news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаевның операциясе июль ахырына күчерелгән

Операцияне коронавирус белән бәйле вазгыять аркасында күчерергә туры килгән.

news_top
Фирдүс Тямаевның операциясе июль ахырына күчерелгән
Фирдүс Тямаевның Инстаграм акаунтыннан

Фирдүс Тямаев «Интертат»-ка Германиядә операция ясатачагы турында сөйләгән иде. Кайсы төшкә ясатасын әйтмәсә дә, ул аның тавыш органнары белән бәйле операция булмавын искәртте. 

Бүген Фирдүс Тямаев «Интертат»ка операциясенең 28 июльгә күчерелүен хәбәр итте. 

«Коронавирус белән бәйле вазгыять аркасында, июнь ахырында Германия Россияне «кызыл исемлек»кә кертте. Баштан ук илгә килеп, ике атна карантинда утыргач операция ясату варианты каралды. Соңгы көннәрдә аңа да рөхсәт бетеп, чикләр бөтенләй ябылды. Шуңа операцияне 28 июльгә күчерергә мәҗбүр булдык.

Ашыгыч операция түгел, ләкин сузарга да ярамый. Җәй көне ясатып каласым килгән иде. Ахыры хәерле булсын», — дип сөйләде Фирдүс Тямаев «Интертат»ка.

Сүз уңаеннан, 7 июльдән Германия Россияне «кызыл исемлек»тән төшерде. Моңа кадәр Германиягә илнең үз гражданнары һәм илдә яшәүгә рөхсәте булганнар гына керә алса, бүгеннән теләгән һәркемгә чикләр ачык. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар