Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Иркә язучы булыр дип фаразлыйлар

Җырчы Иркә язучы булыр дип фаразлыйлар

news_top_970_100
Җырчы Иркә язучы булыр дип фаразлыйлар
Җырчы Иркә әнисе турында җылы пост язган.

“Бер көнне әниемне зур сәүдә үзәгенә алып бардым. Икәү генэ рәхәтләнеп йөрдек. Юньгә генә савыт-саба кургәч сөенде. Авылда болар кыйбатрак дип, 30 пар чынаяк (югыйсә, җәй көне егермене алган иде), 40 данә стакан алды. Шундый сөенде, җаным. Нигә икән аңа шуның кадәр савыт-саба. 

Шуннан сумкаларны күтәреп чыгу юлына киттек, уң якта рестораннар тезелеп киткән. “һай рәхәт яши халык, эш көнендә, атна уртасында, иртәнге 11 сәгатьтә ресторан тулы кеше”, ди әнием. Мин әйтәм “әйдә, әни, менә монысына кереп, чәй эчеп чыгабыз”. “Әйдә, кызым, авыз кипте, кереп тамак ялгыйк", ди.

Ашау алдыннан менә шулай итеп чәй эчеп алды. Үзе күрмәгәндә төшереп алдым, шундый матур күренеш булды минем өчен. Рәхәтләнеп, чынаякка салып, өф итеп чәй эчте.

Бүген иртән уянып, шыпырт кына бүлмәгә кердем. Мине күрми, кызның иң кечкенәсе янына яткан да (тегесе йоклый иде әле) үз-үзенә сөйләнеп ята... “И, Ходаем, шул бала үсеп, укып, яраткан кешесен табып, эшкә урнашып, кияүгә чыгып, бала табып... шул баланы карарга, тәрбияләргә көчем, гомерем җитсен иде”, ди. “Менә көчле рухлы кеше минем Әнием”, - дип язган җырчы.

Инстачылар Иркәнең әнисенә саулык теләгән.

Җырчының әнисенә теләктәшлек белдерүчеләр табылган: “Балам, без яшәгәндә савыт-саба алырга акчасы да, әйбере дә булмады. Хәзер кирәксә дә, кирәкмәсә дә җыябыз. Бәхетле бул, Әниеңнең теләкләре кабул булсын!”; "Иркә, синең әниең генә түгел, мин дә җыям савыт-саба. Дөнья кирәгендә бөтенесе кирәк. Авыл кешесе шундый инде ул. Элек почтада, яздырып бирәм дигәч, бөтен азык-төлекне җыеп алып кайта идем”.

“Иркә шундый матур язасың, хикәя укыган кебек укыйм синең постларны. Киләчәктә язучы булып китәрсең әле. Безнең Аксубай мишәрләре бик талантлылар алар” дигән комментарий да калдырганнар.
 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бер көн әниемне зур сәудә узәгенә алып бардым.Икэу генэ рәхәтләнеп йордек,юнгә генә савыт саба кургәч сөенде,авылда болар кыйбатырак дип 30 пар чынаяк,(юныйсэ жэй коне 20 не алган гына иде Эле)40 шт стакан алды..Шууундый соенде жаным ... Нигэ икэн ана шунын кадэр савыт саба Шуннан сумкаларны кутэреп чыгу юлына киттек,ун якта рестораннар тозелеп киткэн,энием эйтэ хай рэхэт яши халык ди,эш конендэ,атна уртасында, иртэнге 11 дэ ресторан тулы кеше диМин эйтэм эйдэ эни менэ монысына кереп чэй эчеп чыгабыз дим,ээээйдээ кызым,авыз кипте кереп тамак ялгыйк ди.Ашау алдыннан менэ шулай итеп чэй эчеп алды,узе курмэгэндэ тошереп алдым,шууундый матур куренеш булды бу минем оченРээхэтлэнеп чашка астына салып,ээф итеп чэй эчте Буген иртэн уянып,шыпырт кына булмэгэ кердем,мине курми,кызнын ин кечкенэсе янына яткан да(тегесе йоклый иде Эле)Уз-узенэ сойлэнеп ята...Ииии ходаем шул Бала усеп,укып,яраткан кешесен табып,эшкэ урнашып,кияугэ чыгып,бала табып... шууул баланы карарга,тэрбиялэргэ кочем гомерем житсен иде ди....Менээээ мин эйтэээм кочле рухлы кеше минем ЭНИЕЕЕМ...Аллага шокер.АминБаребер колэсе бик килде,молооодец.

Публикация от Иркә (@irke_official)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100