Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сиринә Зәйнетдинова: «Уку башланырга бер көн кала мәктәпкә җыена башлыйбыз»

Артист мәктәпләр ачылуны түземсезлек белән көтә.

news_top_970_100
Сиринә Зәйнетдинова: «Уку башланырга бер көн кала мәктәпкә җыена башлыйбыз»
Рамил Гали

Август азагында һәр ата-ана өчен баланы мәктәпкә җыю дигән зур эш туа. Балага әллә никадәр әйбер сатып алырга кирәк. Казан шәһәр филармониясе артистлары куйган концерт вакытында Сиринә Зәйнетдинова белән шул хакта сөйләшеп алдык.

«Кызым быел унынчы сыйныфка бара. Балаларның мәктәпкә бару-бармавы әлегә төгәл билгеле түгел шул. Шуңа күрә без уку башланырга бер көн кала җыенырга булдык, ел да шулай соң гына җыенабыз. Без мәктәпкә әйберләр алганда бөтен кеше җыенып беткән була.

Кызым: «Әни, җыена башлыйк инде, берни дә калмас», — ди. «Кызым, ел саен мәктәпкә бер көн кала җыена идек, быел да сиңа дигән әйберләр калачак», - дидем», — дип сөйләде Сиринә Зәйнетдинова.

Артист үзе дә, кызы да мәктәп ачылуны бик көтә икән. «Баланың мәктәпкә барасы килә, мин дә бик шат булыр идем. Булырмы икән ул бәхет? Барлык ата-аналар мәктәпнең кадерен аңлагандыр. Ярар, миндә бер генә бала, күп балалы гаиләләргә авыррак туры килгәндер», — дип сөйләде ул.

Сиринә Зәйнетдинованың озак вакыт кибетләрдә йөрергә вакыты да юктыр, чөнки Казан шәһәр филармониясе паркларда концертлар уздырып тора. Урицкий паркында узган ретро концертны да «Ак күл өсләрендә ак томаннар» җыры белән Сиринә Зәйнетдинова башлап җибәрде. Тамашачылар арасыннан: «Ай, молодец», — дигән сүзләр ишетелде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100