Рөстәм Закиров: “Кызганыч, хәзер нормаль, без җырлый торган җырлар юк”

Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров белән бер автобуста бардык. Сәхнәдә җитди, уйчан булып күренсә дә, тормышта ул яхшы әңгәмәдәш һәм мәзәкләр сөйләп, кешенең кәефен күтәрә белүче кеше булып чыкты. Рөстәм Закиров “Татар-информ” хәбәрчесенә үзенә пародия ясауларына ничек караганын, татар эстрадасында чын баянчылар кемнәр икәнен һәм ни өчен аранжировка ясау буенча Марат Мухин популяр булганын сөйләде.

– Рөстәм абый, җырчы Азат Фазлыевны Сезгә пародия ясаганын күргән бар. Үзегезнең дә күргәнегез булдымы, ничек бәялисез? Моңа карашыгыз ничек?

– Тулысынча концертын күргән юк, бер өлешен генә. Пародияне Азат нормально күрсәтә, әмма мин җырны икенчерәк бирәм. Азат миңа пародия күрсәтеп, ничектер җырның көчен бетерә сыман. Шул ягы гына җанны кимсетә бераз. Молодец үзе! Болай уңышлы дип саныйм. Сценарийда кызык ясап эшләгәннәр бугай. Аларның иң дәртле чаклары әле.

Мин үзем дә пародияләр күрсәткәлим.

– Шулаймыни? Кемнәргә, мәсәлән?

– Роберт Миңнуллин, Рәшит Сабировка. Урам сәнгате дәрәҗәсендә генә, авыл сәхнәләрендә күрсәткән булды.

Пародия күрсәтү – җаваплы эш. Бер күрсәтсәң, җиренә җиткерергә кирәк.

– Татар эстрадасында биш-алты баянчы гына калды дигән фикерегезне ишеттем. Ул чыннан да шулаймы?

– Әйе. Уйный белә торганнары турында сүз бара.

– Мәсәлән, кемнәр инде ул?

– Айнур Моратов, Ринат Вәлиев, Наил Сәгъдиев. Рөстәм Рәхмәтуллин тырыша гына, һәр әйберне дә уйный алмый ул. Айдар Вәлиев өйрәнгәннәрне әйбәт уйный, ә концертмейстер буларак кемгәдер эшләп, хезмәт күрсәткәнен күргән юк. Үзенчәлеклерәк егет ул.

– “Уйный белә торганнары” дип ничек бәялисез, кайдан чыгып әйтәсез?

– Уйный белгән, әйтик, син ишетеп (слухка) һәр җырчыга риясыз уйный аласың. Баянчыларның түгел, җырчыларның да үзләренең җиренә җиткереп уйный алган көйләре була.

Мин әйткән исемлек арасында үзләренә сокланып уйнаганнары бар, җырчының уңышы күбрәк булсын дип уйнаганнары да була. Әйтик, Ринат Вәлиевнең уйнаганында чагыла. Ул бөтен җанын биреп, җырчының җыры уңышлы чыксынга бик күп тырышлык куя. Сыйфатны бик бәяли.

Әйтик, мәрхүм Рамил Хәләветдинов та бар иде, ул җырчы өчен уйный иде. Булат Шәрипов яхшы уйный. Рамил абый Курамшин - олы буын. Хәтерлим, шушы яшенә булуга карамастан, ул бер концерт алдыннан бертуктаусыз репетиция ясап утыра иде!

Бүгенге заман эстрадасы икенче таләпләр куя. Халык көйләреннән үзебез дә чигендек инде, аны пропагандаларга кирәк. Хәзер эстрадада күбрәк аранжировка киң таралган, баянга яздыручылар бик сирәк. Иске язмалар гына калды.

– Аранжировка дигәннән, хәтерләсәгез, җырчы Ришат Төхвәтуллин композитор һәм аранжировщик Марат Мухинга ике ел чират торам, ә Салават Миңнеханов бөтенләй җиде ел дип язганнар иде. Татар эстрадасында аранжировка ясау буенча Марат Мухин шулкадәр популярмыни?

– Әйе, бүгенге көндә аранжировка ясау буенча аның үзенең стиле бар. Ул билгеле бер җырчыларны тапкан һәм алар белән аңа эшләргә уңайлы. Чыннан да, минем дә, хатыным Люция дә мөрәҗәгать итеп караганыбыз булды, ул үзенчә заманчарак яза. Әйтик, бер ун җырчыны алган ул үзенә, шулар белән эшли. Аның аранжировка ясарга баш тартуы гаҗәп түгел, аларга бит ул эшлим дип вәгъдә бирми, ә вакыт юк ди. Шуңа күрә шул ун җырчыга ул эшли, һәрдаим акча түлиләр.

Җырчылар арасында да төрлесе бар, йә акча юк, йә башка сәбәп таба. Ул канәгать икән, нишләп әле башка җырчылар белән азаплансын?

– Аранжировщиклар арасыннан тагын кемнәр популяр?

– Соңгы бер-ике елда мөрәҗәгать иткәнем булмады, аранжировка ясатканым юк. Өч-дүрт ел эшләгән җырларны “солянка”ларда, концертларда җырлап, элекке “багаж” белән генә йөрим әле.

Кызганыч, “хәзер нормаль, без җырлый торган җырлар юк. Булмаган көйдән аранжировка аша тыңлый торган җырга җиткерергә кирәк. Кызганыч, аранжировкалар бик кыйбат. Мин үземне бик акчалы җырчы дип әйтмәс идем.

Рәсем ясагандагы кебек, аранжировщик сиңа аранжировка ясый да, менә монда баян, менә монда башка уен коралы өсти. Әле күп очракта имеш, җырчылар бернәрсә белми, болар гына музыка өлкәсендә күбрәк белгән кебек караш ташлый, син әйткән фикерләрне исәпкә дә алмаска мөмкин. Шуннан алар калыпка салган аранжировкага син җырларга тиеш.

Минем үземнең, хәлдән килгән вакытта, күңелемә ошый торган җыр булгач, шуны җиренә җиткереп, “пешереп” бирәсе килә. Шул җырны әрәм итмәс өчен, икешәр-өчәр аранжировка ясатам. Ул яктан Фирдүс Тямаев та шулай. Ошамый икән, ул аранжировканы яңадан эшләтә. Аның җырга таләбе зур.

Әйткәнемчә, көйсез җырны да аранжировщик яхшы итеп ясый ала. Ә кайвакыт көе булган җырны да бетереп ташлый ала.

– Аранжировка ясату якынча күпме күпмегә төшә икән?

– Аранжировкалар хәзер ун меңнән башлана. Кайберләре егерме, егерме биш мең сорый. Җырчы өчен бик кыйбат хәзер. Сатып алырга кирәк, мастеринг, сведение ясарга кирәк – барысы да чыгым.