Соңладың шул, соңладың… (Сәлия Гарифуллина)
Шул рәвешле дәшәсем килде урта яшьләрдәге ир-атка. Тик… дәшмәдем. Бакыйлыкка күчкәннәрне кире кайтарып булмый чөнки. Гәрчә җаның-тәнең белән теләсәң дә…
Күптән түгел янә очраттым мин аны. Үтә якын танышым, дип әйтә алмыйм. Ара-тирә, сүз иярә сүз чыгып, гапләшә торган гадәтебез бар шулай да. Ипле-тыйнак, ихтирамлы-гади, яше илледән өстә булса кирәк. Ялгызы яши. Начар гадәтләрен сизгәнем юк. Эчү-тарту белән мавыкмый. Кыскасы, яхшы гына тәэсир калдыра торган ир затларыннан.
Бу юлы ничектер сәеррәк сыман тоелды ул миңа. Хәл-әхвәл сорашканның соңында, кисәк дәшә салды: «Галимә хәзер бүтән фатирда яшимени? Алар йортында булдым эш буенча, күзгә-башка чалынмады». Сизәм, җиңелдән бирелмәде аңа бу сорау. Бөтен кыюлыгын туплап дигәндәй, мөрәҗәгать итүе. Аптырадым.
«Бәй, белмисеңмени, Галимәнең вафатына ике ел булды бит инде!» - дим. Сабит атлы танышымның капыл йөзе үзгәрде, зур ачылган күзләрен миңа төбәде. Җан сагышы-газабы шәйләнә кебек тоелды миңа ул карашта… «Ничек инде вафат булды? Кайчан? Нигә, ни сәбәптән?» Аңлатып бирдем. Ахирәтемнең озак кына авыруы, кызганыч, төгәл диагнозның соң куелуы, чиренең тәмам азуы турында кыскача бәянләдем. Үземә дә читен ул хакта искә төшерүләре. 57 яшен яңа тутырган, киләчәккә якты планнар корган, янып торган чибәр ханым бакыйлыкка күчсен әле…
Сабитка карарга куркыныч иде бу минутларда. Тамагына төелгән төерне көчкә йотып җибәрде, башындагы кепкасын кулына алып, бөтерергә кереште. Ниһаять, телгә килде: «Их, шул хәтле яратып йөри идем бит мин аны! Ничәмә еллар бит! Бетте барысы да…» Өметсезлектән, чарасызлыктан кул селтәде дә Сабит, хушлашып китеп тә барды. Мин дә ары атладым. Әмма әлеге очрашудан соң шактый гомер үз-үземә урын табалмый йөрдем. Вакытсыз гүр иясе булган ахирәтемә бәйле моңсу-якты хатирәләрне күңелемнән яңарттым. Сабит хакында уйландым. Кара син аны, ә. Яратып йөргән икән Галимәне. Ничәмә еллар. Нигә йөрәген ачмады икән сөйгәненә. Ике ялгызак кавышсалар, начар булыр идемени?
…Кисәк хәтергә килде. Ә бит кайчандыр Сабит үтенеч белән мөрәҗәгать иткән иде. «Ахирәтеңә әйтеп кара әле, миңа кияүгә чыкмас микән», - дип. Яшьрәк чагы иде шул, тәвәккәлрәк булгандыр бәлки ул мәлләрдә. Яшерен-батырын түгел, шаярту сыманрак кабул ителде ул чорда мондый тәкъдим. Шулай да ахирәткә сүз куштым. «Яхшы ир күренә, эшчән, кулында һөнәре бар, азып-тузып йөрми. Очрашып карагыз әле. Бәлки язмышыңдыр Сабит», - дидем. Шаян-шук Галимә рәхәтләнеп көлде генә.
«Юк, булмаганны! Буе тәпәш, матур да түгел. Ошамый ул миңа. Иптәш буларак шәп кеше, әлбәттә. Сүзендә тора, ярдәмләшә… Юк, бердән, күңелем тартмый, икенчедән… ир-ат затына бөтенләй ышанмыйм. Ялганчы, хыянәтче алар барысы да!» Дустымның хәлен аңлыйм. Тәүге ире юньсез бер адәм булып, шактый хәсрәт китергән аңа. Икенче никахы да уңышсыз булды… Шуңа башка борчымадым, «тәкъдир икән, үзара килешерләр әле», - дип юандым. Килешмәделәр шул. Язмыштыр.