткәч, аларны да сәхнәгә алып чыгу нияте белән сценарий яздык. Бик эчтәлекле концерт программасы әзерләп, дулкынланып, сезон башлануын көткән идек. Пандемия башланганчы, берничә концерт кына бирергә өлгердек тә, башка концертларыбыз булмады. Быел да эстрада өлкәсендә катлаулы вазгыять күзәтелә. Тамаша заллары ябылмасмы дип куркып торабыз. Ләкин октябрь аена Казан концертының көне билгеләнгән инде. Ничек тә Казанда куясы, Казан тамашачыбызга күрсәтәсе иде шул тамашаны. Бу юморы да, җыры да булган, Булат өчен дә, минем өчен дә бик кадерле, үзенчәлекле программа.

Җырчы буларак сезгә нинди проблемалар белән очрашырга туры килә? Бүгенге шоу-бизнес өлкәсенең нинди мәсьәләләре борчый? Бәлки сезне дә кая да булса кертмиләрдер?

Каядыр кертмиләр дигән нәрсә юк инде безнең. Без бит артык кассалы җырчылар түгел. Аннан соң безнең беркайчан да бер кеше белән дә тавышланып йөргән юк, Бәлки бу, бер карасаң, начардыр да. Хәзер бит инде хайп дигән сүз бар. Замана тенденцияләренә буенча, хайп булса, кеше сине күбрәк тыңлый, күбрәк синең концертларыңа йөри дигән сүз.

Ә проблемалар шул акча мәсьәләсенә килеп төртелә. Җырның сүзләрен сатып алудан башлап, аны радио-телевидениегә ротациягә бирү, клип төшерү дисеңме, барысы да чыгымнар сорый. Тырышабыз инде. Эшләп торабыз, чыгарып торабыз. Җырларны бөтен радио-телевидениегә дә биреп бетереп булмый, әлбәттә. Халык күңеленә ошардайларын сайлап, кайберләренә биргәлибез. Киләчәктә максат — җырларыбызның бөтен җирдә яңгыравы. Әле аңа кадәр үсәргә кирәк.

Пандемия концертлар оештыруга аяк чалды. Концертларга халык җыю да зур мәсьәләгә әверелеп бара. Билетлар саттырып концерт куясы килми, халыкның тамашаларыбызга үзе теләп килүен теләр идем. Мин үземнең артык кассалы җырчы булмавымны яхшы беләм. Үз вакытында үземне күбрәк иҗатка багышлаган булсам, бәлки алай да булмас иде. Балаларга, гаиләгә күбрәк игътибар биргәнмендер. Ялгышлар булгандыр. «Барс-Медиа» белән дә эшләп алдык бит. Концертларыбызны оештыруда аларга күбрәк салынганбыздыр. 

Үз вакытында күтәрелергә мөмкинлегем бар иде, тырышлык җитмәде дип саныйсызмы?

Әйе, минем өчен беренче чиратта гаилә, балалар булды. Ләкин мине бүген эстрадада тоткан урыным канәгатьләндерә. Хәзер мин элеккегә караганда, барыбер популяррак.  

Сез сәхнәгә менгән чорда татар эстрадасы нинди иде? Ә хәзер нинди? Чагыштырыйк әле. 

Мин «Яшьлегем чишмәләре» җыры белән 2003 елда сәхнәгә күтәрелдем. 

Безнең вакытта продюсерлык үзәкләре юк иде. Ул өлкәдә беренче булып «Барс-Медиа» эшләп китте. Алар үзләре җырчыларны сайлап алып, популярлаштыралар иде. Безнең чорда җырчыларның да саны артык күп түгел иде.

Хәзер замана үзгәрде, татар шоу-бизнесына рус эстрадасының тәэсире дә зур. Аннан без сәхнәгә чыккан вакытта күбрәк авыл балалары күтәрелә иде. Хәзер шәһәрдә үскән яшьләр дә татар эстрадасына омтыла башлады. Күп нәрсә җырчының кесә калынлыгыннан да тора. Акчаң күбрәк булса, тизрәк үсәсең. Ә без чыкканда продюсерлык үзәге безнең бөтен чыгымнарны үзе күтәрде. Без сәхнәгә сыер-сарык сатып чыкмадык. 

Булат белән өйләнешкәч, ул миңа «Яшьлегем чишмәләре» җырын алып кайтты. Мин укып бетереп, фольклор ансамблендә эшләп йөри идем. Ләкин бу өлкәнең үземнеке түгел икәнлеген аңлап, сольныйга китәсем бик килә иде. Без Булат белән шушы җырны Фәрит Таишевка алып барып тыңлаттык. Аннан соң алар ул җырга аранжировка ясатып, аны радио, телевидениегә биреп, раскруткасы белән шөгыльләнделәр.

Безнең эстрада бүгенге көндә кайсы якка карап камилләшә барырга тиеш? 

Безнең эстрадада җырчылар күп, алар арасында талантлы яшьләр бар. Матур тавышлы, җырларына Татарстанда гына түгел, Мәскәү дәрәҗәсендә сыйфатлы аранжировкалар ясата торган җырчылар бар. Хәзер күбрәк шуларны күрергә, аларга басым ясарга кирәк. Шул очракта татар эстрадасының сыйфаты да үзгәреп китәр иде. 

Вакыт барыбер күрсәтә бит ул. Биш ел элек чыккан яшьләрнең күбесе коелып төшеп калды инде. Балалар арасында төрле фестиваль-бәйгеләр үтә. Иң талантлыларын шунда сайлап алырга кирәктер бәлки. 

Продюсерлык үзәкләренә дә сыйфат ягын кайгыртырга кирәктер. Бүген мәҗлестә җырлап торган җырчылар да үзләрен зур җырчыга санап, сәхнәгә үтеп чыга. Менә шуларны, гомумән, татар эстрадасын контрольдә тота торган оешма кирәк булуы турында күп сөйләделәр, без — артистлардан сораштылар. Элек шундый худсоветлар булган бит. Андый оешма комачау итмәс иде, ләкин анда хәзер сакаллы бабайлар утырырга тиеш түгел. Заманча карашлы, үз эшенең осталары, режиссерлар, бәлки. Ул кешеләрнең ниндидер махсус белеме дә булырга тиештер. Заманчалыкны, шул ук вакытта халыкчан җырларны, җырчыларны сайлап сәхнәгә чыгара белергә тиеш алар. 

Үзегезнең кумирыгыз бармы? 

Безнең буын Зәйнәб апа, Хәния апа, Салават абыйларны тыңлап үскән буын. Рус эстрадасыннан Валерия иҗатын яратам. 

Ул ничектер сезгә охшаган да кебек. 

Күп кеше әйтә миңа ул турыда. Тышкы кыяфәтең белән дә, стилең белән дә охшагансың диләр. Ләкин мин аны кабатларга тырышмыйм. Үз алдыма андый максат куйганым юк. Әле аны кабатласаң да, Валериягә җитү өчен үз өстеңдә бик күп эшләргә кирәк булачак.

«Депрессиягә бирелгән вакытлар да булды»

Ләйсән, сез гомер буе Булатка ышыкланып, аның канаты астында яшисез кебек. Гаиләдә дә, башта аның сезнең продюсер булуын исәпкә алсак, иҗат өлкәсендә дә. Янәшәгездә Булат булмаса, сәхнәдәге бүгенге уңышларыгызга ирешкән булыр идегезме? 

Бик шәхси сорау. Ирешкән булыр идемме, юкмы, анысын әйтә алмыйм. Ләкин һәр нәрсәнең үз вакыты була. Мин сәхнәгә күтәрелгәндә Булат белән очрашырга, кушылырга тиеш булганбыздыр инде. 

Дөрес, мин аның канаты астында булырга тырышам. Характерым андый булмаса да, еллар узган саен бераз аның холкына яраклашырга да туры килә. Булатның туйларда яшьләргә яратып әйтә торган бер сүзе бар. «Хатын кыз ЗА мужем булырга тиеш», — ди ул һәрвакыт.  

Без — татар хатын-кызлары башка милләт хатын-кызларына караганда сабыррак, тыйнаграк булырга, ирләрне хөрмәт итеп яшәргә тиеш. 

Минем юмор хисе көчле булган кешегә кияүгә чыгасым килде. Нәкъ шулай булды да. Үзем теләгән ирне сайладым дип әйтә алам. 

Өйләнешкән елларда әйткәләшүләр дә, үпкәләшүләр дә булгалады. «Татар радиосы”ның ачылган вакыты, Булатның да көне-төне радиода эшләгән, үзенә исем ясаган чагы. Миңа вакытын җиткерә алмый иде ул. Беренче балабыз тугач та миңа бик авырга туры килде. Казанда туганнарыбыз юк, әниләр еракта. Бераз депрессиягә бирелгән чаклар да булды.

 Ә хәзер елдан-ел мөнәсәбәтләребез яхшыра бара. Гел аның канаты астында шулай кадерле булып яшәргә язсын иде дип телим. 

Булатка үзегезгә авыр булуы турында әйтә идегезме соң?

Әйткән чаклар гына түгел, кычкырышкан вакытлар да булды. Ләкин мин беркайчан да елап, әти-әниләр янына кайтып китмәдем. Аңлашылмаучанлыклар икебез арасыннан читкә чыкмый иде.

Бу гомер буе шулай үзен эшкә багышлармы икән дип уйлый идегезме?

Уйлый идем. Гел шулай өйгә кайтып кермәсме икән дип борчыла идем. Ләкин кияүгә чыкканыма үкенгәнемне хәтерләмим. 

Чыгып китеп куркытмагансыз әле.

Чыгып китәр урыным юк иде. Балам кечкенә, кая китә ала идем мин? Әти-әни янына кайтып утыру эш түгел иде. 

Авыр вакытларны ничек җиңдегез соң? Депрессиядән ничек чыктыгыз?

Вакыт булышты. Бала үсте, үзем дә кеше арасына чыга башладым. Шуны әйтәсем килә, әни кешегә дә бераз гына баладан ял кирәк. Көненә бер сәгать кенә булса да. Ә минем балага 3 яшь тулганчы бернинди ярдәмчем дә булмады. 

Булат «эшем күп» дип аклана идеме? 

Акланган чагы да, «миңа эшләргә кирәк» дип, ишекне шапылтадып ябып чыгып киткән вакытлары да булды. 

Сез усал кебек. Чынлап та шулаймы, безгә генә шулай күренәме? 

Мин йомшак түгел, дөрес күрәсез. Гаиләдә мин усалрак, таләпчәнрәк. Булат ул юкка гына Бәйрәмов түгел. Ул булган җирдә һәрвакыт бәйрәм. Балаларга кисәтүләр ясарга, ачуланырга мөмкин ул, ләкин көн саен түгел. Ә мин кимчелекләрен күрсәтеп, эш тә кушып торам. Ул яктан мин таләпчәнрәк. Гаиләдә берең шулай таләпчән, икенчең йомшаграк булырга тиештер инде ул. 

«Бала тапкач, егерме килога тазардым»

Ләйсән, көндәлек тормышта сез нинди? Гел шулай матур киенгән, ялт итеп торган ханыммы? Булатның иске футболкасын элеп йөргән чакларыгыз да буламы? Кеше күрмәгәндә кия торган уңып беткән эчке күлмәкләр дә була бит әле ул. 

Юк-юк, ертык, уңган киемнәрне кимим. Кызларны да, кыйммәтле булмаса да чиста, пөхтә киенегез дип өйрәтәм. Өй өчен дә матур, уңайлы әйберләр була бит. 

Ләкин тиеш дип кенә әйтеп булмый, төрле чаклар була анысы. Өйдә бизәнмичә, киенеп-ясанмыйча йөргән вакытлар да була. Тик чәч тарамыйча, бизәнмичә халык арасына чыкмыйм анысы. Чөнки минем барасы җирләр һәрвакыт алдан планлаштырыла. 

Сез өч бала әнисе, үзегез кызлар кебек чибәр. Үз-үзегезне формада тотар өчен күп көч куярга туры киләме? 

Һәрвакыт дип әйтеп булмый. Тазарып киткән вакытларым да булды. Ул бит елап, бөтен кешегә сөйләп йөри торган әйбер түгел. Хәзер генә инстаграм булгач, җырчылар аз гына проблемалары булса да халыкка ачып сала. Мин, ничектер, андый моментларны күрсәтергә оялам. Авыл баласы барыбер басынкырак була, тәрбиядән киләдер инде ул. 

Бүгенге көндә буй-сыныгыз бик зифа бит. Спортзалга йөрисездер.

Мин өч баламны тапканнан соң да, егермешәр килограммга тазардым. Дөресен әйтәм, идеалдан бик ерак идем. Беренче баламның аллергиясе булганга, педиатр мине бик җитди диетага утыртып куйды. Таңсылуга алты ай вакытта ук үз формама кире кайттым. Икенчесеннән соң фанатик рәвештә спортзалга йөреп алдым. Көнаралаш шөгыльләнә идем. Зәйнәптән соң менә авырлыкны тиз генә ташлап булмады. Әкренрәк ябыктым. Челтәрле компаниядә эшләгән вакытым иде. Шундагы кызлар белән бергә марафонда утырырга туры килде. Марафоннар белән дә шул вакытта кызыксына башладым. 

Хәзер бөтен теләгән нәрсәгезне дә ашыйсызмы? 

Юлда йөргәндә барысын да ашыйм. Аеруча төнге юлда каһвә дә эчелә, организмга ял булмагач, ризыклар белән энергия тупларга туры килә. Ә өйдә булган вакытта үземне чикләргә тырышам. Авырлыкны нормада тотарга даими шөгыльләнүләр дә булыша. 

Ләйсән, сез инстаграмда ябыгу марафонын башлап җибәргәч, Гүзәл Уразова да марафон игълан итте. Андый вакытларда җырчылар бер-берсе белән алдан сөйләшеп, килешеп эшләмимени ул? Уртак подписчикларыгыз да күптер бит.

Бу марафонның мин үзем уйлап тапкан әйбер булмавын яхшы аңлыйм. Миңа кадәр аны төрле коктейльләр эчертеп, челтәрле бизнестагы кешеләр дә алып баралар иде. Тик утырырга яратмыйм. Миңа гел яңалык, яңа хәрәкәт кирәк. Декретта утырганда мин үземә тагын бер яңа шөгыль эзләдем. Туктале, гади, көндәлек кулланыла торган ризыклар белән генә марафон уздырып карыйм дип уйладым. Андый марафоннар русларда күп, танылган блогерлар вакыт-вакыт оештыра. Ә безнең татарда мондый форматта юк иде әле. Команда туплап, без аны май аенда ачып җибәрдек. Бу эштә Булат та бик нык ярдәм итте, тренерлар белән сөйләштек, татарча белә торган диетолог эзләп таптык. Атнага өч тапкыр күнегүләр ясап, атна дәвамында порошоклар, БАДларсыз гына, дөрес тукланып катнаша торган марафон иде ул.

Ә Гүзәлгә килгәндә, аның да шундый ук форматта булган марафонны башлавына без шаккаттык. Моны ишетү безгә хәтта сәер булды. «Нигә алай эшләделәр икән, сезнең идеяны алу була түгелме?» — дип башка сәхнәдәшләребез дә шалтыраттылар. 

Гүзәлнең үз марафонында башыннан алып ахырынача безнең идеяне кабатлавын аңлап бетермәдек. Шул ук марафонда нәрсәне дә булса үзгәртеп, үзеңнең ниндидер яңалыгыңны кертергә була. Бик үк матур күренеш булмады ул. Шәхсән безгә шулай тоелды.  

Күңелгә тидеме? 

Тигәндер инде… Шулай да, безне кабатладылар дип елап утырмыйбыз. Марафоныбызны тагын да яхшыртабыз. Яңа фишкалар кертергә тырышабыз, өйрәнәбез, даими эзләнәбез. 

«Хатын-кызның эчендә һәрвакыт берничә хатын-кыз яши»

Пандемия чорында сезнең актерлык сәләтегез ачылды. Фифунья, Җиләк Кычытканова, Дивания Критиковналарның сезнең характер белән нинди уртак яклары бар? 

Болар барысы да Булат уйлап чыгарган образлар. Әле тагын бер яңа образ уйлап йөри. Тиздән аны да халык игътибарына тәкъдим итәчәкбез. 

Уртаклыкка килгәндә, хатын-кызның эчендә болай да берничә хатын-кыз яши бит аның. Ул ире янында бер төрле, кеше янында икенче төрле булырга мөмкин. Фифунья ул авылдан чыккан, шәһәрләшәсе килгән, ирен президент итеп күрергә, бай тормышта яшәргә теләгән хатын-кыз. Бәлки минем дә күңелемдә кайчандыр Фифунья яшәгәндер. Чөнки ул образ миңа бик җиңел бирелә. Дивания Критиковна менә авыр образ. Аны чыгарыр өчен миңа үземне әйләндереп салырга туры килде. 

Кычытканова исә, авыл апаларын искә төшереп, шуларның характерын үзендә туплаган, җыелма образ. 

Дивания Критиковнаның видеоларын карагач, җырчылар үпкәләмиме үзегезгә? 

Ул диван тәнкыйтьчеләре һәр җырчыныкы бар бит ул. Эшләгән эшләрен тикшереп, аларга кызыгып, алардан көнләшеп, кеше тормышына кысылып ятучылар.

Нигә видеоларда безнең хейтерларны күрсәтәсез дип бер ачуланучы да булмады. Ә менә безне дә күрсәтегез әле, безнең комментаторлар турында да сөйләгез әле дип шалтыратучылар, язучылар бар. 

Шунысын да өстәп әйтергә кирәк, бу вакыт таләп итә торган, авыр хезмәт. Җырчыларның постына керәбез, шуннан иң кызык комментарийларны эзлибез, язып алабыз һәм сценарийга кертәбез. Әле ул комментарийлар белән видеоны пост актуаль вакытта чыгарып өлгерергә дә кирәк. 

«Без гайбәтләрне бөтен кеше сөйләшеп бетергәч кенә ишетәбез»

Хатын-кыз эшендә нинди генә уңышларга ирешмәсен, аның тормышындагы иң зур казанышы — бала үстерү. Кызларны тәрбияләү авырмы? 

Минем өч кызның өчесе өч төрле. Һәммәсенә аерым бер төрле караш кирәк, һәрберсенең үзенең җае бар. Иртән каядыр ашыгып, йокыдан уятканда кычкырыбрак эндәшсәң дә ошамаска мөмкин аларга. Ләкин кызларны алай өф-өф итеп кенә тәрбияләмибез. Олылары өченче сеңелләрен карашалар. Бала бәләкәйрәк булганда иң беренче булышчыларым алар булды.

Ләкин шәһәр баласы шәһәр баласы инде ул. Без авылда мәктәптән кайту белән әни язган исемлек буенча өй эшләренә тотына торган идек. Бөтен эшне эшләп бетермичә, ял итәргә утырмый идек. Өйгә, мунчага су ташулар дисеңме, ишегалды тулы мал-туар… Беренче бала булгач, хезмәт миңа аеруча күп эләкте. Колхозның чөгендер басуларына чыгып китә идек әни белән. Колхоз рәисе кызы булсам да, әти безне машинасына да утыртмый иде. Гел җәяү йөрдек.

Хәзерге балаларның тормышы икенчерәк. Мәктәптә дә өй эшләрен өеп бирәләр, шуңа даими кул астына кертеп булмый. Ләкин каникул вакытларында ашарга пешерергә дә өйрәнәләр, бакчага да алып чыгам. Эшкә өйрәтеп үстерергә тырышам.

Яшүсмерләрнең бик авыр бер чоры була. Таңсылуның җанны ашаган вакытлары булдымы? Ул чорны ничегрәк уздырдыгыз? 

Инде уртанчысына да 12 яшь. Анысы да яшүсмерлек чорына кереп килә. Ә Таңсылуга һәр сүзне үлчәп кенә әйтә торган вакытлар булды. Мин үзем дә турысын әйтә торган кеше. Хәзер көлешеп сөйләшәбез ул «керпеле» чаклары турында. 

 Узган еллардагы әңгәмәләрегездә балалар белән өйдә гел татарча гына сөйләшәбез дип язасыз. Кызлар, чыннан да, татарча шулай чиста сөйләшәләрме?

Безнең өйдә балалар белән русча сөйләшеп утырганыбыз юк. Танышларның балалары русча сөйләшкәч, кайберләре үзләре дә кушылып русча сөйләшә башлый. Бу миңа бик сәер тоела. Кызлар кайвакыт икесе бергә булганда русчага күчеп китәләр, ләкин бер-берсенә татарча сөйләшик дип кисәтү ясыйлар. 

Таңсылу бәләкәйдән әбиләре янында үсте. Ул татарчаны уртанчысына караганда да әйбәтрәк белә. Уртанчысының татарчасы аксый, чөнки аны кечкенә вакытта русча сөйләшә торган няня белән еш калдырырга туры килде. 

Кечкенәсен без быел бакчага бирдек. Зәйнәп башта русча бер сүз дә аңламый иде. Бакчага йөри башлагач, русча бик яхшы сөйләшә башлады. Рус телен өйгә дә алып кайта. Ләкин 3 яшьлек балага татарча гына сөйләш дип аңлатуы әлегә авыррак. Нәрсәнедер русча әйтә икән, үзем татарчасын кабатлап әйттерәм. 

Таңсылу инглиз телендә җырлагач, аның турында кайберәүләр татарча җырлый белми дип тә яздылар.

Таңсылуның инглизчә җырлавына килгәндә, аның татарча җырлары да бар. Ләкин ул инглизчә җырлар тыңларга ярата. Кумирлары да инглиз җырчылары. Ул эстрада-джаз белгечлеге буенча музыка мәктәбен тәмамлады.  

Таңсылу минем бөтен җырларны да белә. «Татар җырлары бигрәк гади, әнием», — ди. Чыннан да, безнең җырлар киң диапазонлы җырлар түгел бит. Аңа хәзер халык җырларын өйрәнергә кушам. Әлегә ул яктан бер көрәш бара. Ул бит инде зур кеше, төртеп күрсәтеп эшләттереп булмый, үз фикере бар. 

Таңсылу - сәләтле кыз. Җырчы булам дип әйтәме? Аны эстрада тормышының авырлыгы, пычраклыгы турында кисәтәсезме? 

Ул башка профессияне карамый да. Бары тик җырчы булам ди. Пычраклыгы дигәндә, мин татар эстрадасын шулай пычрак өлкә дип әйтмәс идем. 

Эстрадада бер-берсен таптап үтүчеләр күп кебек. 

 Андый көндәшлек һәрбер өлкәдә, коллективта була бит ул. Ул хәзер интернет булганга яхшы күренә. Мәктәп коллективын алсак та, берәр офистагы мөнәсәбәтләрне карасак та, барысында да кеше өстеннән йөри торган кешеләр була. Карьера ясыйсың килсә, кемнеңдер өстеннән йөрергә туры килә инде ул. 

Без Таңсылуга эстраданың ул якларын сөйләмибез. Күрмәсен дә, белмәсен дә. 

Ул кешенең үзеннән дә тора. Без, мәсәлән, Булат белән гайбәтне дә бөтен кеше сөйләшеп бетергәч, иң ахырдан ишетәбез. Кавакыт гримеркада утырганда: «Беләсең бит инде, шулай-шулай бит инде», — дип берсе кычкыра. «Юк, ишетмәдем, белмәдем», — дим. «И, кыланып утырма инде», — дип ышанмаучылар, шулай дип бәреп әйтүчеләр дә була… 

Пычраклык ишетәсе килгән, аны казып чыгарасы килгән кеше үзе эзләп йөридер. Без бары тик үз эшебезне генә эшлибез. Тормышта мәшәкать шул хәтле күп. Җырлаудан тыш, әле инстаграм эше дә бар бит. Гайбәткә, начар сүзләр тикшерергә вакыт калмый. Таңсылуга да үз өстеңдә эшлә, җырлар яздыр, беркемгә дә карама дибез. Хәзер аранжировкалар ясау белән дә кызыксына башлады. Үзенең Казанда каласы килми. 11 сыйныфны бетергәч, кая юл тотар, анысын күз күрер. 

«Булатка „разборка“ ясаган вакытларым да булды»

Булат белән бергә яши башлавыгызга быел 18 ел тулды. Шушы гомер эчендә  Булатны үзегез өчен яңа яктан ачтыгызмы? 

Булат яши-яши һаман да ачыла әле ул минем өчен. Пандемия вакытында өйдә утырганда ул ачышлар тагын да күбрәк булгандыр. Ул вакытта Булатның гаиләсенең кадерен белүен, балалар, әти-әниләр белән бөтенләй башка төрле мөнәсәбәтләрен күрдем. 

Ирем болай да хатын-кызны бик хөрмәт итә торган кеше. Аның әнисенә карата бик җылы мөгамәләдә булуы мине һәрвакыт сокландырды һәм шуның белән үзенә тагын да якынайтты. 

Булат уртанчы һәм кече кызларыбызны тапканда минем белән янәшәдә булды. Ул вакытларда аның батырлыгы, иң авыр вакытымда кырыемда булырга теләк белдерүе араларыбызны тагын да якынайтып җибәрде. Бик күп ир-атлар андый әйберләргә катгый каршы килә бит.

Хатын-кыз бала тапканда ир-атларның нечкә күңеле өчен авыр күренешләр дә булырга мөмкин. Бу процессның барлык нечкәлекләрен күрү Булат белән мөнәсәбәтләребезгә тискәре йогынты ясар дип курыкмадыгызмы? 

Алай ачыктан-ачык партнер белән бергә бала табу булмады инде ул безнең. Булат бала тапкан моментларны күрмәде, чыгып торган вакытлары да булды. Ләкин аның кирәк минутта табибны чакыруы, су алып бирүләре, нәкъ менә тулгак вакытларымда янәшәмдә булуы бик нык ярдәм итте. Туу белән Булат балаларны кулына алды. Бу шулай ук бик хисле мизгелләр бит. 

Булат көнләшәме ул? 

Юк. Мин кайвакыт: «Булат син мине яратмыйсыңмы әллә? Бөтенләй көнләшмисең дә», — дип әйтеп куям. 

Ә сез?

Яшьрәк вакытта минем тарафтан көнләшү булгалады. Берсендә әйбәт кенә «разборка» ясадым мин аңа. Ул вакытта ватсаплар юк иде әле, гади смс языша торган вакытлар. Моның телефонына бер хатын-кыздан хат килеп төшмәсенме! Безнең икенче кызыбыз туган гына иде. Хатын-кызларның бәби тапкач болай да: «Мин матур түгел, мин таза», — дип комплексларга күмелеп утырган вакыты була. Ә монда шуның өстенә иреңә чит хатыннан смс килеп төшә. Ә бу мин аңламаган ситуация булган икән. Берничә ай үткәч, без бу турыда әйбәтләп утырып сөйләштек, аңлаштык. 

Ир-ат белән сөйләшергә кирәк икән ул, үз-үзеңә йомылып, эчтән үпкәләп, үзеңне ашап йөрергә түгел. Психология китапларында да язалар бит: «Хатын-кыз — Венера, ир-ат — Марс», — дип.  

Смсның эчтәлеге нинди иде соң? 

Эчтәлеге исемдә калмаган. Аның ахырында үбү смайллары бар иде. Менә шунысына шартлап ярылдым инде мин. Кызып киттем. Булат нидер аңлатып карады, ә мин ишетмәдем дә, тыңламадым да. 

Хәзер Булатка андый хатлар килмиме?

Юк-юк, көнләшкәнем дә юк, көнләшерлек сәбәп биргәне дә юк. Булса, бәлки хайп өчен булса да, әйткән дә булыр идем. 

Инстаграмдагы тоз ашавыгыз шаярту гына булдымы соң ул, Ләйсән? Әллә чыннан да «Интертат» укучыларына сөйләрлек яңалыкларыгыз бармы?

Безнең гаиләдә өч кыз бит инде. Халык һаман комментарийларда «малай кирәк сезгә» дип яза. Малай дип, ул бит бездән тормый. Менә өченчесен алып кайттык, анысы да кыз булды бит инде. Менә шуңа күрә бу теманы вайннарыбызга кертеп җибәрергә булдык. Тиздән бу теманың дәвамын да күрерсез.

Шушы өч баланы үстереп, аларга белем биреп, кеше итәргә, бәхетле булганнарын күрергә язсын. Дүртенчесе артыннан бармыйбыз инде, безнең план үтәлгән. 

Ә Булат малай сорый башласа?

Юк, киресенчә, мин бик тә теләгән идем өченчесенең малай булуын. Беренче УЗИга үзем генә бардым, Булат Мәскәүгә киткән вакыт иде. Кыз дигәч, УЗИдан чыктым да, машинага утырып, ун-унбиш минут үкереп-үкереп еладым. Ә Булатка шалтыратып әйткәч, ул сөенде генә. Соңныннан үзем дә аңладым инде дөрес уйламаганымны, елаганым өчен үкендем. Аллаһы Тәгалә сиңа бала биргән, сау-сәламәт булсын дип теләргә генә кирәк бит инде. Гормональ фонда булгандыр инде андый хисләр. Шул турыда уйласам, һаман да йөрәгем жу итеп китә. Берүк Ходай артык күрмәсен, сау-сәламәт булсын дип уйлыйм. 

Булатлар алар үзләре дә өч малай үскәннәр. Хәзер шул өч малайга 11 кыз безнең гаиләдә! Булат әнигә: «Әни, син шул хәтле кыз теләгәнсең», — дип әйтеп көлә инде. Әнинең бер малай оныгы гына бар, калганнары барысы да кызлар. 

Сез бик матур яшисез. Тормышыгызны бозарга теләүчеләр очрыймы? 

 Хәзер юк инде. Без бит хәзер яшьләр түгел. Аннары мөнәсәбәтләребезне ныгытырга, кеше сүзләренә игътибар итмәскә дингә якынаюыбыз да булышадыр дип саныйм. Соңгы елларда уразасын тотабыз, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп яшәргә тырышабыз. Диннең күңелдә булуы тормышка да бәрәкәт алып килә. 

Бүгенге тормышыгыздан канәгатьме? Акча җитәме? 

Акча беркайчан да җитми, Гөлназ. Күбрәк булган саен җитми. Без миллионнар эшләмәсәк тә, булганының кадерен белеп яшәргә тырышабыз. Акча арткан саен, кешенең нәфесе дә үсә. Менә шундый булмаска дип үземә шарт куям. Кемнедер Аллаһы Тәгалә акча, байлык белән, кемнедер кайгы-хәсрәт белән сыный. Шундыйларны бирмәсен Ходай. 

Мин бүгенге тормышымнан канәгать. Үземне әйләнә-тирәмдәге кайбер хатын-кызлар белән чагыштырып карыйм да, мин бит бик бәхетле хатын-кыз дип уйлап куям. Барысы да гел ал да гөл генә түгел, әлбәттә, тормыш булгач, төрле ситуацияләр була. Күңел төшенкелеге булган вакытта елап алам. Шулай бушанам. Аннары рәхәт булып китә. Яңа планнар корып, алга таба атлыйм. 

  • Ләйсән Гыймаева 14 апрельдә Азнакай районы Чалпы авылында дөньяга килгән. Балачагы Мөслим районы Олы Чакмак авылында узган. 9 сыйныфны тәмамлагач, Ләйсән Лениногорск музыка һәм педагогика училищесына укырга керә. Казанның педагогика университетында музыка факультетын тәмамлый. Бер ел Казан дәүләт фольклор ансамблендә эшләп алгач, үзенең сольный карьерасын башлап җибәрә. 2003 елда «Барс-Медиа» продюсерлык үзәге белән эшли башлый. Алар белән 12 ел хезмәттәшлек итә. Ләйсән Гыймаеваның аеруча популяр җырлары — «Яшьлегем чишмәләре», «Җаныкаем-җанашым», «Синең карашың», «Татар чәе».
  • Ире Булат Бәйрәмов — танылган алып баручы. Әлеге парның дуэт-җырлары да бик күп. Иҗади гаилә Казанда яши, өч кыз үстерәләр.