news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сочида һәлак булган Коляның әти-әнисе халыкка мөрәҗәгать итте

Коляның әнисе Алёна Малькова ВКонтакте соцчелтәрендә мөрәҗәгать калдырган.

news_top
Сочида һәлак булган Коляның әти-әнисе халыкка мөрәҗәгать итте
3 август көнне Сочиның Лазаревское бистәсендә ливневка чокырына төшеп һәлак булган 7 яшьлек Коля Мальковның әнисе яза: "Безнең яраткан, тормышны сөйгән, якты улыбыз Николайны җирләүне оештырган, кайгыбызны уртаклашкан, ярдәм иткән, терәк булган туганнарыбызга, дусларыбызга, танышларыбызга, коллегаларыбызга, администрациягә, дин әһелләренә, миһербанлы кешеләргә чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә бәхет, сәламәтлек, озын гомер телибез. Безнекедәй кайгы беркайчан да гаиләләрегезгә кермәсен. Балаларыгызны саклагыз, алар - тормышыбыздагы кояшлар".

Алёна гаилә архивыннан фотолар да куйган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар