«Сиреньнәр чәчәк атмый дип борчылды» - журналист Гафиулла Газиз вафат
25 майда Чаллының талантлы журналисты Гафиулла Газиз вафат булды. «Интертат» гомерен татар халкына хезмәт итү һәм милләт үсешенә багышлаган журналистның якыннары һәм дуслары белән сөйләште.
Һәр хәрәкәтеннән үк тәртипле булуы күренеп торган, укымышлы, талантлы Гафиулла абыйны үзем дә шәхсән белә идем. Университетны тәмамлаганда курс эшемә рецензия язып бирде ул минем, аннан соң да бик күп чараларда очрашырга, аралашырга туры килде.
Гафиулла абый соңгы вакытта тормыш иптәше белән бергә туган авылы Балтач районы Түбән Субаш авылында яшәде. Үзен күп еллар күргәнем булмаса да, шушы арада гына улы Булаттан хәлләрен сорашкан идем.
Тормыш иптәше Наилә Газизова: «Аның канаты астында яшәдем»
Наилә ханым сүзләренчә, Гафиулла абый бер тапкыр инфаркт кичергән булган инде. 25 май көнне әйбәт кенә йөреп торган җирдән кисәк йөрәге авырта башлап, ашыгыч ярдәм белән башта Балтачка, аннан Казанга алып киткәннәр. Тик, кызганыч, Гафиулла абый җитди операцияне күтәрә алмыйча, хастаханәдә вафат булган. Мин шалтыратканда Гафиулла абыйның җәсәден Казаннан алып кайтмаганнар иде әле. Наилә ханым чын мөселман хатын-кызларына хас сабырлык, аерым бер җылылык белән сөйләде тормыш иптәше турында.
Без Гафиулла белән икебез дә китаплар укырга яратабыз. Танышуыбыз да Чаллыда, китапханәдә булды безнең. Бик яратышып, 1990 елда өйләнештек. Акыллы, тәрбияле, гаиләсенә искиткеч игътибарлы, ир-атта булырга тиешле барлык уңай сыйфатларны үзендә туплаган якты кеше иде тормыш иптәшем. Гомере буе туган җанлы булды, абый-апаларын бергә туплап, бөтенесен барлап, барысы белән дә бик якын итеп яшәде.
Үз-үзенә карата бик таләпчән һәм җаваплы булды ул. Милләтебез өчен җаны-тәне белән янып яшәде. Ике улыбызны да, Аллаһка шөкер, үзе кебек үк милли җанлы итеп тәрбияләде. Улларыбыз икесе дә күпләргә үрнәк булырлык балалар. Бакчада рус төркеменә йөрсәләр дә, чатырдатып татарча сөйләшеп үстеләр, икесе дә татар гимназиясен тәмамладылар. Шәһәр егетләре булсалар да, хәзер дә сөйләшкәндә бер авыз русча сүз дә әйтмичә, чип-чиста итеп үз телебездә сөйләшәләр. Гореф-гадәтләребезне, милләтебезне хөрмәт итеп яшиләр. Әтиләренең хезмәте, тырышлыгы, тәрбиясе нәтиҗәсе бу. Ул алар белән чиксез горурланды, улларым да әтиләре белән бик горурланып яшиләр.
Мин үзем исә, бернәрсәгә борчылмыйча, кадерле хатын-кыз булып кына аның канаты астында яшәдем. Вакытын дөрес итеп бүлә белә, эшенә дә, гаиләсенә дә игътибарны җитәрлек бирә иде ул. Кем булуына карамастан бөтен кешене хөрмәт итә, һәрберсе белән ачык итеп сөйләшә иде. Кече күңелле кеше иде. Хәтта хайваннар, кошларга карата да мәрхәмәтле булды. Кыш буе тәрәзә яныннан китмичә чыпчыклар, песнәкләр ашатыр иде.
Табигатьне бик яратты, бакчабыздан кереп тә тормый иде. Быел салкын булгач, сиреньнәр ачыла алмыйча утыра. Шуларның чәчәк атмавына бик борчылды. «Һаман чәчәк атмыйлар» , – дип әллә ничә тапкыр әйткәне күңелемдә калды.
Иремнең шул артык борчылуыннан башка бер генә тискәре сыйфатын да атый алмыйм. Уйланулары, бөтен нәрсәне күңеленә якын кабул итүе аркасында үзен-үзе саклый алмады шул. Ике ел элек пенсиягә чыккач та туып-үскән нигезенә кайтып төпләнгән идек. Инде бүген туган туфрагына мәңгелеккә дип кайтачак…
Сезгә аның турында сөйлим, ә үзе янәшәмдә генә мине тыңлап, елмаеп басып торадыр шикелле. Хәтта менә хәзер аның телефоныннан сөйләшкәндә дә, җылысына кадәр тоеп сөйләшәм, - дип сөйләде безгә Наилә ханым.
Улы Булат Газизов: «Оныгын сөяргә җитеште»
Әти көчле рухлы кеше иде. Шуңа күрә ахырга кадәр барысын да җиңеп чыгар дип өметләндек. Янәшәсендә энем Азат булды. Ләкин кичкә таба шалтыратып, әтигә булыша алмаганнарын хәбәр итте. Хастаханәгә кергәндә дә үзен түгел: «Минем янга килгән өчен эшеңдә ачуланмаслармы?» - дип һаман мине кайгыртты дип сөйли Азат.
Әти гаиләм, туганнарым, дусларым, авылдашлар дип үлеп торды. Ярдәм кирәк була калса, үзенең бөтен эшен икенче планга күчереп, булышырга ашыга иде. Соңгы елларда күңеле авылга тарта башлады аның. Кошларны бик ярата иде инде. Авылда сыерчык оялары ясап, мәш килеп яткан. Бүген соңгы юлга озатканда, сизгән шикелле, бөтен сыерчыклары ояларыннан чыгып тезелеште…
Авырса да, тик кенә утыра белмәде. Өйнең бөтен җирен төзәтеп, карап чыккан иде. Әле шушы арада гына планнар корып, «Гараж күтәрергә исәп бар быел, улым», - дип сөйләшеп торды.
Бөтен әтиләргә үрнәк итеп куярлык әти булды ул. Инде оныгын сөяргә, кулларында тотарга өлгерде дип сөенәм. Минем кызым Зифа - әти белән әнинең беренче оныгы. Бер килгәндә истәлеккә фотоларга да төштек. Үскәч кызыма күрсәтергә бабасы белән төшкән фотосы бар. Әти үзе дә «бабай» дигән сүзнең тәмен тоеп, оныгын кочакларга, яратырга җитеште, - диде Булат.
Рахман Шәфигуллин: «Җитәкчелеккә ялагайланып йөрүне белмәде»
«Чаллы ТВ» телерадиокомпаниясенең элекке директоры, журналист, язучы Рахман Шәфигуллин:
1980 еллар азагында Чаллыда барлык журналистлар бик актив булды. Милли хәрәкәттә дә катнаштылар. Гафиулла озак вакытлар «Камаз» радиосында эшләде. Соңрак мин аны үзем янына Чаллы телевидениесенә чакырып алдым. Радио буенча минем урынбасарым булды, бик җаваплы, төгәл, үткен телле журналист иде. Шул елларда ук «Азатлык»* (2017 елның 5 декабрендә Россия Юстиция министрлыгы «чит ил агентлары» исемлегенә кертте, 2022 елда Россиядә «Азатлык Радиосы» сайты томаланды) радиосы белән элемтәдә булып, анда Чаллыдагы татарлар тормышы турында төрле хәбәрләр җибәреп торды.
Гафиулланың балаларын да милли рухта тәрбияләвен билгеләп үтәргә кирәк. Өлкән улы Булат - 11 сыйныфны бетергәндә бердәм дәүләт имтиханын татар теле буенча тапшырган бердәнбер бала булды.
Гафиулланың үзендә дә миллилек көчле иде. Татар теле, татар мәдәнияте өчен җан атып яшәде. Аңа рәхмәттән башка сүз юк. Җитәкчелек алдында баш иеп, ялагайланып, ялганлауларга бармады ул. Журналистның төп бурычы - дөреслекне язу. Шул максатына гомере буе тугры калды. Ялагайланмавы белән күпләргә ошап та бетмәгәндер, бәлки, әмма андый кешеләр бүгенге җәмгыятьтә бик кирәк, - диде ул.
Фидаил Мәҗитов: «Шушы арада очрашырга килешкән идек»
Фидаил Мәҗитов, журналист, шагыйрь:
Мин Гафиулла абыйны кечкенә вакыттан ук беләм дип әйтә алам. Шушы «Азатлык»* (2017 елның 5 декабрендә Россия Юстиция министрлыгы «чит ил агентлары» исемлегенә кертте, 2022 елда Россиядә «Азатлык» радиосы сайты томаланды) радиосы хәбәрләрен бервакытны колхоз радиолары аша тапшыра башладылар. Чаллы яңалыкларын җиткерүче журналист Гафиулла Газиз исемен шул радио аша белә башладым. Ә инде 2006 елда «Мәйдан» журналына эшкә килгәч, аның белән якыннанрак танышып киттек. Иң якын дусларыбызның берсе ул безнең милли җанлы, киң күңелле, ачык, ярдәмчел, гади Гафиулла абыебыз. Милләтебезнең мөстәкыйль булып яшәве турында хыялланып, шуның өчен хезмәт иткән кеше. Үрнәк әти, үрнәк гаилә башлыгы, туган авылының патриоты.
Аның авыл тарихлары буенча язылган мәкаләләре бик күп. Без бергәләп районнарга, төрле татар авылларына бара идек. Анда борынгы кабер ташларын өйрәнеп, аксакаллар белән очрашып, журналның районнарга багышланган махсус саннарын чыгарып килдек. Әле ул эштән киткәч тә бергәләп эшләгән уртак хезмәтебез дөнья күрде - Чистай районы Кызыл Ялан авылы тарихы китабы басылып чыкты.
Гел яңалыкка омтылучан, һәрвакыт күп укый торган Гафиулла абый пенсиягә чыккач та тынгысыз булды. Тормышыбыздагы вазгыятьне, соңгы вакытта майтарылган вакыйгаларны бик кайгырып күзәтте.
Гафиулла абыйның язучылык сәләте дә бар иде. Ул яхшы гына әсәрләр яза алган булыр иде, дим. Әмма әдәбият өлкәсенә кереп китмәде ул, үзен тулысынча журналистикага багышлады.
Гел көр күңелле булды, аралашканда аягы, буыннары сызлавы турында әйтеп алса да, чиргә басым ясаганын, зарланганын ишетергә туры килмәде. Соңгы тапкыр апрель ахырында шалтыратышып, «Мәйдан» журналында бергә эшләгән хезмәттәшләр белән очрашу оештыру турында сөйләшкән идек. Пандемия булу сәбәпле озак вакытлар күрешкәнебез булмады. «Гафиулла абый, сез Чаллыдан читтә яшисез, шуңа сезнең мөмкинлеккә карыйбыз», - дигәч, май ахыры, июнь башында җыелырбыз дип килештек. Кызганыч, очрашып, хатирәләрне яңартып утырырга насыйп булмады.
Әлеге минутларда дустыбызны соңгы юлга озатырга кайтып барабыз. Җеназа намазына кайтып җитә алырбызмы, әйтә алмыйм. Җитешмәсәк, кабере янында хезмәттәшебезнең рухына дога кылып булса да килербез, ИншәАллаһ, - диде Фидаил Мәҗитов.
Рәис Зарипов: «Аның сөйләм рәвеше кызыклы иде»
Журналист Рәис Зарипов хезмәттәшенең үзенә генә хас аерым юмор хисе булуын билгеләп үтте:
Юморны бик ярата иде Гафиулла. Аның сөйләм рәвеше дә кызыклы бит. Редакциядә җыелышып чәйләп утырганда тормыштагы, армиядәге кызык вакыйгаларны үзенә хас интонация белән сөйләп көлдерә иде. Шуннан соң бөтенебезнең кәефе күтәрелә иде, - диде ул.
Мирһади Разов: «Йөрәге авыртуы турында белә идем...»
Хезмәттәше Мирһади Разов Гафиулла Газизнең һәрвакыт үз карашы, үз фикере булуы, мактап-сыйпап кына язмыйча, шактый каршылыклы, тәнкыйди язмалар әзерләүдән дә курыкмавын билгеләп үтте.
«Мәйдан» журналында эшләгәндә Гафиулланың рекламаны бик оста табуы истә калган. Районнарга йөреп тә эзләп таба иде ул түләүле материалларны. Реклама материаллары эшләп шактый керемнәр китерде, журналны алга җибәрде ул заманында.
Йөрәге авыртуы турында белә идем. Бер ел элек шалтыратышканда: «Йөрәгем авырткач, Казанга бардым. Ниндидер аппарат белән дәваланырга язып куйдылар. Миңа чират 2023 елда гына җитәчәк. Аңа кадәр мин исән буламмы, юкмы әле, - диде, - дип сөйләде Мирһади абый.
Гафиулла Газизне бүген туган авылы зиратына җирләделәр. Мәрхүмнең тормыш иптәше, балалары һәм барлык туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Гафиулла абыйның урыны оҗмах түрләрендә, караңгы гүрләре якты булсын.
-
Гафиулла Газизов Балтач районы, Түбән Субаш авылында туып-үсә. Урта мәктәпне тәмамлагач хуҗалыкта эшли, кабат армия сафларына алына. Хезмәтен тутыргач, Чаллыга китә. Башта СМУ-71дә эшли, аннан КамАЗ пресс-рам заводына урнаша. Двигательләр ремонтлау заводы сафка баскач шунда күчә.
Гафиулла Газиз Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә читтән торып укырга керә. 1989 ел ахырында «Камаз» радиосында татар телендә тапшырулар алып баручы һәм мөхәррир булып эшли башлый.
1992 елда аны шәһәр радиосына эшкә дәшәләр. Шәһәр телерадиокомпаниясе генераль директоры Рахман Шәфигуллин аны радио буенча үзенең урынбасары итеп билгели.
1998 елдан Гафиулла «Азатлык" радиосында* (2017 елның 5 декабрендә Россия Юстиция министрлыгы «чит ил агентлары» исемлегенә кертте, 2022 елда Россиядә «Азатлык» радиосы сайты томаланды) эшли башлый. Шулай ук «Шәһри Чаллы» һәм «Туганайлар» газеталарында да хәбәрче була. Соңгы елларда «Мәйдан» журналы белән тыгыз хезмәттәшлек итә.