«Слово пацана» фильмындагы Лампа: «Мин группировкаларга карата тискәре мөнәсәбәттә»
«Интертат» хәбәрчесе «Слово пацана. Кровь на асфальте» сериалында иң кечкенә «пацан» – Лампаны уйнаган Альберт Тавабиловны эзләп тапты. 12 яшьлек татар малае Альберт Пермь өлкәсенең Гамово бистәсендә яши. Альбертның әнисе – укымышлы, чип-чиста итеп татарча сөйләшүче Айсылу ханым Габдуллина белән аралашу мөмкинлеге дә чыкты.
Соңгы көннәрдә яшьләр арасында бары тик бер тема популяр – ул да булса, «Слово пацана. Кровь на асфальте» сериалы. Үз тирәсендә бик күп шау-шу тудырган бу сериалда берничә татар актеры да уйный. Без укучыларыбызны фильмдагы иң кечкенә актерларның берсе – Лампа ролендә уйнаган татар егете Альберт Тавабилов белән таныштырырга булдык. Бу фильмны төшергәч, Альберт бик популярлашып киткән, аның телеграм-каналына язылучылар да, социаль челтәренә язылучылар да арткан.
Альберт – 7нче сыйныф укучысы, Пермь өлкәсенең Гамово бистәсендә яши. Ныклап биатлон белән шөгыльләнә, гитарада уйный, тынлы уен кораллары ансамбленә йөри.
Моңа кадәр Альбертның актер булу турында хыялланганы да булмаган. Бу – аның беренче тапкыр кинода төшүе һәм беренче роле.
«Үземне бу рольгә алуларына ахыргача ышанмадым»
Альберт, син әлеге сериалга ничек килеп эләктең? Кастинг син күз алдыңа китергәнчә уздымы?
Дөресен әйткәндә, мин кастингка нәрсә дә булса күз алдына китереп бармадым. «Мин хәзер барам, режиссерларга күренәм дә, кайтып китәм», – дип уйладым. Ләкин барысы да алай җиңел генә булмады. Кастинг Пермь шәһәрендә узды. Мин 1900дә ничәнчедер номер астында гына чыгыш ясадым. Үз чиратым җиткәнне 3 сәгатьтән артык көтәргә туры килде. Шуннан соң алга чыгып, үзем, шөгыльләрем, яраткан китапларым, фильмнарым турында сөйләдем. Миңа Искәндәр роленә туры килүем турында хәбәр иттеләр.
Бер атна узгач, без кастингның чираттагы турына килдек. Мин һәм тагын берничә егет сценарий буенча сүзләр сөйләп күрсәттек. Бу кастингка артык җитди карамаганга, ныклап әзерләнеп тормаган идем. Шуңадырмы, мин үземә начар чыгыш ясаган кебек тоелдым.
Бер хәбәр дә килмәгәч, мин инде «кастингны узмадым» дип уйлаган идем. Әмма аңа карап кәефемне төшермәдем. Узам икән – бик әйбәт, узмаганмын икән – бер куркыныч та юк, дип тынычландырдым үземне.
Ә инде үзеңне Лампа роленә алганнарын белгәч хис-кичерешләрең нинди булды? Дулкынландыңмы?
Мин ахыргача үземнең бу рольгә алуларына ышанмадым бит. Артык борчылдым дип әйтмәс идем. Әни безне Мәскәүгә чакыруларын әйткәч, дәресләрем калачак бит, дип уйладым.
Фильмда вакыйгалар ерак 1980 елларда бара. Анда төшү өчен ничек тә булса алдан әзерләндеңме?
Берничек тә әзерләнмәдем. Мин хәтта моның ничек булачагын, нинди локацияләрдә уйнап, нинди сүзләр сөйләргә кирәк булачагын да күз алдына китерә алмадым. Үз-үземә ышандым һәм «алга» дидем!
«Берничә размерга олы «прощайка» киеп уйнарга туры килде
Съемкалар турында әйтеп кит әле. Фильмда тәҗрибәле актерлардан башлап, сезнең кебек беренче тапкыр кинода төшүче егетләргә кадәр катнашты. Син үзеңне бу мәйданчыкта ничек хис иттең?
Баштарак читенсенү булды инде. Синең артыңнан кем дә булса килгәнне көтеп утырасың да утырасың. Бер 6-7 смена эшләгәннән соң, егетләр белән аралаша башладым. Кайберләре белән хәзер дә элемтәдә торабыз.
Кыен моментлар булгаладымы? Барысын да ташлап, кайтып китәсе килгән чаклар?
Съемкалар март аенда башланды. Бу вакытта Ярославльдә -20 градус суык көннәр дә булды. Ләкин фильмда төшәсе булгач, салкынны уйлап тормыйсың инде, уйнарга туры килә.
Аннан миңа «прощай, молодость» дигән аяк киеме бирделәр. Ә ул миңа бик зур иде. Миңа аны, йөрергә җайлы булсын өчен, берничә кат носки белән, төбенә әйберләр салып кияргә туры килде. Шундый зур аяк киеме белән уйнаганга, бәлки, минем фильмда йөрешем дә сәердер (көлә).
Сезгә таләпләр зур идеме?
Минем барысы да килеп чыга иде. Минем ролем шундый – күп сөйләргә түгел, уйнарга кирәк. Мин ничек уйладым – шулай эшләдем, шуңа барысы да гадәти килеп чыкты. Кайбер массовкалы эпизодларны гына кат-кат төшерергә туры килде. Кемдер камерага карый анда, кемдер сүзләрен дөрес әйтми.
«Без – бөтенләй башка буын»
Үзеңнең героең – Лампа турында сөйлә әле. Сез аның белән ни дәрәҗәдә охшаш?
Минем героем бик аз сүзле. Чынбарлыкта мин бик аралашучан, күп сөйләшәм. Безнең аерма шунда. Ә болай без аның белән охшаш. Мин дә тыңлаучан егет, кушканны һәрвакыт эшлим, кая барырга кушсалар – шунда барам.
Лампа – тискәре герой буларак сурәтләнсә дә, син аның уңай якларын «тотып алырга» тырышмадыңмы?
Мин аны тискәре персонаж дип саныйм инде. Лампа аңлап, максатчан рәвештә группировкаларга килеп керә һәм аның кире чыгасы килми. Чөнки аңа андагы атмосфера ошый.
Ә син үзең «урам малайлары», группировкалар турында нәрсә уйлыйсың?
Мин моңа тискәре мөнәсәбәттә. Моңа кадәр андый төркемнәр булуы хакында ишеткәнем дә юк иде. Сериалда төшкәннән соң, барысын да ачык итеп күз алдына китерә башладым.
Әлеге сериалга карата тәнкыйть тә ишелеп килә. Син ничек уйлыйсың, синең яшьтәшләрең, сериалны караганнан соң, таяклар тотып, урамга сугышырга чыгарга мөмкинме?
Юк дип уйлыйм. Чөнки без – бөтенләй башка буын. Ул вакытта балалар начар төркемнәргә әти-әниләренең игътибары җитмәү аркасында эләккәннәр. Ә безнең әти-әниләр гел янәшәбездә. Тормышта да төрле кызыклы шөгыльләребез күп. Хәзер башка замана. Әлеге фильм бүгенге яшьләргә начар тәэсир итәр, дип уйламыйм.
«Мине хәзер чынбарлыкта да «Лампа» дип йөртәләр»
Сине кайсы актерлар осталыклары белән шаккатырды?
Һәрберсе үзенчә яхшы уйный. Аерып Иван Янковский, Вячеслав Копейкин, Ярослав Могильников, Никита Кологривый, Рузил Минекаев, Лев Зулькарнаевларны атап китәр идем.
Син төшкән фильмны карагач, дусларың, сыйныфташларың нәрсә диде?
Алар мине хәзер чынбарлыкта да «Лампа» дип йөртәләр (көлә). Нигә «Люстра» түгел?» – диләр. Алдагы серияләрдә нәрсә булачагы, сериалның ничек бетәчәге белән кызыксыналар. Тик мин әйтмим, безгә бу хакта сөйләргә ярамый.
Дус егетен җирләгәндә, табут алдыннан барганда, Лампаның кичерешләре нинди булды икән? Бу эпизодны уйнаганда «үзең аша» үткәрдеңме?
Дөресен әйткәндә, бу эпизод съемкаларның мин уйнаган беренче көнендә төшерелде. Нәрсә дә булса уйларга, кичерергә мөмкинлегем дә булмады. Миңа моңсу күз карашы ясарга куштылар, мин шулай эшләдем дә.
Сериалда Лампаның колониядә вафат булуы әйтелә. Сиңа бу факт тәэсир итәме? Әгәр кулыннан килсә, син үзенең героеңның язмышын ничек үзгәртер һәм сериалны ничек итеп тәмамлар идең?
Мин героемның язмышын ничек тә булса үзгәртә алмас идем, дип уйлыйм. Ул үзе бу юлны сайлаган.
Син – бик талантлы татар егете. Киләчәктә татарча сөйләшергә өйрәнү теләгең дә бармы?
Минем гаиләмдә милли традицияләр саклана. Әнием гел милли ризыклар пешерә. Җәй җиткәч, без әти белән Сабантуйлар буйлап йөрергә яратабыз, көрәш карыйбыз. Өебезгә кунаклар килсә, яки үзебез кая да булса барсак, өлкәннәр татарча җырлашып утыралар. Мин – татар егете һәм мин дә үз телемне өйрәнәчәкмен!
«Әти кечкенәдән матур әдәбият яратырга өйрәтеп үстерде»
Альбертның тамырлары Арча районы Штерә авылына барып тоташа. Бабасы – гомер буе мәктәп директоры, әбисе химия укытучысы булып эшләгән. Альбертның әнисе Айсылу ханым шул хакта сөйләде.
Минем әни белән әти, ягъни Арча районы Штерә авылы кызы белән Башкортстанның Илеш районы Төкәй Тамак авылы егете, Казанда укыган вакытта танышалар. Әти КФУның татар филологиясе факультетын, әни исә КХТИ тәмамлый. Казанда өйләнешәләр, минем олы апам да Казанда туа. Ләкин, Казанда калу мөмкинлекләре булса да, әти, әнисен ялгыз итмәс өчен, Башкортстанга, үзенең туган авылыннан ерак булмаган Исәмәт дигән авылга кайтып төпләнә. Гомер буе шунда мәктәп директоры булып эшләде, әни химия фәнен укытты. Без – өч кызын да әти кечкенәдән матур әдәбият яратырга өйрәтеп үстерде. Мәктәп китапханәсендә минем укымаган китабым калдымы икән.
Мәктәпне тәмамлагач, минем үземнең дә Казанга китәсем килгән иде. «Ерак» дип, әни җибәрмәде. Уфада укыдым, 2009 елга кадәр шунда яшәдем. Шуннан соң тормыш иптәшем Айгис белән танышып, гаилә корып җибәрдек. Миңа Пермь өлкәсе Гамово бистәсенә күченеп килергә туры килде. Бу – Айгиснең дә, минем дә икенче гаиләләребез. Аның да, минем дә, беренче никахларыбыздан туган улларыбыз бар. 2011 елда уртак балабыз – Альбертыбыз дөньяга килде. Ирем – шәхси эшмәкәр, мин – профессиям буенча икътисадчы, ләкин Альберт туганнан бирле рәсми эштә эшләгәнем юк. Иремә ярдәм итү һәм балалар белән шөгыльләнәм», – дип таныштырды Айсылу ханым безне үзенең нәселе һәм гаиләсе белән.
Альбертның әнисе: «Анкетада 11 яшьлек Альбертны 14 яшьлек итеп күрсәттек»
Айсылу ханым, кинода бөтен кеше дә төшә алмый, азмы-күпме сәләтең булу кирәк. Нәселегездә артистлар бармы?
Әле 1 атна элек кенә улымның кечкенә чактагы видеоларын карап яттым. Альберт кечкенәдән камерадан курыкмый иде. Нәрсә дә булса сөйли башлау белән мин аны шып туктата идем дә, телефонны алып килеп төшерә башлагач, шул ук сүзләрне, берни булмагандай, яңадан кабатлый иде. Балалар бакчасына йөргәндә аның сәләтләре артык ачылды дип әйтә алмыйм. Чөнки анда шигырь сөйли белгән балалар белән эшләделәр. Ә Альбертка шигырь ятлавы җиңел бирелмәде. Әмма мин аның белән кечкенәдән үзем шөгыльләндем. Йоклар алдыннан күпләп кызыклы китаплар укый идек. Берәр мәдәни чара булсынмы ул, музей булсынмы, нинди дә булса күргәзмәме, гел Альберт белән бергәләп йөрдек. Казанга барган вакытта да безнең керәсе урыннар исемлегендә музейлар булмыйча калмый. Ул үзе дә, беркайчан да «андый җирләргә бармыйм» дип әйтми иде. Аннан без Альберт белән беркайчан да «ути-пути» килеп, бала белән сөйләшкән кебек сөйләшмәдек. Шуларның тәэсире дә булмый калмагандыр.
Ә инде нәселебезгә күз салсак, минем иремнең әтисе бик матур итеп гармунда уйнаган. Иремнең туганнан туган Нәгыйм абыйсын, гомумән, «оркестр-кеше» дип йөртәләр. Ул бөтен уен коралларында да уйный белә. Тормыш иптәшем: «Нәгыйм абый белән Галимҗан абыйны Перьмга алып китеп, телевидениегә төшереп, телевизордан күрсәткәннәре исемдә. Бөтен авыл белән җыелып караган идек», – дип сөйли.
Альберт үзе дә 2 ел музыка мәктәбенә йөрде. Ләкин пандемия башланып, онлайн-укуга күчкәч, безгә аннан китәргә туры килде. Хәзер Альберт Нәгыйм абыйдан гитарада уйнарга өйрәнә. Кирәге чыгар дип, үзебез дә әйттек, чөнки аның алга таба шушы сәнгать юнәлешендә китү теләге бар.
Кастинг турында каян белдегез?
Кастинг үтүе турында социаль челтәрләрдә укыдым. Безнең гаиләдә балаларны мәҗбүриләү юк, һәрвакыт башта баланың үзеннән сорыйм. Игъланны күрсәтү белән, Альберт «барам» диде. Анкета тутырып җибәрдем. Иң кызыгы – анда «14 яшьтән алып малайлар» дип язылган иде. Миңа 11 яшьлек Альбертның яшен 14 дип күрсәтергә туры килде. Кастинг узганда тулысынча мөстәкыйльлек бирдем, хәтта янына да кермичә, машинада көтеп калдым.
Гыйнвар аенда безгә Мәскәүдән шалтыратып, Альбертны Лампа роленә алуларын хәбәр иттеләр. «Сезгә билетлар алабыз, юл чыгымнарын каплыйбыз, килегез генә», – диләр. «Без киләбез, әмма бу – без Лампа роленә үттек дигән сүз түгел бит әле, әйеме?» – дим, аптырап. «Юк, сез Лампа ролена билгеләндегез», – диләр. Съемкалар вакытында Альбертка өйдән торып укырга туры киләчәген аңлаттылар.
Дөресен әйтик, әгәр мин бу баланы үзем генә үстергән булсам, ризалашмас идем. Чөнки мин – укытучылар гаиләсендә тәрбияләнгән кеше, минем өчен уку калдырып, кинода төшеп йөрү бернинди кысаларга да сыймый. Ләкин әтисе «барып карасын» диде. Ул шулай дип теләктәшлек белдергәч, ризалаштым. Җыенып, Мәскәүгә чыгып киттек. Режиссерның шушы «пацаннар» роленә алынган барлык егетләрне бергә җыеп карыйсы килгән икән. Шунда мин беренче тапкыр Жора Крыжовниковны күрдем инде. Ул бик яхшы күңелле кеше булып чыкты. Теләсә кайсы сорауга иренмичә, җентекләп җавап бирә. Безне шундый җылы итеп каршы алдылар, ашаттылар-эчерттеләр, гап-гади аралашу булды.
Март башында безгә съемкалар графигы язылган хат килеп төште. Альбертка 22 смена куелган иде. Без өйдән торып укуга күчмәдек. Уку елын 1 атна мәктәпкә йөреп, 1 атна сериалда төшеп, укып бетердек. Бер барганда, улым бишәр сменасын төшеп кайта торган иде.
Фильм чыкканнан соң нинди хисләр кичердегез? Экраннан балаңны карап утыру – ничек ул?
Альбертның роле шундый – ул бөтен сериядә дә бар, әмма аның сүзләре аз. Безне бу хакта алдан ук кисәтеп куйдылар. Без фильм чыгуын җәй буе көттек. Һәм минем иң зур куркуым «шундый профессиональ уку йортларында укыган егетләр арасында минем улым ничек уйнады икән» булды. Аннан, күпме тырышып, дәресләребезне калдырып төшкән фильмнан Альберт уйнаган эпизодларны кисеп ташламадылармы икән, дип борчылдым. Шуңа күрә беренче тапкыр караганда миңа сериалның сюжеты да кирәк булмады. Мин бары тик «Альберт кайчан күренер икән» дип утырдым. Кабат инде өр-яңадан, тәмләп, эченә кереп китеп карадык.
Фильмнан шундый зур кайтавазлар булыр дип тә көтмәгән идек. Ниндидер санаулы 2 көн эчендә интернет Альберт һәм башка актерлар турындагы мәгълүмат белән тулды.
Үземә дә бик рәхәт инде, Гөлназ, авызым гел ерык инде бу көннәрдә. Комментарийларны укыйм. «Лапма – молодец! Кечкенә генә килеш шулай итеп уйный ала», – дип язалар. Юньсез комментарийларга игътибар итмәскә тырышам. Улымның да кәефе бик әйбәт, өйдә сикереп диярлек йөри.
Әлбәттә, минем бик зур рәхмәтем Жора Крыжовниковка. Шуның кадәр бала арасыннан Альбертның булдыра алачагын күреп, аны сайлап алуларына мин көне-төне рәхмәт укыйм.
«Казанга киткән булсам, мин бу вакыйгаларны үз күзләрем белән күргән булыр идем»
Фильмны карагач, куркып калмадыгызмы? Сценариен укыганда ук бу кадрлар күз алдыгызга килдеме?
Сценарий буенча гына күзаллап булмый. Мин бу егетләрнең язмышлары турында, Роберт Гәрәевның китабына рецензияләр укыдым. Аннан мин бик күп мәгълүмат туплап, үзен дә күреп сөйләшкәч, режиссерыбызга бик нык ышандым. Ул аны, чыннан да, бөтен нечкәлекләренә кадәр белеп төшергән, фильм – чын профессоналлар эше.
Безнең Казанда бик күп туганнарыбыз яши. Май аенда кунакка баргач, аларга да Альбертның кинода төшүен әйттем. Олылар берни дәшмәделәр, ә бер яшьрәк туганыбыз, шактый усал итеп: «Кирәкми безгә «Слово пацана», – диде. Шул вакытта мин Казан халкының бу сериалны кабул итмәячәген аңладым. Ләкин сериалны карап, яшүсмер балалар нинди дә булса юньcезлекләргә барыр, дигән әйбер башыма да килмәде. Ни өчен дигәндә, безнең буын – тормышны катлауландырып яшәгән буын ул. Ә хәзерге яшьләр үзләренең тормышларын катлауландырмаячак. Мин моны күрәм һәм шуңа сокланам да. Мин бүгенге яшьләргә ышанам, алар бу сериалны карап, явызлыклар эшләргә чыгып китәр, дип уйлый алмыйм.
Сезнең якларда да мондый группировкалар булдымы?
Әгәр укырга Казанга киткән булсам, мин бу вакыйгаларны үз күзләрем белән күргән булыр идем. Әни, бәлки, сиземләп тә мине анда җибәрмәгәндер. Мин Уфада мондый хәлләр булганны хәтерләмим. Ә менә бертуган апам, фильмны караганнан соң: «Бүген безгә поезд тутырып Казаннар килә икән, урамга чыгып йөрисе түгел», – дип кисәтү ясаганнарын исенә төшерде. Казанда яшәүче танышларыбыз сөйләвеннән дә ул елларда шушы төркемнәр бәйләнүе аркасында эшен ташлап, бөтенләй күченеп китәргә мәҗбүр булган кешеләр турында беләбез.
Әниемнең туганнан туган сеңлесе Нурсия апа, киноны карагач: «Альберт булдырды, ләкин безгә бу сериалны каравы авыр, чөнки шушы хәлләрне күреп яшәдек», – дип әйтте. Казан кешеләренә сериал авыр тәэсир итә кебек. Безнең Пермь якларында, мәсәлән, рәхәтләнеп, яңа серияләрен көтеп ала алмыйча карыйлар.
«Сезнең каршыда җаваплылык булу мине улымны татарчага өйрәтергә ныграк этәрер»
Сез Альбертның киләчәген ничек итеп күз алдына китерәсез? Аның нинди дә булса татарча фильмда да төшүен теләр идегезме?
Мин Альбертның татарча яхшы итеп сөйләшүен бөтен җаным белән телим. Моңа кадәр булдырып җиткерә алмадым, баланы кечкенәдән бары тик татарча сөйләштереп үстерәсе калган. Инде мин аңа татарча өйрәтә торган планшетлар да алып карадым, шигырьләр дә сөйли идек. Менә сезнең белән әңгәмәдән соң, улым турында татар сайтында, татарча язма чыгачак. Редакторыгыз Рәмис Латыйповны бик хөрмәт итәм. Ул миңа шәхсән: «Минем, Альбертның кулын кысып, «булдырдың, энем» дип әйтәсем килә», – диде. Бәлки, менә хәзер сезнең каршыда җаваплылык булу мине улымны татарчага өйрәтергә ныграк этәрер. Чөнки минем дин әһелләреннән дә: «Әгәр балагыз ана телендә сөйләшми икән, бу – сезнең иң зур гөнаһыгыз», – дигәнне ишеткәнем бар. Олы улым татарча бик яхшы сөйләшә, Альбертны да өйрәтергә тырышачакмын, Гөлназ.
Ә инде татар киносында төшү өчен идеаль татарча сөйләшү кирәк. Булдыра алмас. Башка проектларда катнашырга без бик риза. Җырчылар әйтәләр бит, бер тапкыр тамшачы алдына чыгып җырласаң, гел җырлаячаксың, дип. Альберт та аның тәмен тойды инде. Бәлки, киләчәктә, театр өлкәсенә кереп китә алыр. Лев Зөлкәрнәев тә менә театр актеры, шигырьләр яза торган нечкә күңелле кеше икән. Ә фильмда нинди образда уйный!
Мин үземнең балаларыма ышанам. Мин аларга беркайчан да үз фикеремне такмадым һәм такмаячакмын да. Кинода төшү теләге булса, без улыбызга әтисе белән ярдәм итәрбез. «Мин башка төшмим» дисә дә, кабул итәчәкбез. Ләкин сәнгать өлкәсе минем үземә бик кызыклы өлкә булып тоела. Иҗат кешеләренең тормышлары яктырак, төсләргә баерак кебек. Минем олы улым да стрит-арт белән шөгыльләнә. Ул да баштан ук үзенең шушы юнәлешне сайлаячагын белеп, максатчан әзерләнде. Үз эшен бик яратып, күңелен биреп башкара. Бу да – әни буларак, балаңны тәрбияләвеңнең зур нәтиҗәсе инде. Альберт белән дә шулай булыр, Аллаһ боерса.
Рәхмәт, Айсылу, уңышлар сезгә!