Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова яман шеш белән авыручы апасы катнашында клип төшергән

Җырчының «Нәрсә җитми сиңа, күңел?» дигән яңа җырының клибы чыкты.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова яман шеш белән авыручы апасы катнашында клип төшергән
Салават Камалетдинов

Җырчы Илсөя Бәдретдинованың «Нәрсә җитми сиңа, күңел?» дигән яңа җырының клибы чыкты. Анда җырчының яман шеш белән авырый торган бертуган апасы катнашкан.

Клип башында кешеләрнең бер-берсенә начар мөнәсәбәте күрсәтелә. Әбине таптата язган ир-ат машинасыннан чыгып кычкыра. Ике машина хуҗасы бәйләнешә. Әни кеше баласын ачулана, егет сөйгәнен…

Җырчы якын кешең менә шундый чир белән авырганда, калган көндәлек канәгатьсезлекнең юкка булуын, һәр мизгелнең кадерен белергә кирәклеген күрсәтергә тели.

Ә клип ахырында барысы да киресенчә була. Клип геройлары бер-берсенә яхшы мөнәсәбәттә булуы сурәтләнә.

«Еладым. Бик көчле эмоцияләр, апа-сеңел бәйләнеше, мәгънәле сүзләр, авыр. Ходай ярдәменнән ташламасын. Апаң бик ягымлы», — дип язган Гөлназ Сәфәрова.

«Елый-елый карадым. Чыннан да, бик тетрәндергеч, мәгънәле клип килеп чыккан. Рәхәтлеккә чыдаша алмыйбыз шул. Бер яшибез, матур яшик», — дип комментарий калдырган Башкортстан җырчылары Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар.

Җырчының башка хезмәттәшләре дә клипны тетрәнеп, елап караган.

Бер инстачы «бөртөрлелек» дип бәяләгән һәм клипка «өчле» куйган. Шул уңайдан инстачылар бәхәсләшеп тә алган.

БҮГЕН!!! КЛИП ПРЕМЬЕРАСЫ!!! 19.00 минем ЮТУБ каналда!!! Ссылка шапкада һәм сториста! "Нәрсә җитми сиңа, күңел?" @ildus_davlyanov көе һәм аранжировкасы @gilusa_shahban сүзләре Җиткерәсе килгән фикеремне аңларсыз дип өметләнәм. Яшермим...минем өчен бик авыр клип. Күңелемдәгене аңлап эш иткән командама, клипта катнашкан һәрбер кешегә чиксез рәхмәт! Сезнең фикерләрегезне көтеп калам! Минем өчен бу бик мөһим. Клип төшерүче - @alfavision_group Рольләрдә: Лилия Гильманова Ләлә Миңнуллина Гөлнара Сөләйманова Ралина Сөләйманова Илдус Давлянов Риназ Замалиев Минтимер Нугманов Ильяс Нургалиев Наилә Шагивалеева Илнур Коләхмәтов Айгөл Коләхмәтова Айназ Коләхмәтов Илназ Коләхмәтов Клип төшерүдә барлык уңайлыклар б.н ярдәм иткән Тәти Лаунж @teti.lounge.kazan рестораны җитәкчелегенә олуг рәхмәтебез. "Республика клиник онкология диспансерынын Медицина хезмэткэрлэренэ чиксез рэхмэтемне хэм хөрмэтемне җиткерэсем килэ" #нәрсәҗитмисиңакүңел#ильсиябадретдинова#илсоябэдретдинова#илсөябәдретдинова#илсиябадретдинова#яңаҗыр#янажыр#яңаклип#янаклип#яңаклип #татарэстрадасы#татарэстрадасыартистлары#концерт#татарстан#башкортостан#казан#казань

Публикация от Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100