Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин: "Ике ел Марат Мухинда чиратта тордым, әле һаман да чиратым җитмәде!"

Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин аранжировщик, композитор Марат Мухинга җырын инде ике ел элек үк биргәнен, үзенең чиратын һаман да җитмәгәнен Инстаграм битендә язган. Марат Мухин исә Ришат материалын күптән түгел генә бирүен әйтә. Кем дөресрәк булып чыккан? Бу хакта язмада укый аласыз.

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин: "Ике ел Марат Мухинда чиратта тордым, әле һаман да чиратым җитмәде!"
"Дуслар! Күп кеше сорый, нишләп яңа җырларны мин интернетка тыкмыйм дип. Җавап: Чөнки мин өлгәшмим! Аранжировщикка бирсәң җырны, оныт дигән сүз! Ике ел чиратта тордым Марат Мухинда, әле миңа чират җитмәде! Шуңа күрә барысын да үземә эшләргә туры килә! Аранжировка, запись, сведение, мастеринг, җырларга һәм шул вакытта концерт куярга, клип төшерергә, инстаграм алып барырга, вакытым җитми!

Бу елны сезгә ике альбом җырымны ишеттерәм һәм алар интернетта булачак!" - дип язган җырчы.

Ришат Төхвәтуллинга шунда ук Марат Мухин үзе: "Тормадың инде-е-е, күптән түгел генә миңа материал бирдең бит", - дип җавап биргән.

Җырчы Алинә Сафиуллина исә: "Ришатка ышанам", - дигән. 

Салават Миңнеханов, барысын да арттырып: "Мин Маратны Гиннеслар рекорды китабына кертергә тәкъдим итәм. Иң озын чират - Маратта. Мин инде җиденче ел чиратта торам. Ришат, син бераз алдарак әле. Мин синнән соң", - дигән ул

"Ә нәрсәгә гаҗәпләнергә? Минем физик яктан вакытым юк. Санап кара әле, күпме сез? Мин бит барыгызга да берьюлы эшләп бирә алмыйм. Ә менә "Мухинны хәзер көтеп кара" дип акырып йөрү җиңел инде ул. Кайвакыт үземнең ихласлыгым белән эшкә тотынам, үз вакытында эшләргә өлгерәм дип шикләнсәм дә, вакытка сыешырга тырышам. Менә шуннан инде нәтиҗә урынына көтеп торулар башлана. Күрәмсең, ихлас булмаска һәм "юк" дип кенә әйтергә кирәктер инде. Һәм барысына да рәхәт булачак.

Мин бөтен кеше белән килешеп эшләргә әзер. Фантазия һәм сәламәтлек кенә җитсен", - дип җавап биргән Марат Мухин.

"Кемгә, кемгә, Ришатка беренче эшләп бир инде син, Марат", "Марат, кешеләр сезгә өмет белән карый", "Иии, шаярткандыр инде ул Ришат өлгерә алмагач, Мухин иң текә, аңа чират зур дигән сүз бит инде бу", - дип язган халык.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Дуслар ! Куп кеше сорый , нишлэп яна жырларны мин интернетка тыкмыйм дип ! Жавап: -Чонки мин олгэшмим ! Аранжировщикка бирсэн жырны , оныт дигэн суз ! Ике ел очередьта тордым, @maratmuhin Марат Мухинда, эле мина чират житмэде ! Шуна курэ барысында уземэ эшлэргэ туры килэ! Аранжировка, запись, сведение, мастеринг , жырларга хэм шул вакытта концерт куярга, клип тошерергэ , инстаграм алып барырга, вакытым житми ! Бу елны сезгэ ике альбом жырымны ишеттерэм хэм алар интернетта булачак!#ришаттухватуллин

Публикация от Rishat Tukhvatullin (@rishat_thv)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100