Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сизгән шикелле чакырган инде ул мине. Соңгы күрешү шул булды»

Балтач районы тагын бер егете белән бәхилләште. Пүскән авылыннан 52 яшьлек Ришат Сибагатуллин һәлак булды. Ил данын якларга дип хәрби операциягә үз теләге белән киткән Ришатны хөрмәтләп, данлап соңгы юлга озатканнар.

news_top_970_100
«Сизгән шикелле чакырган инде ул мине. Соңгы күрешү шул булды»

Фәнүзә апа тормыш иптәшенең өчесен уздырып, документ мәшәкатьләреннән бераз арынып, кичен минем белән дә сөйләшеп алырга үзендә көч тапты. Иренең кыюлыгы белән горурлана, тик үҗәтлеге аркасында үлем тырнагына керүен күңеле белән кабул итеп бетерә алмый кебек. Шулай да үлеменә кадәр бер яраланганнан соң, Белгород өлкәсендә госпитальдә яткан вакытта иренең гозерен үти алуына сөенеп туя алмый. Ришат абый хатынының госпитальгә килүен үтенгән булган, әйтерсең, соңгы мәртәбә очрашасыларын сизенгән. «Әле дә ярый барганмын», - ди Фәнүзә апа.

Ришат Сибагатуллин Украинага 6нчы июньдә контракт төзеп киткән була. Ике ел Армиядә командир булып хезмәт итү тәҗрибәсе дә булган. Фәнүзә апа сүзләренчә, ике ел элек улы Рифатны мобилизация белән җибәрүләрен авыр кичерә ул. Пүскән авылыннан бары бер Рифатны гына алып китүләренә дә нык гарьләнә. Үзе барса, ичмасам, улын кайтармаслармы, дигән өмет белән яна ата. «Үзем китәм» дигән уй күңеленә кереп оялый. «Барам булгач, барам» дип, җилкенеп торган күңелне тышаулап куеп була димени?! Кыю холкы, тынгысыз күңеле аны шулай туган җиреннән читкә чыгара.

Фото: © Сибагатуллиннарның шәхси архивыннан

«Киткәннән бирле «малайны кайтарыгыз, үзем барам» диде»

- Балта остасы иде. Кулыннан килмәгән эше юк иде. Үзебезнең өйне дә ул төзеде. Кыю булды инде, кыю булмасаң, анда барып буламыни?! Улым да шунда ике ел элек мобилизация буенча киткән иде. Киткәннән бирле «малайны кайтарыгыз, үзем барам» дип, ике ел буе шунда ашкынды. «Әти, син монда рәхәт дип уйлысыңмы әллә, сине минем янга җибәрмиләр бит инде, шундук сугышка кертәләр» дип, әтисен улым да үгетләп карады. Аңа бер «малаең янына җибәрәбез» дип тә әйттеләр инде военкоматтан, шул сүз дә күңелен ымсындырганмы... Бер башына суккач, тәки ахырына җиткерде, һәм без аны озаттык, - дип искә алды Фәнүзә апа ул авыр көннәрне.

Ришат Сибагатуллин Украинада беренче яуга керүгә үк яралана. Аны Белгород өлкәсендәге госпитальгә салалар. Шул вакытта ул хатынының үзе янына килүен сорый.

- «Килегез инде, әйдә» дип үзе чакырды. «Мин нәрсә белән киләм инде, Ришат, Белгородка кадәр кем барыр икән?» дип аптырашка калдым. Шунда хәтта машинасын үзе тапты ул. Туганы белән сөйләшеп, шулай бергә барып кайткан идек.

Килүгә бик шатланды инде, елап та алды. Соңгы күрешү шул булды. Әле дә ничек барганмын дип, шатланып бетә алмыйм хәзер. Украинадагы улым да юлга чыкканымны белеп бик борчылды, ачуланып та алды. «Улым, булыр әле, ни булса, шул була», дидем. Сизгән шикелле чакырган инде ул мине. Бәлки, эченнән үкенгәндер инде, кем белгән. «Нәрсәләр эшләп аттың соң син, Ришат?» дигәч, «ярар, булган ич инде, артка юл юк», диде.

Санаторийга түгел, сугышка дип китте бит инде, шуңа күңелендә шик булган инде аның. Ул үзе дә: «Бәлки, соңгы очрашудыр», диде... «Анда яралансаң, берәү дә кереп, сине алып чыкмый, яралангансың икән, үз аякларың белән чыгасың», диде, шуңа да сизенгәндер.

Госпитальдә күрешкәч, анда күргәннәрен исе китеп сөйләп алды. «Коточкыч анда, җир өстендә чебеннәр яткан шикелле. Тәрәзә төбендә чебеннәр үлеп ятамы, шуның кебек җир өсте тулы кеше. Кайсы берсе танырлык түгел, чыккач, ике көн ашый алмадым», дигән иде. Шуларны ишетеп, чәчләрем үрә торды инде, - дип уртаклашты Фәнүзә апа.

Фото: © Сибагатуллиннарның шәхси архивыннан

«Әле ярый балалар булды, мин аны мәңге таба алмый идем»

Ул ире белән госпитальдән көн саен сөйләшеп торганнарын, Ришат абыйның «әйбәт ашаталар, шашлыкларга кадәр кыздырып бирәләр» дигән сүзләрен дә искә алды. Госпитальдән чыккач та элемтәдә булганнар, соңгы тапкыр 23 июльдә хәбәргә чыкканын әйтте. Аннары, хәбәрсез югалгач, Фәнүзә апа дуслары аркылы да эзләп карый, хезмәттәшләренә язгач, алар да берни әйтә алмаган.

- Борчыла башладым инде. Дусларына телеграмнан язып карыйм - җавап юк. Аннары балалар булмый, нәрсәдер булган дип сизендем, әйдәгез, эзли башлыйк, дидем. Рифат августта монда отпускта иде. Баргач, командирдан белешеп карармын, диде. Таный алырлык бөтен билгеләрен барлап, эзләргә тотындык. Кулында кечкенә генә татуировкасы бар иде аның. Гаризаны эзләтергә дип, кыз Казанда прокуратурага да барды. Эзли торгач, балалар интернет аша хезмәт иткән бүлегенең номерын табып, шулай таптылар. Әле анда берничә көн трубканы алмадылар, аннары берсендә җавап булгач, үлгәнен әйттеләр. Әле ярый балалар булды, мин аны мәңге таба алмый идем. Документларында, 26 июльдә үлде, дип тора. Урыны оҗмах түрләрендә булсын!

Бөтен документлары үзендә булган. Паспорт, документларын, кул сәгатен бирделәр. Улым әле августта гына отпускта булып киткән иде. Менә хәзер әтисен җирләргә кайтты, җомга тагын китә инде. Аны да җибәрмәсәләр соң шунда... Әтисе гомерен бирде, хет малайны кайтарыгыз дип әйтәсем килә. Берүк исән-сау кайта гына күрсен! - дип өзгәләнде күз яшьләренә ирек биргән ана.

Фото: © Сибагатуллиннарның шәхси архивыннан

Рифат өйләнгән, дүрт яшьлек улы бар. Оныкларын үстерешергә ике яктан әбиләре булыша. Фәнүзә апа кызының йөкле булуын, сентябрь ахырында бәбәй көтүләрен әйтте. Ни кызганыч, әтисен оныгы туу белән шатландыру гына насыйп булмаган кызына. Шул сабый бала юанычы булыр, Фәнүзә апаның әз генә булса да йөрәк сагышы басылыр дип аның өчен куанып та куйдым.

«Апай, мин китәрмен, йөрәгем малай белән, мин монда тора алмыйм» диде»

Ришат Сибагатуллиның туганнан туганы Рәзинә Муллагалиева да мәрхүм батырны искә алып, «алтын куллы иде, әрәмнәр булды» дип көрсенеп куйды.

- Кулыннан килмәгән эше юк иде. Нәрсәгә тотынса, бөтен эшне алтын итеп эшли торган кеше. Шул сугышка китеп харап булды. Малаен алып киткәннән бирле кәефе булмады аның. «Нишләп минем малайны гына алдылар» дип гарьләнде, «нишләп минем малай сугышта, бүтәннәрнеке монда йөри», дип үртәләнде. Пүскән авылыннан чыннан да аның улын гына алып киттеләр шул.

«Апай, мин китәрмен, йөрәгем малай белән, мин монда тора алмыйм» диде. Ничә тапкыр янына барып та карадык. «Энем, син барып кына сугыш бетми, яшең дә бар, син нишлисең» дип, үгетләп карадык. Берничек шуны калдырып булмады бит. Җаны шунда чыгасы булгандыр инде балакайның.

Бик кызганыч булды, бик елаштык. «Апай, туганым» дия иде гел шалтыратканда.

Фото: © Сибагатуллиннарның шәхси архивыннан

Малаеның улы бар, бер оныгын күреп китте. Кызы сентябрь ахырында бәбәйлисе. «Кызым» дип өзгәләнә иде, кызының баласын кулларына алып сөеп тә китә алмады шул. Урыннары оҗмахта булсын! - дип теләде.

Күршеләре Халисә апа да Ришат абыйның тырышлыгын, һәр эшкә кулы батыр булуын кат-кат әйтте. «Уңган-булган кеше иде, йорт җирләре яхшы, бер кыз, бер малай үстерделәр. Шулкадәр яхшы торалар иде. Кызганыч, гомере кыска булган. Бик матур итеп озаттылар. Районнан да килделәр. Кеше бик күп иде, саклап төн чыктык. Риза булып ятсын инде», - дигән теләкләрен җиткерде.

Ришат Сибагатуллинның урыны оҗмахта булсын! Бу язма аның якты рухына дога булып барып ирешсен! Сибагатуллиннарның авыр кайгысын уртаклашабыз. Ходай Тәгалә күркәм сабырлык бирсен!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100