news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иркәнең әнисе: «Китәм инде…»

Җырчыга әнисе кунакка килгән.

news_top
Иркәнең әнисе: «Китәм инде…»

Җырчы Иркә янына авылдан әнисе кунакка килгән. Авыл кешесен шәһәрдә озак тотып булмый бит. «Китәм инде авылга», — ди ул. Иркә әнисе белән сөйләшүне видеога төшерә:

Әни, хәлләрең ничек? Китәм дисеңме инде авылга?

Китәм инде, кызым…

Синең белән бигрәк рәхәт бит, китмә инде.

Авылда да эш күп бит. Тавыклар бар. Помидорларны карарга кирәк. Әле күршеләрем яхшы, Аллаһның рәхмәте яусын.

Ураза да керә инде хәзер.

Ураза керә шул, бәбкәм.

Бер-ике сүз әйтәсеңме, мин бит видеога төшерә идем сине.

Ярар, сау-сәламәт булыйк, уразалар матур гына үтеп китсен инде.

Иркә әнисе турындагы җылы постларны инстаграмга бик еш урнаштыра.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар