Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Венера Шәмиева: «Телевизордан куркыныч күренеш караган балада шикәр авыруы таптылар»

Җырчы балаларның телевизор яки гаджетлар артында үткәргән вакытларына әти-әниләр (бигрәк тә әни) җаваплы булу турында яза.

news_top_970_100
Венера Шәмиева: «Телевизордан куркыныч күренеш караган балада шикәр авыруы таптылар»
https://www.instagram.com/venera_shamieva/

Җырчы Венера Шәмиева инстаграмдагы сәхифәсендә куркыныч мультфильмнар карауның нәрсәгә китереп җиткерергә мөмкин булуы турында сөйли һәм мультиклар карау буенча үз балаларына куелган кагыйдәләр белән уртаклаша.

«Безнең авылда моннан күп еллар элек мондый хәл булды: телевизордан куркыныч күренеш күргән 2 яшьлек бала кинәт авырый башлады. Бу балага бик озак диагноз куя алмадылар, озак кына тикшеренүләрдән соң, балада шикәр авыруы (сахарный диабет) икәнлеге ачыкланды. 2 яшьлек балада! Табибларның канны шикәргә тикшерергә башына да килми, чөнки бала бик нәни була.⁣⁣⠀

⁣⁣Бу бала инде үсеп җитеп бүгенге көндә үзе дә әни булды, Аллаһга шөкер.

⁣⁣Бүген телевизорда каналны күчергәндә бер мультфильмдагы куркыныч җанварны күреп алдым, 2 генә секунд күреп алсам да, әле дә хәтердә. Шуңа күрә сезнең белән бүлешергә булдым. ⁣⁣⠀

Без үзебез телевизордан хайваннар дөньясы, чит ил кешеләренең тормышы турындагы каналларны гына карыйбыз. Малайлар мин рөхсәт иткән мультфильмнарны гына карыйлар (бу әтиләренең әмере). ⁣⁣⠀

⁣⁣"Нинди җүнсез мультфильм карыйсың син? Бу кадәр телевизор карыйлармы? Көнозын телевизор карыйсыз!» ⁣⁣⠀

Мондый сораулар сезнең өйдә яңгырый икән — бу пост сезнең өчен! ⁣⁣⠀

Шуны аңларга кирәк: балаларның вакытына без хуҗа һәм моның өчен балалар түгел, ә әти-әниләр (бигрәк тә әни) җаваплы. Һәм балалар контрольсез теләгән нәрсәләрен карыйлар икән — димәк, өйдә тиешле кагыйдәләр куелмаган, шуңа күрә гаебен балалардан түгел, үзебездән эзләргә кирәк. ⁣⁣⠀

⁣⁣Миннән бик еш әңгәмәләрдә: «Балаларыгызга гаджетлар бирәсезме? Ни кадәр?» — дип сорыйлар. ⁣⁣⠀

⁣⁣Безнең өйдә, мәсәлән, Җәлил, телевизорны көненә 30 минут карый ала, IPad та шимбә һәм якшәмбе яртышар сәгать уйный ала һәм без ял көнендә атнасына бер мәртәбә 1,5-2 сәгатьлек фильм карыйбыз. ⁣⁣⠀

Д⁣⁣әүләткә рөхсәт күбрәк, әмма ул Җәлил өйдә булмаганда, я йоклаганда гына фильм карый, уйный ала. ⁣⁣⠀

⁣⁣Безнең бу кагыйдәләрне 100% үти алмыйбыз әлегә, ләкин кагыйдәне бозган көннәребез, Аллаһга шөкер, бик аз. Кагыйдәне бозган көннәр — ул мин арыган көннәр, чөнки бар нәрсәне дә контрольдә тотар өчен әни «ресурслы» булырга тиеш. Андый вакытларда мин кулларына гаджет тоттырам, яки атна уртасында фильм куям да, үз бүлмәбезгә кереп ял итәм. ⁣⁣⠀

Алай эшләмәсәм, малайлар үз табигатьләренә күрә, башка вакыттагыча тавышлы уйныйлар, ә алай мин ял итә алмыйм. Ләкин безнең андый көннәребез бик-бик сирәк була хәзер», — дип яза ул. ⁣⁣

«Зур рәхмәт шундый пост өчен, Венера апа. Кызым әлегә кечкенә, ләкин телевизор, гаджетлар кызыктыра үзен. Чикләргә кирәк, димәк», — дип җавап калдырган җырчыга бер инстачы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100