Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфирә Шәйдуллина Илсөя Бәдретдинованың мәрхүм апасы турында: «Фәрештә кебек иде»

Илсөя Бәдретдинованың бертуган апасы яман шеш авыруы белән көрәште.

news_top_970_100
Зөлфирә Шәйдуллина Илсөя Бәдретдинованың мәрхүм апасы турында: «Фәрештә кебек иде»
Салават Камалетдинов

Җырчы Зөлфирә Шәйдуллина Илсөя Бәдретдинованың мәрхүм апасы Лилиягә хушлашу сүзләре язган.

«Нур сибеп торган, якты күңелле кешеләр бик сирәк! Лилия апа, син нәкь шундый идең! Килеп керүгә үзеңнең елмаюың, матур итеп сөйләшүең белән барыбызны да таң калдыра идең! Син фәрештә кебек! Безнең күңелләрдә мәңгегә яраткан Лилия апабыз булып калырсың! Урының җәннәтнең иң түрендә булсын! Аерып: „Зөлфирәкәй, яратам да инде сине“, — дип әйтүең йөрәгемә май булып ята иде! Мин дә яратам, Лилия апа! Без барыбыз да сине яратабыз! Рәхмәт сиңа!» — дигән Зөлфирә.

«Әле кайчан гына нур чәчеп, Лениногорскидагы концертыгызда бүләк бирде бит. Ышанасы килми…Их, Лилия, яшисе дә, яшисе иде бит, балакай… Рамазан айларында изге кешеләр китә, диләр. Хак күрәсең», «Урыннары ожмах түрләрендә булсын иде. Шундый шат күңелле, елмаючан апа иде. Яман шештән кайчан дару табырлар», «Ничек инде шушы матур ханым мизгел эчендә юкка чыга ала?», «Безнең дә яраткан апабыз иде ул. Авыр туфрагы җиңел булсын инде. Илсөягә түземлек бирсен Ходай», — дип яза инстачылар.

Илсөя Бәдретдинованың Лилия апасы яман шеш авыруыннан вафат булды. Җырчы аның катнашында клип та төшергән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100