Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сиринә Зәйнетдинова Кираметдинов концертында: «Безне мәхәббәт җепләре берләштерми, яме»

news_top_970_100
Сиринә Зәйнетдинова Кираметдинов концертында: «Безне мәхәббәт җепләре берләштерми, яме»

Руслан Кираметдиновның Чаллыда узган зур туган көн концертына Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова да килгән иде. Концерт башланганчы аның белән берничә сүз алышырга өлгердек.

Сиринә, быел Руслан белән бик матур ике дуэтыгыз чыкты. Аларны яздыру Русланның идеясе идеме, сезнекеме?

Руслан белән дуэт җырлау идеясе безгә Чаллының «Күңел» радиосыннан килде. Алар Арчада уздырган концертта мин дә җырладым, Руслан да чыгыш ясады. Русланның 30 май көнне Казанда сольный концерты булырга тиеш иде. Концерт директоры Айдар белән яныма килеп: «Сиринә, синең энергетикаң да, җырлавың да безнең концертыбыз рухына туры килә», – дип, мине, махсус кунак буларак, Русланның концертына чакырдылар. Командабыз белән уйлашып, без бу тәкъдимне кабул иттек. Руслан да минем концертымны үзенең моңлы тавышы белән бизәде.

Концертка махсус кунак булып килгәч, син үзеңнең җырларыңны башкарасың. Тамашачы аларны җылы кабул итә, алкышларын да кызганмый. Тик менә дуэт белән әзерләнеп килгәндә, җыр, чынлап, бөтенләй башкача кабул ителә.

Мин инде Русланны 2007 елдан бирле беләм. Без аның белән «Татар моңы» бәйгесендә бергә катнашкан идек. Шул вакытларда ук аның матур итеп җырлавына хәйран калдым. Менә шулай итеп, дуэт җырлау идеясе үзеннән-үзе килеп чыкты. «Әйдә, дуэт җырлыйбыз», – дип сөйләштек тә, Хәния апа Фәрхи репертуарыннан Наҗар Нәҗми сүзләренә Ризван Хәкимов иҗат иткән «Бер җылы сүз» җырын икәү башкардык. Әлеге җыр дуэт кысаларында үзенчә бер яңа сулыш алды, дип әйтәсем килә. Аны тамашачы яратты, күтәреп алды һәм, «тавышларыгыз туры килә» дип, бездән яңа дуэт көтә башлады. Шулай итеп, минем Казанның «Уникс» концертлар залында узган концертыма тагын сюрприз әзерләдек: минем репертурдан, мәрхүм Ринат абый Мөслимов сүзләренә Зәфәр Хәйретдинов иҗат иткән «Хыянәт» җырын башкардык.

Руслан белән моңа кадәр якын аралашмый идегез, әйеме?

Моңа кадәр бер-беребезне белсәк тә, артык тыгыз аралашмыйча, бер-беребезнең иҗатын күзәтеп яши идек. Хәзер менә концертларда очрашып торабыз. Дуэтлар яздыруыбыз тагын да якыннанрак аралашырга сәбәп булды. (Шушы минутта, тоналка сорап, гримеркага Руслан үзе дә килеп керде). Тик безне бернинди мәхәббәт җепләре дә берләштерми, яме, бары тик иҗат кына (икесе дә көләләр).

Сиринә, соңгы вакытта үзегезнең иҗатта да кискен күтәрелеш сизелә.

Әлбәттә, быел бик күп матур җырлар тупланды. Мин команда, продюсер белән эшли башладым. Нәтиҗәсе – шыгрым тулы «УНИКС» залында куйган сольный концертым. «Один в поле не воин» дип юкка гына әйтми бит рус халкы. Үзең генә булганда авыр ул. Команда белән булганда күтәреләсең дә, иҗат итәргә дә вакытың кала. Синең белән бер сулышта эшләүче команда булганда, иҗат итүе күпкә җиңелрәк икән.

Әле бит мин Казан шәһәр филармониясендә дә 13 ел дәвамында солист буларак эшләп киләм. Алга таба да ике юнәлешне дә бергә алып барырга Аллаһы Тәгалә көч бирсен.

Якын кешегез – әтиегез – короновирустан вафат булды. Ул чор иҗатта торгынлык чоры булгандыр.

Моннан 2 ел элек 19 ноябрь көнне «Чулпан» мәдәният үзәгендә концертым булырга тиеш иде. 16сы көнне әтиебез үлеп китте. Без ул концертны кичектерергә мәҗбүр булдык. Әйе, якын кешеңне югалту белән тормышның асты өскә килә. Йөрәк тә тибәргә теләми, чөнки йөрәгемнең яртысын әти үзе белән алып китте… Иҗат итәргә авыр булды, чөнки тормышыңда ни генә булмасын, сиңа елмаерга, берни сиздермичә чыгып җырларга кирәк. Тамашачы бит синең җыр-моңыңнан эмоцияләр алырга килә. Бөтен авырлыкны сәхнә артында калдырасың да чыгып җырлыйсың. Әле быел да сольный концертыма 2 көн кала әниемнең күршедәге генә яшәүче бертуган абыйсы үлеп китте. Менә сынау… Тормыш менә шушы инде ул… Кайгы, бәхет, сагыш, иҗат – барысы да бергә аралашып бара.

Аллаһга шөкер, бүгенге көндә мин – яраткан әни, яраткан хатын-кыз. 19 яшьлек кызым – Ильвинам бар. Айратым – пар канатым – янәшәмдә. Ирем белән без инде 20 елга якын бергә. Бәхетемне Аллаһы Тәгалә күпсенмәсен. Артист иҗат итә шул чакта, әгәр йокысыз озак юллардан кайтканда, өендә уты янып торса, кайнар чәйләрен ясап, сагынып көтеп торучысы булса.

Әтиегезнең вафатыннан соң әниегезнең хәлләре ничек?

Әни хәзер яныбызда, Казанда. Без гаиләдә 3 кыз. Күптән түгел генә уртанчы сеңлемнең 10 ел буе көткән бердәнбер бәбиләре дөньяга килде. Әни сеңлемә бәби караша.

Без, өч кызы да, Аллаһка шөкер, пар канатлы. Яңа бәби тапкан сеңлемнең ире генә махсус операциядә. Улын каршы алырга ялга кайта алмады. Барыбыз да, изге теләкләр теләп, киявебезнең исән-сау кайтуын көтәбез. Балаларын тигезлектә үстерсеннәр!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100