news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлзада Шакирҗанова Тямаев төркеменнән китүе турында: «Ник киттең?» — дип сорамагыз»

Яңа елдан җырчы үзе генә иҗат итәргә уйлаган. 

news_top
Гөлзада Шакирҗанова Тямаев төркеменнән китүе турында: «Ник киттең?» — дип сорамагыз»
https://www.instagram.com/shakirzyanova_gulzada/

Фирдүс Тямаев концертларында җырлаучы Гөлзада Шакирҗанова Тямаев төркеменнән киткән. Гөлзада бу хакта үзенең инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә. Ул үзенә бик күп хатлар килүе турында яза һәм иҗатын күзәтеп баручыларга рәхмәт әйтә. 

«Мин бу елдан Фирдүс Тямаев бандасында эшләмим… «Ник киттең?» - дигән сораулар язмагыз, зинһар. Негатив эзләмәгез! Борчылмагыз! Барысы да яхшы! Бу адым минем ижатыма нокта кую түгел.

Яраткан командам, Фирдүс абый, бик зур рәхмәт барысы өчен дә. Ул мизгелләр мәңгелеккә минем йөрәгемдә калачак. Мәхәббәтем һәм хөрмәтем чиксез», — дигән ул.

Инстачылар яшь җырчыга уңышлар теләп, Гөлзаданың сольный концертын карарга теләк белдергәннәр. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар