420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
Җырчы Салават Фәтхетдиновка Саба районында концерт вакытында кәҗә бүләк иткәннәр.
Ул бу турыда инстаграмда язды. «Минем фермада тагын бер фирменный кәҗә булды. Әйдәгез, исем эзлик», — ди ул.
Видеода сәхнәгә кәҗә бәтие күтәреп чыгулары күренә. «Матур җырларыгыз белән Саба районына килүегез белән котлыйбыз. Сезгә Сабадагы сөтле кәҗә генә җитми. Шуңа күрә чын күңелдән кабул итегез», — ди бүләкне тапшыручы.
«Бәләкәй димәгез, колхозда кризис булгач. Икенче килешкә ат әзерләп куярбыз», — дип шаярта сәхнәдәге алып баручы.
Салават кәҗәне кияүдә булганмы дип кызыксына, аңа «булачак, сиңа тапшырабыз бит», диләр.
Инстачылар кәҗәгә төрле исем тәкъдим итә. «Элвин Грей» диюче дә бар, «Акбикә», «Булат», Бүләк», «Шыңарбикә», «Бәкәюшка» һәм тагын әллә ниләр язалар.