Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов кәҗә сөтеннән сыр ясый

Татарстанның халык артисты хуҗалыгындагы кәҗәсеннән дүрт көн җыйган сөтне күрсәтте.

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов кәҗә сөтеннән сыр ясый
Солтан Исхаков

Ак кәләпүш кигән Салават Фәтхетдинов бер чиләк чамасы сөт күтәргән. Шушы кадрларны ул инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.

«Хөрмәтле җәмәгать, ферма мөдире эштән кайтты. Яңа кәҗәдән дүрт көн буена шул чаклы сөт. Хәзер кәҗә сөтеннән сыр ясыйбыз. Ясагач, рецептын җибәрербез», — ди ул.

«Хөрмәтле ферма мөдире, кәҗәгезне сакларга акыллы эт кирәк булса, саклаган өчен көненә мең тәңкә, бартер да була. Сездән сөт, бездән сак», — дип яза җырчы.

Дусты Җәвит Шакиров Салаватка комментарийлар яза. «Сыры бик матур күренә, төсләре дә сап-сары, көнләштердең - берәр кәҗә, алмыйча булмас тагы», — ди ул рифмалап.

Аннары тагын «Син детсадтагы шикелле, алдыңда тәмле каша, кәҗә сыры тозлы була, писүккә манып аша», — дип яза.

«Август аен бәйрәм кебек көтә идем, чөнки Салават концертлары башлана иде. Быел Салаватның кәҗә сауганын, тавык караганын, күкәй җыйганын гына карап торасы буламы икән?» — дип уфтана бер ханым.

«Табигый ризыклар гына ашап торгач, әлбәттә, Салават картаймый», — диләр.

Кәҗәдән ул кадәр сөт алып буламы, дип гаҗәпләнә бер инстачы. Ул тармакта шактый гына сөйләшкәннәр, кәҗә токымнары, күпме сөт бирүен дә уртаклашалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100