420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
Ильяс Халиков эстрада артистлары матбугат конференциясенә җыелган вакытта хәзрәтләрне дә чакырырга тәкъдим итте.
— Алар да үз теләкләрен, хәләлнең һәм хәрәмнең нәрсә икәнен әйтсеннәр иде, — диде ул.
Дини җырлар башкаручы артист җырларның сүзләре камил һәм күркәм булырга тиеш дип саный.
— Кайвакыт ир-ат хатын-кызга табына башлый. «Синең өчен үләр идем», «Синнән башка яши алмас идем» кебек сүзләр ишетергә мөмкин. Бу Аллаһы Тәгаләгә тиңдәш китереп чыгару була. Җырларда: «Мин башка белән яшим, әмма һаман сине уйлыйм», - дигән фикерләр дә яңгырый. Хатының белән яшисең икән, башка кеше турында уйлама. Аны вәгъдәләшеп алгансың бит, — диде Ильяс Халиков.
Кайвакыт кешеләр, бигрәк тә яшьләр, җырның сүзләренә игътибар итмичә, бозыклыкка илтә торган сүзләр көйләп йөрергә мөмкин.
— Әгәр мин баламны намазга өйрәткән булсам, аның һәр укыганы өчен миңа да савап өстәлә. Әгәр берәрсенә бозык өйрәтсәм, ул бозык эшләгән саен миңа да гөнаһы бара. Ул гөнаһлар җыелып килә һәм кыямәт көнендә алар өчен җавап бирәсе була, — дип аңлатты Ильяс Халиков.