Зөлфәт Зиннуров "Татар радиосы"на кире кайткан!
                                    
                
                                            Шоумен, популяр алып баручы Зөлфәт Зиннуровның тавышы бүген "Татар радиосы"нда иртәнге тапшыруда яңгырады. Кайчандыр шул ук радиода ди-джей булып эшләгән Зөлфәт Зиннуров кире кайтканмы әллә? Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә үзе сөйләде.
                                     
             
                            
                
                - Зөлфәт абый, "Татар радиосы"нда бер эшләп алган идең, әллә киредән кайтырга булдыңмы? Бүген иртән синең тавышыңны ишеттем әле. Сине һәркөнне радиодан тыңлый алачакбызмы? 
   
 
 - Әлегә билгесез шул...
    
 
 - Ягъни сине баштан сынап карыйлар?
    
 
 - Шулайрак. Үзем дә белмим, әлегә бер атна эшләячәкмен, - диде "Татар-информ" хәбәрчесенә Зөлфәт Зиннуров.