Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Винарис Ильегет: «Бала алып кайтырга курыксак та, тырышып карарбыз»

Винарис Ильегет татар эстрадасында аерылып торучы җырчыларның берсе. 140 килограммлы әлеге шат күңелле кеше белән әңгәмәне сезгә тәкъдим итәбез. Винарис миңа үзе «абый» дип эндәшмәскә кушты. Аңа «син» дип эндәшеп аралашуга да каршы булмады.

news_top_970_100
Винарис Ильегет: «Бала алып кайтырга курыксак та, тырышып карарбыз»
Рамил Гали

«Әнием өч ел яман шеш белән көрәшә»

Винарис Ильегет — ул гел елмаеп торучы, һәрвакыт шаяртучы җырчы. Әмма барыбер синең дә күңелсез, депрессиягә бирелгән чакларың буладыр?

Әлбәттә, тормыш булгач, төрле хәлләр була, Алинәкәй. Минем дә күңелсез, авыр чакларым булгалый. Күпләр мине моңсу халәттә белми дә, чөнки мин, гадәттә, беркемгә дә үземнең андый чагымны күрсәтмим. Аңлатыбрак әйтсәм, күңелсез булганда, язмыш берәр кыенлык белән очраштырганда, үз эчемә кереп китәм, беркем белән дә аралашмыйм. Бәлки бу минем кимчелегемдер дә. Сиңа авыр булганда, киресенчә, якыннар белән аралашырга кирәк. Әмма мин алай эшли алмыйм. Андый чакларда мин кешеләрдән качам.

Авыр чакларда усал кешегә әйләнәсеңме?

Әйе, хәтта агрессиягә дә бирелә алам. Якын кешеләремә ялгыш сүз әйтмәс өчен, алар белән ачулы чакта аралашмыйм. Миңа берәрсе шалтыратса: «Бүген сөйләшәсем килми», — дим. Шулай да күпләр аралашырга теләмәвемне аңламый, һәм мин аларны үпкәләтәм. Күп очракта әниемә, апама берәр ярамаган сүз әйтә алам.

Нәрсә синең ачуыңны чыгара?

Ялган, үз сүзеңдә тормау! Кешеләр еш ялганлый, ә мин аларга сабый бала кебек ышанам. Мине алдаганнарын ачыкласам, психка әйләнәм. Тагын бер кимчелегем: хатаны үземнән эзли башлыйм. Гәрчә, күп очракта үзем гаепле булмасам да. Шулай ук әнинең сәламәтлеге өчен борчылам. Инде өч ел яман шеш белән көрәшәбез. Ул үлеп китсә…Аллам сакласын! Табиблар: «Ярты ел яшәячәк», — дигәннәр иде… Әле алга таба да яшәр!

Сиңа 42 яшь. Бәлки «сабый бала» кебек кешеләргә артык ышанырга кирәкмидер?

Кешеләргә ышанмыйча, ничек яшәп була соң?! Ышанган саен шул ук тырмаларга бассам да, барыбер ышанам. Йөзләгән тапкыр алданганым булгандыр инде. Кешеләрне үземә артык якын китерәм. Бүгенге заманда кешеләр бер-берсе белән файда өчен генә аралаша. Бәлки, 42 яшемә җитеп, ихлас булмаган кешеләрне чын кешеләрдән аерырга да тиешмендер, әмма юк — мин барыбер кешеләргә ышанам.

Үпкәче түгелдер син? Балачакта да ябык булмагансыңдыр, мәсәлән. Үпкәләтәләр идеме?

Юк, үпкәче түгелмен. Мәктәптә укыганда, миңа төрле сүз әйтүчеләргә кулларым белән «сдача» бирә идем. Балачакта кем сугышмаган икән?! Мине төрле сүзләр белән үпкәләтергә тырышалар, әмма мин аларга игътибар итмим, шуңа күрә тырышмасыннар да. Балачакта төрле сүзләр ишеткәнгә, хәзер андый кыек сүзләргә игътибар да итмим.

Сине алдаган, саткан кешене кичерү дөресме?

Мин һәрвакыт кешеләргә шанс, мөмкинлек бирәм. Үпкә хисем күп дигәндә ике көн саклана. Бер-ике көн усалланам да кичерәм.

Кешеләрне гафу итә белү — үзе бер сәләттер.

Әлбәттә, һәм кешене гафу итү кирәк тә. Ни өчен? Чөнки кемнедер гафу итеп, без сәламәтлегебезне кайгыртабыз. Шул ук рак авыруын гына алыйк. Онкология — ул үпкәләр, рәнҗешләр авыруы. Моны галимнәр, профессорлар инде күптән дәлилләде.

Синең әниең күп кешегә үпкәләгән микән?..

Әнием сеңелләрен үстергән. Гаиләдә ул иң өлкән бала булган. Әнием борчуларның барысын да үз эченә җыя, кешегә сөйләми. Үпкәләүләрсез дә булмагандыр инде. Алар бит башка заманда үскән. Безнең гаиләдә әнине фәрештә, диләр.

Әтиең турында да сөйләп алчы. Белүемчә, ул инде безнең арада юк.

Әтием биш еш элек үлде. Мин яшермим, ул яһүд иде. Әтием белән әнием Пермьдә танышкан. Әти Пермь якларына хезмәт итәргә килгән, ә әнием әлеге өлкәдә яшәгән. Үз мәхәббәте өчен мөселман динен кабул итүче кеше минем әти. Ул әни белән танышканда, татарча бер сүз дә белмәгән. Әмма соңыннан өйрәнгән.

Әниемнең әнисе - дәү әнием: «Мөселманга кияүгә чыгарга кирәк», — дип, аларның никахына хәер-фатихасын бирмәгән. Әни ягыннан туганнарыбыз муллалар, абыстайлар булган. Соңыннан: «Бер ел эчендә, ислам динен кабул итеп, татарча камил сөйләшергә өйрәнсә, аңа кияүгә чыгарсың», — дигән. Әтиемнең гаиләсе дә татар кызын кабул итмәгән. Ә ул вакытта әти ягыннан әби-бабайлар үлгән булганнар. Аның апасы һәм абыйсы гына калган. Әтием, гаиләсенең сөйгән ярына шундый мөнәсәбәттә булуын белгәч, алар белән араларны өзгән. Шулай итеп Маһирә һәм Ефим гаиләсе барлыкка килгән.

Мөселман динен кабул итсә дә, яһүд булудан туктамагандыр?

Яһүдләр, гадәттә, горур була. Әтием булдыра алганча барысын да өйгә алып кайта иде. Әмма әтием чын мөселман булып яшәде, һәм аны үзенең васыяте буенча Ислам дине йолалары буенча җирләдек.

Әтиеңнең үлүен сиңа кем хәбәр итте?

Бу хәбәргә әзер идем инде. Үлүенә дүрт көн кала, әтием инсульт кичерде. Ә бер ел элек сул аягын кискәннәр иде. Операция барышында, табиблар хата җибәргән — бер нервасын дөрес текмәгәннәр. Әтием көчле кеше иде, аягы үлә-бетеп авыртса да, ул аны күрсәтмәскә тырыша иде. Мәсәлән, гадәттә, протезларны бер елдан соң гына куялар, ә әтием үзенә протезны дүрт айдан соң куйдыртты. Ул күпне күргән кеше… Онкология авыруын да җиңеп чыкты ул. Авыруыннан соң тагын 25 ел яшәде.

Онкологиядән ничек котылды?

Операцияне югары квалификацияле белгеч ясады. Ул табиб та яһүд иде. Бөтен дөньяда иң беренчеләрдән булып әтиемнең тамак төбендә булган рак клеткаларының бер өлешен генә үтерделәр. Элегрәк тамак төбен тулаем кисәләр иде. Шулай итеп әтием егерме ел дәвамында ел саен берничә тапкыр Америкага чакыру ала иде. Һәм ул моның белән горурлана иде.

Әти, тормышны бик яратса да, авыртулары аны йөдәтеп бетергән иде инде. Инде бетәм, хатыныма авырлык китермим дип, ул агуланырга булган. Ә рак авыруын төрле агулар белән дәвалыйлар, бу билгеле. Әтием «Сулейма» дигән агу эчә иде. Хәзер бер көнне укудан кайттым да әтигә карасам, ул я зәңгәр, я яшел төскә керә… Нишләргә белмим. «Әти, ни булды?» — дим. Дәшми. Шулай да әти үлмәде: ул эчкән доза, киресенчә, аның барлык рак клеткаларын үтерде. Шулай итеп ул, сәламәтләнеп, үзе ашый һәм сөйләшә башлады. Берсендә хәтта үз куллары белән тотып шашлык та ашады. Америкадагы операция алдыннан аңа табиб: «Син әле шашлык ашаячаксың», — диде. Әти ашаганда табибның шушы сүзләрен гел исенә төшерә иде. Менә шулай итеп Аллаһ аны үзе коткарды. Әмма ул, чыннан да, үләргә уйлаган. Хәтта әнигә хат та язган булган.

Хатта ниләр язылган иде?

Миңа ул хатны әни укытмады. Бары тик соңыннан шушы хатта ниләр язылганын үзе сөйләде. Әтием соңгы юлга китәр алдыннан, бөтен дөреслекне ачып биргән. Хәтта кайдадыр улы булуын да язган. Гафу үтенгән… Әнинең беркайчан да бу теманы күтәргәне булмады. Ул әлеге дөреслекне үз эченә ут кебек йотты. Шушы хатны укыганда, әни нәрсә кичергән булгандыр, күз алдыңа китерәсеңме?

Абыеңны яисә энеңне табасың килмәдеме?

Нигә? Әти теләмәгән, әни дә теләми. Әти горур кеше иде, дидем бит. Хәтта үз сеңлесе һәм энесе белән, әниемә өйләнгәч, гомер буе аралашмады. Әмма мин шушы туганнарымны, «Жди меня» программасына язып, эзләп караган идем. Әтием, шушы программага язуымны белгәч, мине нык ачуланды. «Алар әниеңнән баш тартты, аны кабул итмәде. Рөхсәтемнән башка алар белән аралашырга тиеш түгелсең», — диде. Әти рөхсәт бирмәгәч, алар белән бүтән элемтәгә кермәдек.

Син дә улың белән аралашмыйсың ич. Әллә син дә горур яһүдме?

Мин татар! Ә улыма килгәндә, әйдә, бу темага сөйләшмик. Рәсми рәвештә балаларым юк.

Әлеге малайның әнисенә ничә яшьтә өйләндең?

Миңа 18 иде. Беренче хатыным Эльмира белән без хәзер дә аралашып торабыз. Ул - минем беренче мәхәббәтем. 2000 елда, миңа 22 булганда, без аерылыштык.

Бу ялгыш булдымы? Эльмира балага узды?

Бу сер булып калсын.

Яраттыңмы?

Без 14 яшьтән аның белән дус идек. Беренче мәхәббәт, беренче тәҗрибәм… Булганы булган инде. Ялгышлар булмый түгел. Хәтта сиксән яшьтә дә кеше гашыйк булып хаталанырга мөмкин.

Аның язмышын «ваттым» дип уйламыйсыңмы?

Юк, Эльмира бәхетле. Мин аның өчен шат. Аның башка кешесе бар.

«Аларның пычраклыгы мине «бесило»

Винарис, Казанга ничәнче елны килдең?

2001 ел иде ул. 2002 елның февралендә «Барс Медиа» компаниясенә эшкә кердем. Ул елларда бу компаниядә Фәрит Таишев директор иде. Без бергәләп концерт бүлеген ачтык.

Нигә шушы компаниядән киттек? Син анда әллә ни озак эшләмәдең бугай.

Компаниядән киткәндә, татар эстрадасы сәхнәсеннән дә югалдым. Җырламадым, дияргә була. Бары тик берара Хәмдүнә Тимергалиева белән гастрольләргә йөреп алдым.

Нигә, дим?

Пычраклык, шакшылык күп иде, Алинә. Артистлар ягыннан тагын да… Бәлки тәрбиям башкарактыр. Артистларның үзара мөнәсәбәте ошамый иде, мәсәлән. Продюсерлык, акча, секс… Менә. Шушы әйберләр бераз куркытты. Миңа кафе-рестораннар бизнесы белән шөгыльләнергә тәкьдим иттеләр. Бүген дә әлеге бизнес белән шөгыльләнәм. Ул елларны артистларның күбесе белән аралашасым, күрешәсем килми иде. Бүген дә кайберләре белән аралашмыйм. Аларның пычраклыгы мине «бесило». Хәзер дә татар эстрадасының халәтенә карап, күңелсезләнәм. Телевизорны кушасың да: «Монысы кем инде, тегесе кем инде?» — дип утырасың. Мин артист һәм аларның яртысын белмим. Кая кысылалардыр, күбесенең татар эстрадасында киләчәкләре юк бит. «Кто кого?!» уены бара хәзер. Һәр җырчы бер-берсен батырырга тырыша. Гадел итеп эшләргә кирәк!

«Татар эстрадасында киләчәкләре булмаганнар» нигә җырлый икән?

Мин үзем дә шуны аңламыйм. Үзмәшгуль булып кал, зур сәхнәгә кермә. Алар сәхнәгә миллионнар турында хыялланып килә. Телевидение белән радио эшчәнлегенә дә шаккатам. Аларга да акча эшләргә кирәк, аңлыйм. Әмма «худсовет» барыбер булырга тиеш. «Татарстан» радиосына егерме җыр алып килгән идем. Вафирә Гыйззәтуллина җырларымны тыңлагач, шушы егерме композициядән ике җырны гына кабул итте. Аның фикеренчә, калган җырлар радиога туры килми иде. «Менә шушы җырда менә мондый хата, тегесендә — тегенди» — дип аңлаталар иде. Ә хәзер… Радионы тыңлыйм: монда фальш, тегендә «лажа». Ничек шундый җырларны радиога кабул итеп була икән?!

Чама белән ун елдан соң син янә сәхнәгә кайттың.

Әнием җырлавымны теләде. «Барс Медиа» миңа үзе хезмәттәшлек тәкъдим итте. Продюсер Радик Артемьев: «Синең кебекләр хәзер юк», — диде. «Килеп китсәң ни була?» җыры белән танылып киттем. Әлеге җырның хит булуы белән килешәсеңме?

Колакка кысылып кала, әйе. Ул җырның хит булачагын белә идеңме?

Радик Иванович әлеге җырны тәкъдим иткәч, мин аңа: «Юк, аны җырламыйк, бу җырга егерме ел бит инде», — дидем. Мин үземне артык моңлы җырчы, димим. Җырлый беләм, әмма үз кимчелекләремне «плюс»ка әйләндерә алам. Миндә комплекслар юк! Шушы ук тазалыгымны да, мәсәлән, дөрес кулланам.

Винарис, ничә килограмм син?

Тәәәк… Хәзер үлчәүгә баскан да юк инде. 140 килограммдыр. Шулай да тазалыгым мине ямьсезләндерми дип уйлыйм.

Ябыгырга кирәк дип уйламыйсың?

Бу авырлыкны күтәреп йөрү авыр да була, ләкин мин үзем җиңел йөрим. Ябыга алмыйм, чөнки миндә шикәр диабеты, йөрәк авыруы. Миңа алай яртык селкенергә дә ярамый. Кайсыбер чыгышлардан соң хәлем кинәт начарая, чөнки, белгәнеңчә, мин сикереп биим. Бер 25-30 килограммны ташлар идем. Эндокринологларга да бардым, махсус диетларда да утырдым. Ябыгам, әмма кире җыям.

Шоколад…

Ооооу, ашарга яратам! Миндә көч бар, әмма ихтыяр көче генә юк.

Ябыксаң, усал кеше булырсың син. Хәзер дә менә ике конфет бәреп куйдың, шуңа күңелең шат.

Ябыккач, кешегә кызык булмый башлармын төсле. Соңыннан ашамаганда кеше усал да булырга мөмкин, әйе. Син миңа интервью башында моңсу вакытларым турында сорау биргән идең. Шуны әйтә алам: кәефем булмаганда, ашаудан туктыйм. Өч-дүрт көн ашамыйча йөри алам, бары тик су гына эчәм.

Секс белән шөгыльләнгәндә, арымыйсыңмы?

Юк, арымыйм. Миңа әле 42 генә яшь бит. Зарланучылар да юк.

«Барысы да йолдызлар, әйтер идем бер матур сүз»

«Йолдызлы хит-парад» проекты турында сөйләче.

Әлеге проект белән концертлар куябыз. Мин аның җитәкчесе. Җырчыларга дәшкәч, күпләр Винарисның акча эшлисе килә дип уйлый. Кайсыбызның акча эшлисе килми икән?! Гадел итеп, алдамыйча эшләргә кирәк. Миллион эшләгәнбез икән, аны үзара тигез бүләргә тиешбез. Әмма аренда, реклама, салымнар турында да онытырга кирәкми. Әлбәттә, шушы миллионның яртысы гына кала. Кайчак әле танылуның беренче баскычында гына басып торучылар әллә нинди бәяләр куя. Шаккатам! Барысы да йолдызлар, әйтер идем бер матур сүз.

Берсе-берсен сата, дисең. Миңа Винарис Уфада концерт куя алмаган, диделәр.

Беренчедән, мин егерме кешегә дә концерт куярга әзер, чөнки җырчы халык өчен эшләргә тиеш. Шушы егерме кешене шаккаттыр, ул тагын егерме кешене үзе артыннан алып киләчәк. Тырышып-тырмашып эшләгән җырчыларны хөрмәт итәм. Мәсәлән, Тямаев, Бәдретдинова, Уразова. Калганнар эстрадага килергә дә өлгермәде — акча эшләргә китте. Тямаевның 15-20 кешегә концерт куйган вакытлары бар иде. Алардан барысы да көнләшә. Көнләшергә кирәк тә, чөнки алар сез эшли алмаганны эшли.

Уфада ниләр булды соң?

Безнең команданы администраторыбыз алдады. Исемен әйтмим. Уфадагы концерт турында: «600-700 билет сатылды», — диде. Бу сүзләрне ул иртәгә концерт була торган көнне әйтте. Ярый, ышандым. Соңыннан автобуста ул миңа: «Шул бер 400 кеше булыр инде», — диде. «Ничек инде? Нишләвеңне уйлыйсыңмы?» — дидем. Ә инде Уфага барып җиткәч, концертка ике сәгать калганда, ул миңа: «Йөз билет сатылды», — диде. Бу бит Уфа, Арча түгел! Сүгенеп аттым, нык ачуландым. Бу кешегә нинди генә сүзләр әйтмәдем… Реклама, аренда өчен түләнгән иде инде. Бер мең кешелек залда 160 кешегә концерт куйдык.

Бу кеше гафу үтендеме соң?

«Мин нишли ала идем соң?» — дип елады. Миңа әйтергә курыккан икән. Кеше үзе булдыра алмаган эшкә алынмасын иде. «Юк, миннән чыкмый», — дисең дә бетте. Мин, мәсәлән, нәрсәнедер эшли алмыйм икән, кешегә вәгъдә итмәячәкмен. Менә мине «Татмедиа» бинасының директоры итеп куй. Бар эшне бозып бетерәчәкмен бит. Монда да шулай ук!

Нишләп булдыра алмаганын әйтмәде икән?

Белмим шул. Билетларның сатылмаганын күргәч үк миңа әйтсә, ничек тә булса хәл итәр идек әле. Концертны куймаска да була бит! Ә ул ышандырды. Шулай итеп, үз кесәмнән 400 мең акча чыгарып түләдем.

«Мин үземә күпне рөхсәт итә алам»

Ләйсән Мәхмүтова белән сез нинди мөнәсәбәттә?

Ләйсән минем тормышымда күп нәрсәне үзгәртте. Ул үзенә тартып тора, ул апам кебек. Минемчә, без бер-беребезгә туры киләбез.

Хатын-кыз буларак ул сиңа кызыкмы?

Аның ире, ике улы бар. Мин дә ялгыз түгел. Без дуслар кебек, бары шул. Ләйсән - менә дигән хатын-кыз! Әмма секска килгәндә, юк. Ул минем өчен апа кебек кадерле.

Үзеңнең парың турында сөйләче.

Ул минем кешем, миңа аның белән рәхәт. Моны аңларга миңа Ләйсән булышты. Нәкъ менә Ләйсән: «Гулять» итәргә җитте», — дип, хатын-кызларның кадерен белергә өйрәтте. Аның исеме Гөлфия, татар кызы. Элек мин чибәрлеккә карый идем, хәзер минем өчен йөз-кыяфәт мөһим түгел. Гөлфия - көчле хатын-кыз. Бәлки миңа шушы көчлелек җитмәгәндер дә.

Ул синнән көчлерәк түгелме? Акчаны күбрәк эшләмиме?

Нәрсәдәдер көчледер, әйе. Әмма ул мине тотачак. Хатын-кызлар ирләре артында таштан төзелгән дивар артында кебек булырга тиеш, диләр. Ә безнең очракта киресенчә. Без икебез дә дивар. Шулай ук ул: «Җомга синең көнең», — ди. Ягъни мин ир-ат буларак үз дусларым белән мунчага бара алам. Акчага килгәндә, без бу темага бик игътибар итмибез.

Балалар телисез?

Гөлфиягә 42 яшь, шуңа күрә анда курку хисе бар. Тырышып карарбыз, Алла боерса.

Бәлки балалар йорты?

Бу фикер дә бар. Башта үзебез тырышып караячакбыз. Гөлфия белән уртак киләчәгебезне күрәм. Аңа кадәр булганнарга әллә ни ышанмый идем. Ә монда ышаныч та, мәхәббәт тә бар.

42 ел дәвамында хатын-кызлар күп булгандыр?

Мөнәсәбәтләр алай күп булмады. Әмма миңа рәхәт иде…(көлә). Гомумән алганда, бернәрсә өчен дә үкенмим. Әгәр хатын-кыз белән араларны өзсәм, матур итеп саубуллаша идем, дуслар булып кала идек. Бүген дә «бывший»ларымның күбесе белән без дуслар. Хәзер бер тарих сөйлим. 39 яшьлегемне үткәргән идем. Шушы мәҗлескә «бывший»ларым килде. Бер дустым: «Кара, «бывший“лар эшелоны утыра», — дип көлгән иде. Алар туган көнемә ирләре белән килгәннәр иде әле, өстәвенә. Булган икән, булган инде. Язмыш бит бу. Алар да кыз түгел иделәр ич.

Казанда яшәргә уйлыйсыздыр. Кайда яшәячәксез?

Гөлфиянең өе дә, фатиры да бар. Шунда яшәрбездер, Алла теләсә. Хәзер дә ешрак без анда кунабыз.

Син альфонсмы?

Юк. 100 % юк! Минем дә акчам бар һәм мин үземә күпне рөхсәт итә алам.

Туегыз кайчан?

22 август дип планлаштырган идек. Әле менә карантин бит, карарбыз. Белмичә калмассың, тамашачым белән дә әлеге шатлыклы хәбәр белән бүлешәчәкмен.

Ярый, Винарис абый, беренчеләрдән булып миңа әйтерсең, яме? Хуш!

Абый, димә инде!



Галерея: Винарис Ильегет белән интервью

Винарис Ильегет 1978 елның 11 мартында Пермь шәһәрендә туган. Ул Казанга 2001 елда килә. Казан мәдәният институтын тәмамлый. Бүген Казан шәһәрендә яши. «Килеп китсәң - ни була?», «Кичер мине, әнкәй», «Чиялектә» кебек танылган җырлары бар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 март 2023
    Исемсез
    Гөлфиягә өйләнмт калган булганмени?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100