Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Соңгы әңгәмә. Рафаэль Ильясов: «Казанда тормыш гөрли, әмма элекке бөеклек юк»

Бүген татар җәмәгатьчелеге Рафаэль Ильясовны соңгы юлга озата. Бер ай элек алынган, Рафаэль абый үзе күрми киткән интервьюны тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Соңгы әңгәмә. Рафаэль Ильясов: «Казанда тормыш гөрли, әмма элекке бөеклек юк»
Рамил Гали

Моннан бер ай элек Рафаэль Ильясов белән әңгәмә корган идек. Әлеге әңгәмәне оештырырга ярдәм итүе өчен музыка белгече Сиринә Латыйповага рәхмәт. Әллә ул әйтеп куйганга, әллә үз теләге — Рафаэль абый шалтыратуыма бик җылы сөйләшкән иде, интервьюга да тиз генә ризалык бирде. Әмма авырыбрак торам дип киләсе атнада шалтыратуымны сорады. Килешенгән вакытта шалтыраттым. Ә икенче көнне ул җитез генә редакциябезгә килеп тә җитте.

Соңгы әңгәмә булган икән. Бер дә соңгы кебек тоелмаган иде…

Интервью шушы көннәрдә дөнья күрер дип ниятләдек, башта үзенә укытмакчы идек. Әмма бик кызганыч - өлгерә алмадык.

Рафаэль абый, бу шомлы чирле чор борчыймы? Куркытамы?

Куркыныч инде бу авырулы чор: теләгән җиреңә бара алмыйсың, теләгән кешеңне күрә алмыйсың, эшлисе эшләреңне эшли алмыйсың. Чакыруыгызга рәхмәт — сөйләшәсем килеп тора иде. Мин бит радиода бик озак эшләдем. Бер яктан, Аллага шөкер — эшләдем, икенче яктан — бөтен кешегә ярап та бетеп булмагандыр. Кешеләр төрле үтенечләр, төрле мәшәкать белән килә иде. Ничек кенә булмасын, Аллага мең кат шөкер — исән-сау эшләп чыктым мин аннан. Арыганмындыр да, шуңа киткәнмендер дә. Чөнки анда эшләү җиңел түгел иде.

Анда контенгент капризлы. Артистлар бик кире халык — бөтенесенә ярап бетеп булмый. Шулай да, Татарстан радиосына кызыллык китермәскә тырыштым. Зур дәрәҗәле композиторлар белән эшләргә насыйп булды. Бер Җиһанов үзе генә ни тора! Нәҗип Гаязович! Вәт!

Кызык чаклар иде. Аллага шөкер, эшемне җитәкчеләребез дә яратты. Бәйрәмнәрдә дә төрле бүләкләр белән билгеләп үттеләр. Озын сүзнең кыскасы — радиода бик теләп, бик яратып эшләдем.

Кырык елдан артык радиода эшләдегез. Шуның кайсы чорын аеруча сагынып искә аласыз?

Бәлки сезгә сәер тоелыр, ләкин бу вакытта әйбәт эшләдем, монысы хәтердә юк дия алмыйм. Чөнки безгә һәрвакытта да таләп бер иде.

Безнең Татарстан радиосы Бөтенсоюз радиосы белән бик тыгыз элемтәдә эшләдек. Бәйрәм саен Татарстан радиосы Бөтенсоюз радиосы өчен тапшырулар эшли иде. Әлбәттә, рус телендә инде. Мәскәү аларны бик яхшы бәяли иде. Бөтенсоюз радиосыннан рәхмәт хатлары ала идек. Фәлән тапшыруыгыз шулай кабул ителде, фәләне шулайрак булды дип язалар иде. Без аңа бик сөенә идек.

Бөтен союзга кайсы сәнать әһелләрен бик теләп тәкъдим итә идегез?

Анда дәрәҗәле композиторларның әсәрләре яңгырый иде. Без татар музыкасын, аның уңышларын җиткерергә тырыша идек. Бик дулкынланып, җилкенеп эшли идек ул тапшыруларны.

Безгә төрле республикалардан киләләр иде, башкортларны әйтеп тә торасы юк инде — ике бертуган шикелле дус яшәдек…

Башкортлар белән алмаш тапшыруларыгызны тыңлап үскән буын инде без.

Бәйрәм саен бер-беребезгә тапшырулар эшләдек. Башкортстанның радио тыңлаучылары безнең тапшыруларны «беренче номерлы» дип бәяли иде. Белмим, нәрсәсе беренче номерлы булгандыр? Безгә — эшләгән кешегә — тырышып эшләгән кебек иде инде. Тугандаш булса да, чит республика бит инде — дистанция дә сакларга тырыштык. Уфалар безне бик яратып тыңлый иде. Аларга хуҗалары: «Нигә татарлардан үрнәк алмыйсыз?» - дигәннәр. «Сез үз үрнәгегезне булдырырга тырышыгыз, безне кабатлаудан мәгънә юк», - дия торган идем.

Радиога аяк баскан чакларыгызны искә төшерик әле, Рафаэль абый.

Консерваторияне тәмамлагач, миңа күп кеше радиога, кемнәрдер филармониягә барырга тәкъдим итте. Мин теләгән урыныма барыйм инде дип, беркөнне таң белән радио ишеген шакыдым. Мин кереп барам, шул урында эшләгән Фасил Әхмәтов чыгып бара. Ул расчет ясап кайтып бара булып чыкты. Мин аның анда эшләвен белә идем, тик торганда китеп баруына гаҗәпләндем. Шунда бер үзешчән композитор килеп бара. Нишләп иртә таңнан килгәндер инде — белмим. «Берсе китте, тагын берсе килеп бара боларның», - дигән була ямьсез сүз белән. «Әйбәт музыка язсаң һәм кеше төсле сөйләшә белсәң, абзый, сиңа һәрвакыт юл ачык булачак», - дидем. «Кара, ничек усал сөйләшә», - ди. «Татарстан радиосына киләсең икән — матур фикер белән килә торган бул! Без дә үз эшебезне матур эшләрбез», - дидем.

Алга таба аралаштыгызмы?

Аралаштык. Аның серкәсе су күтәрми иде инде, өйрәткәнне дә яратмый иде. Мин болайрак бит әле, дип үз позициямне аңлата идем. Чөнки безне эшкә алганда ук таләпләр ачык итеп әйтелде. Менә шулай 50 елга якын гомер үтеп тә киткән…

Ә ул композитор хәзер билгелеме?

Аның әсәрләре хәзер беркайда да яңгырамый. Ул вакытта яңгыраганы яңгырады, яңгырамаганы — гафу итәсез…

Үкенечләр бармы? Бәлки, ялгышыпмы, башкачамы кеше үпкәләткәнсездер…

Кешеләрне рәнҗетергә тырышмадым. Һәрвакыт кешене тыңлый, фикерләрен искә ала идем. Кешеләрне яклаган вакытлар да булды, кисәтүләр ясаган да… Яклауны ничек кабул итсәләр, кисәтүләрне дә шулай кабул итәләр иде. Салих абый Сәйдәшев белән эшләргә насыйп булган булса, Салих абыйга кисәтү ясап тормаган булыр идек. Бу бик зур әдәпсезлек булыр иде. Мансур Мозаффаров, Рөстәм Яхин, Заһит абый Хәбибуллин, Нәҗип Җиһановлар белән теләсә ничек сөйләшергә, теләсә ничек эшләргә ярамый иде. Алар «Ильясов дорфа, Ильясов тегеләй-болай», - дип әйтмәсләр иде, әмма үзләренең кем икәнен сиздерерләр иде. Аллага шөкер, композиторларыбыз белән яхшы аралаша идек.

Музыка белгечләребез ярдәмгә килә иде. Безнең бик талантлы, бик белемле, бик эшлекле музыка белгечебез Мәхмүт Нигъмәтҗанов бар иде. Аның белән аралашкан вакытта кем белән ничек сөйләшкәнне белеп сөйләшергә кирәк.

Әйе, нык характерлы иде, мәрхүм.

Ул безнең редакциягә бик ярдәм итә иде. Тапшыруларыбызны баштан ук аңа укыта идем, чөнки аның фикере бик әһәмиятле, дәрәҗәсе зур иде. Радиода эшләү бер яктан, бик матур, күңелле, икенче яктан, бик җаваплы иде.

Рафаэль абый, худсоветлар бар иде бит инде, әйеме? Сезгә алар бик таныш инде. Аларны кемдер сүгә, кемдер кирәк ди. Сезнең фикер?

Хәзер худсоветлар яшәми. Чөнки әдәби яки музыкаль редактор андый мәсьәләләрне үзе хәл итә ала. Редактор буларак, минем үз фикеремне әйтүем дә кемгәдер ошый, кемгәдер ошамый иде. Бөтен кешегә дә ошап бетеп булмый. Аңа тырышмый да идек. Безнең бер генә максат — яңа китерелгән җырларга дөрес бәя биреп, тугры хезмәт итү. Җырларга беренче бәяне без бирәбез, аннары худсоветларга тапшыра идек. Худсовет белән безнең фикер кайвакытта бик тәңгәл килә иде. Без моңа сөенә идек. Димәк, без дөрес юл алган булып чыгабыз.

Радиода эшләгәндә төрле вакыт булгандыр. Композиторлар канәгать булмаган вакыт та булгандыр. Дөрес җырланмаган җырларны уртага салып сөйләшә идек. Кайберләрен радиода яңадан яздыра идек. Чөнки сәнгать советы бик таләпчән иде.

Ә худсовет һәрвакытта да намуслы булды дип әйтә аласызмы?

Худсовет төрле вакытта төрлечә була иде. Әсәр худсоветка бирелгәч тә, әгъзалары фикер әйтеп әйберне юкка чыгарырга мөмкин. Редакторның бурычы — әсәрне яклап калу. Бу вакытта мөнәсәбәтләр дә төрлечә була иде. Ничә ел эшләү дәверемдә бервакытта да өйгә канәгать булып кайтып китмәдем. Йә алай, йә болай, йә тегеләй… төрле хәлләр булды.

Ә шулай да мин радиода эшләгән елларымны тормышымдагы иң уңышлы дәвер дип атар идем. Радиода эшләү бик рәхәт тә, шул ук вакытта бик җаваплы да.

Композиторлардан кемнәрне сагынып искә аласыз?

Ул вакыттагы иң зур композиторлардан Рөстәм Яхин алдына зур таләпләр куеп эшли торган шәхес иде. Аны яңа җырлар яза башлаган кеше белән бер рәткә куеп сөйләшеп булмады. Рөстәм Яхин белән сөйләшәсең килә икән — аның дәрәҗәсенә менәргә кирәк иде. Аның дәрәҗәсенә менү җиңел түгел иде.

Безнең җырчылар Рөстәм абый белән язылырга ярата иде. Рөстәм абый бик ялындырмый да иде, әмма әйдә дигән саен егылып төшми дә. Дәрәҗәсен белә. Ул үзенең теләсә кайсы әсәрен күзен йомып, теләсә нинди тональностьта уйный ала иде. Җырчыларга бит әле тональностьны да табарга кирәк. Бик тыйнак, бик җыйнак кеше иде. Андый кешеләр сирәк инде.

Аның белән сөйләшеп утыра идегезме?

Идек. Без аны сәнгать советына чакыра идек. Бик теләп килә. Килү белән син тегене-моны дөрес эшләмисең дип ябышмый. Бик әдәпле иде. Яхин кебек әдәпле кеше композиторлар арасында сирәгрәк очрый. Рөстәм абый бик үзенчәлекле кеше иде инде ул. Эшен яратып эшләде. «Нишләп син һаман Рөстәм Яхинны пропагандалыйсың?» - дип әйтүчеләр булды. Үзем дә усал булганмындыр инде, әдәпсез булганмындыр: «Сез дә Рөстәм абый кебек музыка язарга тырышыгыз, зинһар, ул вакытта сезгә дә шундый мөнәсәбәт булыр», - дип әйткәч, «Синең белән сөйләшеп булмый», - дип чыгып китәләр иде. Әшәке булганмын инде, әйеме?

Гадел булгансыздыр. Тагын кайсы композиторларны сагынып искә аласыз?

Профессиональ композиторларны искә алмыйча мөмкин түгел. Татар профессиональ музыкасының дөньяга килүе шул композиторлардан тора иде бит. Безнең композиторлар һәм шагыйрьләр бергәләшеп яңадан-яңа әсәрләр язмасалар, татар музыкасы бер урында таптанып торган булыр иде. Безнең композиторлар үзләрен дә, тыңлаучыларны да хөрмәт иттеләр. Кайсы гына композиторны алсак та… үзешчәннәрне монда кертмибез инде… аларны бер ишектән чыгарасың — икенчесеннән керәләр иде. «Әле китмәдегезмени?» - дип каршы ала идек без аларны.

Үзешчәннәр арасында да кызыклылары, моңлылары булгандыр инде…

Күп түгел иде. Аларга болайрак-болайрак кирәк дип аңлатып җибәрә идем. «Сезне җыр язарга өйрәтмим, элементар таләпләрне әйтергә тиешмен», - дия идем. Җайлап кына, тәртипле генә сөйләшә идек.

Алар арасыннан кемнәрне аерып әйтә аласыз?

Бар иде алар арасында. Әмма алар Яхин да, Җиһанов та, Кәлимуллин да түгел иде инде. Бөтен гомерен музыкага багышлаган үзешчән композиторлар да бар иде. Әмма мин аларның исемнәрен әйтергә дә куркам. Бәлки, мин дөрес бәяләми торганмындыр.

Рафаэль абый, 50 елга якын музыкаль бүлектә эшләгән кеше дә дөрес бәя бирмәгәч инде… Алай булмый.

Ничек кенә булмасын, аларга да җылы сүз таптык. Арада бик усаллары да бар иде. Кулларына әсәрләреннән төзелгән концерт паспортын тоттырып җибәрә идем. Һаман акыл сатып кына булмый. Редакциянең әзер тапшыру паспортын бирү — алар өчен зур бәхет иде, бик ихтирам белән саубуллашып китәләр иде. Ә минем эштән канәгать булмасалар, рәискә керәләр иде. Ипле кеше иде, җайлап чыгара торган булган. «Ильясов нахал», - дип әйткәннәр инде. Ансыз булмый. Аллага шөкер, 50 елга якын эшләдем, яратып эшләдем.

Ә җырчылар белән ничек эшләдегез? Илһам абыйлар, Әлфия апалар…

Илһам абый да, Әлфия апа да бервакытта да радиога килеп язылмадылар. «Әлфия, нәрсә ярамый сиңа?» - дип сорый идем. Ботын чабып көләр иде. Илһам радиога килеп язылуны дәрәҗәгә санамый иде. Илһам бит инде ул, Илһам! Кая барса да Илһам! Без аларны бәйрәмнәргә чакыра идек. Аларны бервакытта да өйдә тотып булмый иде. Йә анда, йә монда, йә Ташкентта, йә Уфада…

Зур җырчыларыбыздан кемнәр килеп языла иде?

Безгә опера солистлары килә иде. Алар арасында халыкчан җырлаучылары бар иде. Зөләйха апа Хисмәтуллина безнең зур җырчы иде. Консерваториядә укыта иде, аның укучылары да аңа охшатып җырлыйлар иде. Бездә аңа да шундый ук таләпләр иде. Ишектән килеп кергәч үк: «Беләм, беләм, сезгә монысы кирәкми, тегесе кирәкми», - ди. «Зөләйха апа, алай димәгез әле, бәлки кирәк булыр, шәп итеп җырлап куйсагыз», - дия идем. Венера Шәрипова бар иде. Азат Аббасов бар иде. Менә шушы дәрәҗәләре түшәмнән узган җырчыларыбыз радионы хөрмәт итеп, килеп язылалар иде. Худсоветтан үтеп эфирга биргәндә, без аларга шалтыратып әйтә идек: «Азат абый, фәлән көнне фәлән сәгатьтә сезнең язмаларыгызны бирәбез. Вакытыгыз булса, тыңлагыз», - дия идек. И шатланалар иде бала-чагалар шикелле. Радиода эшләү җайлы да, җайсыз да иде. Җаваплылык көчле булды.

Җырларга да өлгерә идегез…

Шул арада җырларга да өлгерә идем. Концертларга Уфага, Мәскәүгә барып кайтырга өлгерә идем. Андый чакта «чабатаны алдан киенәсең» инде — тапшыруларны алдан эшләп куясың.

Соңгы тапкыр сәхнәгә кайчан чыктыгыз икән сез җырларга?

Китәр алдыннан… күптән түгел… Чөнки хезмәт авыр, җаваплы, бөтен кешегә ошап бетеп булмый. Шуңа күрә үземә: «Бабай, әйдә, вакытың җитте», - дидем. Радиодан үзем киттем. «Диванамыни син — нишләп тик торганда радионы ташлап китәсең?» - дип әйтүчеләр булды. «Син төпләнгән бит инде», - дип әйтәләр иде. «Яшьләргә урын кирәк», - дидем. «Бабай киткәч, урынына утырыр идек», - дигән кеше дә юк иде. Чөнки җаваплы хезмәт. Мин киттем һәм киткәч анда кергәнем юк. Анда керсәң, буталып йөри, тыгылып йөри, өйрәтеп йөри диярләр иде. Андый сүзләр булмасын өчен йөрмәдем.

Радио фондында үз язмаларыгыз күпме?

Юк.

Ничек инде юк?

Чөнки мин язылу өчен кеше вакытын ала алмыйм. Мин үпкәләмим. Үземне күрсәтергә тырышмадым да. Миңа концертларда зур залларда җырлавым җитә иде. Айга бер-ике мәртәбә опера театры сәхнәсенә чыгып та җырлый идем, Аллага шөкер. Халык артистлары белән бергә җырлау миңа зур дәрәҗә иде. Азат Аббасов, Фәхри Насретдинов, Венера Шәриповалар сәнгатебезнең түшәмнәре иде бит инде. Алардан узып әллә нәрсә эшләгән булмады, калышмаска да тырышылгандыр инде.

Репертуарыгыз зур идеме?

Халык җырлары һәрвакыт үтә торган бит инде. Композиторлар әсәрләренә бик сак кына мөрәҗәгать итә идем. Безнең җырчыларыбыз композиторлар җырларын рәхәтләнеп башкара иде.

Композиторлар: «Бу җырны үзең җырла әле», - дия идеме?

Юк. Мин моңа юл куймый идем. Мин композиторлар җырларын җырларга дип килмәдем радиога. Җырлатырга килдем.

Сез бит җырчы.

Мин бит җырчы буларак штатта түгел. Мин редактор буларак штатта. Очраклы хәлләр булгандыр инде.

Тавышыгыз бармы әле?

Бар. Әле бу көннәрдә авырыбрак та йөрдем. Җырлау турында кайгыртканым юк. Бераз распевка ясасам, җырлап карарга да мөмкин. Миңа Зөләйха апаның тавыш куюы бик туры килә иде. Ир-ат җырчылардан Илһамныкы туры килә иде. Минем Илһам булып җырлыйсым килмәде. «Илһам үзе җырласын», - дия идем. Радиода эшләү бик җаваплы иде. Мин радиода үзем белән шөгыльләнмәдем.

Радио сезгә җырчы карьерасын үстерүдә комачаулады дип уйламыйсызмы?

Мин аңа омтылмадым. Чөнки үзе җырлый, безне җырлатмый, диярләр иде.

Булса соң…

Ул бит кәефне боза. Җитәкчелеккә кереп, «аклы-каралы» итеп характеристика бирерләр иде.

Бирсәләр соң…

Хуҗа чакырып: «Ниләр кыланасың?» - дип сорый иде. Авызы ерык була иде, җитди итеп кабул итми. Радиода ничә еллар эшләп, төрлесен күрергә һәм ишетергә туры килде.

Өйдә җырлаштыргалыйсызмы?

Сирәк кенә.

Картлыгыгыздан канәгатьме?

Бик канәгать. Канәгать булмыйча кая барасың?!. Мин зарланмыйм.

Хәзерге радиоларны тыңлыйсызмы?

Тыңлаштыргалыйм.

Нинди фикер?

Без эшләгән традицияләрне алып барырга тырышалар инде.

Бүген матур җырлар ишетеләме?

Сирәк алар. Композиторларыбызның да күбесе китеп барды. Җырчыларыбыз да, аларны алмаштырырлыклар бик юк. Җырчыларыбыз консерваториядә укыйлар инде. Андагы әйбәт укытучылар да юк инде… Консерваториягә элек бик таләпчәнлек күрсәтеп алалар иде. Аларны Җиһанов та тыңлый иде. Ул тыңлагач, кайберләре өйләренә кайтып китә иде. Бик таләпчән булды, шаяртырга яратмады.

Рафаэль абый, хәзер кемнәр белән аралашасыз?

Җырчыларданмы?

Әйе.

Барыбер мин теләгәнчә җырламыйлар, алар белән нәрсә турында сөйләшәсең?! Җырчылар белән бәхәсләшкәнем, берсенә дә акыл өйрәткәнем булмады.

Бәлки кирәк тә булгандыр…

Бәлки. Ләкин табигать шулай яраткан икән, дидем дә акыл сатмадым. Илһам да беркемне дә өйрәтмәде.

Илһам абый белән аралашып яшәдегезме?

Илһамның бер гадәте бар: үзеннән башка җырчыларны җырчы дип санамый иде. Ул үзенчә хаклы. Бер үк концертларда җырлаганыбыз бар. Ул бик үзенчәлекле холыклы кеше иде: йолкып атарга да, зурлап рәхмәт әйтеп сүзен тәмамларга да мөмкин. Ул бик тәҗрибәле шәхес иде. Җырчының авызы ачылуга моннан буламы-юкмы икәнен билгели ала. Хәзер Илһам юк. Юксынабыз. Аны алыштырырлык кеше күренми. Андый җырчылар меңгә бер генә була торгандыр. Рәшит Ваһаповлардан соң ул бер үзе килеп чыкты да, якты кояш кебек татар дөньясын яулап алды. Башка андыйлар юк. Казанда тормыш гөрли, әлбәттә. Әмма элеккеге бөеклек юк.

Татар киләчәген ничек күрәсез?

Бу бик авыр сорау. Аны президентларыбыз да әйтә алмас. Күз күрер инде. Безнең халык — тырыш халык. Дөньяда татар үссен дип бөтенесе теләп тә тормыйдыр… Авыр мәсьәлә.

Белешмә. ТАССРНың атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов 1939 елның 28 апрелендә Чүпрәле районының Түбән Чәке авылында туган.

1964 -2005 елларда Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясе баш мөхәррире. Радиодагы эшчәнлеген 2014 елга кадәр дәвам итте.

Рафаэль Ильясов 45 ел татар сәхнәсендә. 2014 елда иҗаты Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән булган.

2020 елның 9 декабрендә вафат булды. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100