Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бер гөнаһсыз җиде сабый ятабыз кан эчендә…»

Сания Гәрәбә теракт кораннарына багышлап бәет язган.

news_top_970_100
«Бер гөнаһсыз җиде сабый ятабыз кан эчендә…»
https://www.instagram.com/saniye_gerebe/

Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова 175 мәктәптәге атыш вакытында һәлак булган укучыларга багышлап бәет чыгарган.

ҖИДЕ САБЫЙ БӘЕТЕ

Ике мең дә егерме бер —

Хәсрәтле чагыгызда,

Туды майның яңа таңы,

Тик без юк яныгызда.

Шәһре Казан күкләренә

Кандай шәфәкъ сирпелде.

Унберенче көне майның

Кара кайгы китерде.

Рамазанда фәрештәләр

Күктән җиргә иңгәндер.

Безне Раббым алмас иде,

Фәрештәдәй күргәндер.

Бер гөнаһсыз җиде сабый

Ятабыз кан эчендә.

Әти-әни кан-яшь түгә

Якты майның кичендә.

Безне назлап уяттыгыз,

Торыр вакыт җитте, дип.

Шөкер итеп калгансыздыр,

Мәктәбенә китте, дип.

Без сөенеп чыгып киттек,

Укып белем алырга.

Язган аң-гыйлем юлында

Мәңге ятып калырга.

Әти-әни, елыйсыздыр,

«Газиз балам кайда?» дип.

Тәкъдирләргә язылгандыр

Китәр якты майда, дип.

Безнең җанны кыйды палач,

Сабыйлар дип тормады.

Ул вәхшине бар кешеләр

Елый-елый каргады.

Әти-әни, бу хәсрәттән

Яшәү гамегез качты.

Фәрештәдәй җиде сабый –

Җаны күкләргә ашты.

Палач утлы ядрә сибә,

Калтырамый куллары.

Бу дәһридән котылырга

Безгә насыйп булмады.

Шәфәкъ булып күккә иңде

Безнең алсу кан төсе.

Кан исенә манчылгандыр

Шау чәчәкле май киче.

Укытучы апабызга

Саксыз дәшә күрмәгез.

Җаны фида газиз улын

Дога укып җирләгез.

Яшьтәш газиз сабакташлар,

Зинһар, түзем булыгыз.

Безнең өчен, икеләтә,

Тырышып белем алыгыз.

Майның аяз күкләренә

Очты җиде фәрештә.

Догалардан калдырмагыз,

Куллар сузып гарешкә.

Әти-әни, язган сезгә

Ачы бала хәсрәте.

Моңа кадәр бу дөньяның

Булмаган бер михнәте.

Әти-әни, сезнең хәлне

Күктән күреп торырбыз.

Еламагыз, без һәрвакыт

Яныгызда булырбыз.

Раббым җирдә берәүгә дә

Мондый хәсрәт бирмәсен.

Әти-әни, башкаегыз

Бүтән хәсрәт күрмәсен.

Өзелер үзәкләрегез,

Безне искә алгач та.

Раббым тиеш җәза бирсен

Кансыз вәхши палачка.

Ике мең дә егерме бер

Тарихларга язылыр.

Бу кайгыны онытырга

Калган гомер аз булыр.

Әткәй-әнкәй, тәкъдир шулдыр,

Берүк, сабыр булыгыз.

Инде берни эшләр хәл юк –

Догаларда торыгыз.

Тарих ике мең егерме –

Егерме бер сәнәдә.

Җирдә күпме җан кыелды

Гөнаһсызга янәдән.

Сәдакалар биргән чакта

Соң Рамазан кичендә.

Догагызны багышлагыз

Без сабыйлар өчен дә.

Бездән башка килер быел

Изге Корбан гаете.

Исәннәргә гыйбрәт булсын

Җиде сабый бәете.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100