Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Соңгы Хат (Суда батып үлгән Кукмара кызы Зәлидәгә)

Балтач районы Алан авылыннан Гөлзилә - Кояш Кызы суда батып үлгән Кукмара кызына багышлап бәет язган.

news_top_970_100
Соңгы Хат (Суда батып үлгән Кукмара кызы Зәлидәгә)
Зәлидәнең Инстаграм аккаунтыннан

Су куеннарына кереп

Дулкында коендыңмы,

Нократның нык агымына

Сөенеп сыендыңмы?!


Көлеп йөргән чакларыңда

Сиздеме күңелкәең?!

Чоңгыл эчләренә киттең

Коткарып сеңелкәең.


Зәлидә дип һәммә кеше

Әрнеп көтте бер хәбәр.

Бар да куанырлар иде

Сине исән дисәләр.


Су куеннарына кереп

Гомерләрең өзелде.

Йөрәкләргә уеп яздык

Синсез калган бу көнне.


Әткәң-әнкәң яр буенда

Күзен алмый көтәләр.

Чоңгылларга чумар алар,

Исән кызың дисәләр.


Эх, Зәлидә, әрни йөрәк,

Бик иртә алды Ходай.

Ходайга да мәрхәмәтле

Кешеләр кирәк бугай.


Татлы сүзең, нурлы йөзең

Һәркемне әсир итте.

Гомереңнең соңгы җәе

Ник шулай иртә җитте?!


Яр буенда әнкәң елый

Артларыңнан йөзәргә.

Йөрәкне йомарлап тотып

Зинһар кирәк түзәргә.


Эх, Зәлидә! Сурәтләрдән

Көлеп торасың һаман.

Күзләр тигәндер үзеңә

Күз тию бик тә яман.


Сине якын иткән һәркем

Тиенсен сабырлыкка.

Үгет сүзләре табамыйм

Бу кадәр авырлыкка.


Чәчәктәй матур син үзең.

Матур иде күңелең.

Әрнүләргә чыдар хәл юк

Кыска булды гомерең.


Якыннарыңа Ходаем

Бирсен күркәм сабырлык,

Бирсен көчләр бу кайгыдан

Исән-имин калырлык.


Нократ суларына кереп

Дулкыннарда йөздеңме

Бу көннәрнең җитәчәген

Әллә инде сиздеңме?!


Көлә-көлә кулың болгап

Яр буеннан үтәсең.

Синнән соңгы сәламме бу

Сизеп иртә китәсең.


Су өсләрендә ак күбек

Су кызы килә йөзеп.

Бала кайгысы бик яман

Булырмы икән түзеп.


Урының оҗмахта булсын

Тыныч ят гүрләреңдә.

Якты күбәләк булып кун,

Әнкәңнең гөлләренә.


"Интертат" бу фаҗига хакында:

«Ун секундка җитешмәдем» — 22 яшьлек Зәлидә әти-әнисе күз алдында батып үлгән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100